08 ноября 2018
Институт галимнәре Финляндиядә

31нче октябрьдан 2нче ноябрьга кадәр Финляндиядә булып узган “Татар мәгарифе көннәре”нә багышланган чараларда Татарстан Республикасыннан барган делегация составында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре филология фәннәре докторы, профессор Х.Й. Миңнегулов һәм филология фәннәре кандидаты доцент Э.Н. Денмөхәммәтова да катнашты.  Әлеге чаралар Финляндиянең мәгариф системасы төзелеше белән танышу, икетеллелек  дәүләт программасының  үтәлеш тәҗрибәсен өйрәнү, проблемалар белән уртаклашуга юнәлдерелгән иде.

Хельсинки  университетының халыкара эшчәнлек буенча проректоры Ханна Снеллман, чит илләр белән эшчәнлек бүлеге мөдире Маркус Лайтинен һәм университетта татар теле һәм әдәбияты  укытучысы, профессор Окан Тахир белән очрашу  киләчәктә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар  институты һәм Хелсинки университеты галимнәре арасында хезмәттәшлек  булдыру өчен кирәкле мәгълүматлар бирде. Лахти шәһәрендә "Isku Active Learning concept" компаниясенең презентациясен күрү, анда  мәктәпкәчә белем бирү, урта гомуми белем бирү һәм югары белем бирү уку йортларында булу, шулай ук  Финляндиянең Милли мәгариф агентлыгында рәсми очрашуда катнашу да  алдагы фәнни һәм уку-укыту эшчәнлегендә файдалы булыр дип уйлыйбыз. 

Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе галимнәре өчен Финляндиянең “Ислам мәдәни үзәге”ндә милләттәшләребез белән очрашу һәм күренекле татар мәгърифәтчесе һәм галиме Ш. Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган конференциядә катнашу аеруча истәлекле булды. Конференциядә ТР Мәгариф һәм фән  министрының беренче урынбасары И.Г.Һадиуллин, Финляндиянең “Ислам җәмгыяте” вәкилләре, ТР Фәннәр Академиясе  галимнәре, КФУ укытучылары чыгыш ясады. Татарстан галимнәренең докладлары арасыннан КФУның татар әдәбияты кафедрасы  профессоры Хатыйп Миңнегуловның “Чит илләрдәге татар әдәбияты һәм матбугаты” турындагы чыгышы конференциядә катнашучылар һәм Финляндиядәге  милләттәшләребез  күңеленә аеруча хуш килде. Докладчыга күп сораулар бирелде һәм алкышлар яудырылды.

Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Э.Денмөхәммәтованың чыгышы хәзерге татар әдәби теле үсеше, орфография һәм пунктуация мәсьәләләренә багышланган иде. Чыгыштан соң, Финляндиядә яшәүче татарлар үзләре өчен латин графикасында  басылган татарча хезмәтләр һәм бу графикага яраклаштырылган орфография һәм пунктуация  кагыйдәләренең аеруча актуаль булуы турында фикер җиткерделәр. Конференция ахырында фикер алышулар булды, ул  җылы, дустанә мохиттә    тәмамланды.

Финляндиянең  икетеллек дәүләт программасы тәҗрибәсен өйрәнү, андагы милләттәшләребез белән очрашу һәм аларның фикерләре белән танышу Институтыбызның алдагы эшчәнлегендә файдалы булыр дип өметләнәбез.

 

Источник информации: Э. Денмөхәммәтова, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты