27 октября 2018
Биология фәннәре кандидаты Науменко Екатерина ел саен уздырылучы, Аурупа җәмгыятенең Ген һәм күзәнәк терапиясе конгрессында катнашты

“Бионанотехнологияләр” лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Науменко Екатерина ел саен уздырылучы, Аурупа җәмгыятенең 26 нчы Ген һәм күзәнәк терапиясе конгрессында катнашты (16-19 октябрь, 2018 ел, Лозанна шәһәре, Швейцария).  “Бионанотехнологияләр” лабораториясеннән 8 тезис тәкъдим ителгән иде.  Тезислар әлеге өлкәдәге белгечләр тарафыннан өч “баскычлы” рецензияләү узды һәм мәкалә булып, Mary Ann Liebert, Inc. (Web of Science базасына керә) нәшриятенең Human Gene Therapy журналында басылды. Конгресс кысаларында Екатерина Науменко «Бионанотехнологияләр” лабораториясендә уздырылучы тикшеренүләрнең бер юнәлеше буенча  чыгыш ясады.

Белешмә:

Ген һәм Күзәнәк терапиясе (ESGCT) Аурупа җәмгыяте ел саен конгресс оештыра.  Әлеге конгресста Аурупаның (һәм башка җирләрдәге) ген һәм күзәнәк терапиясе өскәсендә эшләүче галимнәре катнаша. Конгресс табадан төшкән тикшеренүләр һәм яңа ысуллар белән танышу өчен платформа булып тора. Чара төп лекцияләрне, чакырылган галимнәрнең докладларын, шулай ук стенд докладларын һәм күргәзмәләрне дә үз эченә ала.

Моннан тыш, Конгресс  хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр дә тудыра. Быелгы конгресс , кәүсә күзәнәкләрен тикшерү буенча оешкан Халыкара җәмгыять (ISSCR) хезмәттәшлегендә, SwissTech конференц үзәгендә оештырылды.