07 ноября 2018
Татар зыялылары Финляндиядә

31 нче октябрь — 2 нче ноябрь көннәрендә Татарстанның бер төркем мәгариф, гыйлем, әдәбият әһелләре [Илсур Һадиуллин — мәгариф министры урынбасары (делегация җитәкчесе), Илнар Һидиятов — Казан мәгариф идарәсе башлыгы, профессорлар Дания Заһидуллина, Искәндәр Гыйләҗев, Хатыйп Миңнегулов һ. б. Барлыгы — 10 кеше] Финляндиядә өч көнлек сәфәрдә булып кайттылар. Мәгълүм ки, бу ил күп тармаклар буенча дөньяда алдынгы урыннарны били. Шведлар бу мәмләкәт халкының биш процентын гына тәшкил итсәләр дә, аларның теле Финляндиядә чын мәгънәсендә икенче дәүләт теле буларак кулланыла.

Татарстан кунаклары мәгариф министрлыгы, Хельсинки университеты җитәкчеләре белән очраштылар, Рәчәйнең Финляндия илчесе тарафыннан кабул ителделәр, ил башкаласының истәлекле, тарихи урыннарын карадылар, милләттәшләребез җирләнгән каберстанга да зиярәт кылдылар. Лахти шәһәрендәге дөньякүләм атаклы ISKU корпорациясендә дә (ул уку йортлары өчен мебельләр җитештерә) күпфункцияле мәктәптә дә булдылар.

Мәгълүм ки, Финляндиядә инде XIX гасыр урталарыннан бирле милләттәшләребез гомер кичерә, телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен саклап килә, гәҗит-журналлар, китаплар чыгара. Казан зыялылары  алар белән дә очрашты. Хельсинкидагы “Ислам җәмгыяте” бинасында Ш. Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңае белән конференция дә булды. Анда Татарстан вәкилләре һәм Финляндиядәге кардәшләребез бөек мәгърифәтче, татар тарихы,  әдәбияты, мәгарифе хакында доклад-чыгышлар ясадылар.

Источник информации: Хатыйп Миңнегулов