23 октября 2018
Татар әдәбияты кафедрасы галимәсе Л.И. Минһаҗева Төркиянең Истанбул каласында үткәрелгән V Халыкара балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты симпозиумында чыгыш ясады

Казан (Идел буе) федераль  университетының татар әдәбияты кафедрасы галимәсе  Л.И. Минһаҗева Төркиянең Истанбул каласында үткәрелгән V Халыкара балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты симпозиумында чыгыш ясады (19-20 октябрь, 2018 ел).

Симпозиумга Төркиянең төрле шәһәрләреннән җыелган  белгечләрдән тыш, Азәрбайҗан, Германия, Грузия, Венгрия, Иран, Македония, Пакистан, Казахстан, Кыргызстан, Кырым, Татарстан, Төркия, Үзбәкстаннан килгән әдәбият галимнәре һәм язучылар да катнашты.

 Ләйлә Минһаҗева “Татар язма балалар  әдәбиятының барлыкка килү һәм үсешендә  фольклорының роле” темасына доклад укыды.  

Ике көн дәвам иткән чарада 67 доклад тыңланды.