11 октября 2018
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ВАКЫТ БЕЛӘН БӘЙЛЕ ГАМӘЛИ БЕЛЕМНӘРЕ

(Филология фәннәре докторы, профессор Ф.Ш. Нуриева белән очрашу)

Уйлары тынгысыз, күңеле белән максималист яшь кешегә һәрчак үз тирәлегендә үрнәк булырдай шәхесләр белән аралашу, аларның фикер агышын тою кирәк. Фән өлкәсендә бу бигрәк тә мөһим, чөнки югары уку йортларына яшь кадрлар җитми; фәндә зур ачышлар ясаган, бәһасез өлешен керткән галимнәрнең күбесе бүген инде шактый олы яшьтә.

Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлыр институтының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә эшләп килә торган  «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән түгәрәкнең күптән түгел узган чираттагы утырышында филология фәннәре докторы, профессор Нуриева Фәнүзә Шәкүр кызы белән очрашу булып узды.

Фәнүзә Шәкүр кызы Казан федераль университетындагы хезмәт юлын, көнчыгыш телләре кафедрасында башлап, бүгенге көнгә кадәр татар теле белеме кафедрасында эшли. Галимәнең фәнни карашы остазлары, төрки һәм татар телләрен тирәнтен өйрәнгән професслар Д.Г. Тумашева, Э.Р. Тенишев йогынтысында формалаша.

Бүгенге көндә Фәнүзә Шәкүровна – тюркология һәм татар әдәби телен өйрәнү юнәлеше буенча үзе бер мәктәпкә ия шәхес: галимә җитәкләгән, фән юлына кертеп җибәргән аспирантлары бүген үзләре доцент, фән дөньясында билгеле шәхесләр. Галимәнең фәнни эшен дәвам итүче тырыш студентлары да бик күп.

Галимә түгәрәктәге чыгышын «Атна, ай атамаларының татар телендә кулланылышы» дигән темага багышлады. Вакыт – күптөрле аңлатмага ия төшенчә: аерым бер галимнәр аны фәлсәфә кануннарына нигезләп өйрәнә; икенчеләре табигать белән бәйләнешле фәннәрдә цикл, сәгать-минут-секундлар белән эш итә; өченчеләре вакытның кешегә тәэсирен ачыклауга гомерен багышлый. Фәнүзә Шәкүровна исә, тел галиме буларак, вакытның календарь циклында сүз берәмлекләре аша төрле чорларда кулланылган атамаларны һәм аларның халык атамасына, гарәп, фарсы, юлиан календарена бәйлелеген белдерде һәм тыңлаучыларга гаҗәеп кызыклы өлкә ачылды.

Татарлар – бай тарихлы, үзгә мәдәниятле, борынгыдан сакланып калган ядкярләре булган халык. Галимә әйтүенчә, хәзерге вакытта кулланылышта йөргән атна һәм ай исемнәре – борынгы төрки, гарәп-фарсы яки рус теленнән кергән атамалар. Татар халкының үзенең атна һәм ай атамалары булганмы? Нишләп алар хәзер кулланылмый? Студентларның менә шушы сорауларына Фәнүзә Шакуровна тулы җаваплар бирде, телнең тарихи үткәненә ачыклык кертте.

Шулай итеп, дүшәмбе – башкен, туганкен, тунди, атна арты көн; сишәмбе – буш көн, атланган көн; чәршәмбе – канкөн; пәнҗешәмбе – кече атна; җомга – җыелу көне; шимбә – җомга арты, йома арты; якшәмбе – беренче көн дип йөртелгән. Әлеге мәгълүматлар һәркем өчен дә файдалы булды, туган якларында кулланылган атамаларны искә төшереп, студентлар да әңгәмәдә катнашты.

Фәнүзә Шәкүр кызы, календарьлар, ай һәм атна атамалары турында сөйләү белән чикләнмичә, тюркология, тел тарихы мәсьәләләренә дә тукталды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар, галимә белән фикер алышып, уй-ниятләре белән уртаклашып, фәнгә якынайдылар, тел белеменнән мәгълүмат кына түгел, тормыш дәресе дә алып чыктылар.

Кичә ахырында студентлар Фәнүзә Шәкүр кызына рәхмәтләрен белдерделәр. Очрашу тәмамланса да, шул чара ахырында ясалган күмәк фотосурәт тарих битләрендә калыр, киләчәк буыннар өчен кадерле ядкяр булыр дип өметләнәбез.

Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева,  1 курс студенты И.И. Галимбекова әзерләде.

Фото: Вәлиәхмәтова Р.Т.