01 марта 2012
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне

Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән карап калыр.
Нәкый Исәнбәт

2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе.

Теләге булган кешегә телләрне өйрәнергә бөтен мөмкинлекләр бар. Безнең гимназиядә татар теле беренче сыйныфтан, инглиз теле икенче сыйныфтан өйрәтелә.Чит телләрне белүчеләр башка халыклар белән таныша, дуслаша, аралаша ала. Төрле телләр белүчеләргә күп кеше соклана, кызыга.

Яшел Үзән шәһәре 3 нче гимназиядә 21 нче февральне -Халыкара туган тел көнен- бәйрәмчә билгеләп үтте. Бәйрәмгә әзерлек алдан башланды. Һәр класс туган телгә багышлап класс сәгатьләре үткәрде. “Телләр белгән-илләр гизгән “дигән газета бастырылды. Укучылар татар теле, рус теле дәресләрендә телгә багышланган сочинениеләр язды, викторина уздырдылар, тел галимнәре, тел турында кызыклы материаллар тупладылар.Китапханәдә телгә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды, 5 класслар белән ”Сүзлекләр дөньясында “дигән чара үткәрелде. Кич белән әти-әниләр өчен конференция булды.

Конференцияне гимназия директоры Ильина Марина Анатолий кызы ачып җибәрде.

Күпмәдәниятле белем бирү шартларында иҗади шәхес формалаштыру” дигән темага кыскача гына доклад ясады, ул презентация белән үрелеп барды. Безнең гимназиядә төрле милләт балалары укуын һәм теләк белдерүчеләргә туган телләрендә якшәмбе мәктәп ачу мөмкинлеген дә әйтеп узды. Аннан милли киемнәр кигән укучылар сәхнәгә чыгып төрле телләрдә сәламләделәр. һәркайсы үз туган телендә чыгыш ясады.Татар телендә, әрмән телендә, рус телендә, украин телләрендә җырладылар; мордва, татар, чуваш, рус халыклары биюләрен башкарып ата-аналарының күңелләрендә үз милләтләре өчен горурлык хисләрен уяттылар дип уйлыйбыз. Г.Тукайның “Туган тел” шигырен 3 телдә укып концерт тәмамланды.

Соңыннан директор ата-аналар сорауларына җавап бирде.

Источник информации: Гимназия №3, г. Зеленодольск