05 ноября 2018
Казан шәһәрендә "XXI гасыр материаллары һәм технологияләре" исеме астындагы III халыкара мәктәп-конференция уздырылды

Чара барышында Фахруллина Гөлнур телдән иң яхшы чыгыш ясавы, ә Чередниченко Юлия иң яхшы стенд доклады өчен дипломнар белән бүләкләнделәр. Гомуми алганда, студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр өчен оештырылучы “XXI гасыр материаллары һәм технологияләре” мәктәп-конференциясендә һәм V халыкара “Постгеном'2018” конференциясендә безнең лаборатория хезмәткәрләре тарафыннан 8 доклад тәкъдим ителде. Ике чара да КФУ базасында уздырылды. Оештыручыларга югары дәрәҗәдәге чара әзерләүләре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез!


29 нчы октябрьдән алып 2 нче ноябрьгә кадәр Казан федераль университеты базасында V халыкара “Постгеном'2018” “Персональләштерелгән медицина өлгеләрен эзләү” конференциясе булып узды. “Постгеном”ның бишенче конференциясе үз доминантасын мантыйкый рәвештә үзгәртә: ул яңа технологиләр турындагы мәсьәләләрдән постгеном персональләштерелгән медицина өлгеләрен эзләүгә күчә.

Тулырак


“XXI гасыр материаллары һәм технологияләре” конференциясе 2000 елда ук башлангыч ала. Ун елдан артык ул КФУ базасында дисциплинаара фәнни чара буларак уздырыла һәм студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәрне бер мәйданга җыя иде. Соңрак исә конференция бөтенрәсәй дәрәҗәсенә ия була.

Тулырак