08 октября 2018
Алтын көздә җылы сүз

Көзнең икенче ае чараларга аеруча бай: 1 нче октябрьдә Өлкәннәр көне булса, 5 нче октябрьдә Укытучылар көнен бәйрәм итәләр. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 5 октябрь көнне бу ике зур бәйрәмне берләштерә. Матур гөлләмәләр кочкан мөгаллимнәрне һәм ветеран укытучыларны студентлар концерт белән шатландырды.

Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студентлары ел саен Актлар залында укытучыларны һәм өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котлый. Сүз уңаеннан, чарада хәзерге укучылар гына түгел, ә институтны күптән тәмамлаган, әмма күңелләре белән һаман да студент булып калган артистлар да катнаша. Быел, мәсәлән, “Алтын көздә җылы сүз” концертын танылган актер Илфак Хафизов белән дүртенче курс студенты Венера Кәримуллина алып барды. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының директоры – Җамалетдинов Рәдиф Рифкат улы тарафыннан бәйрәм рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде. Ветеран мөгаллимнәребезне аерым-аерым котлагач, Рәдиф Рифкат улы аларның бәяләп бетереп булмаслык эшчәнлеген дә искәртеп үтте.

Алсу Габдуллина җырыннан соң, сәхнәгә Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова чакырылды. Әлфия Шәүкәт кызы үзен укыткан мөгаллимнәргә, хәзерге көндәге коллегаларына олы рәхмәтен һәм хөрмәтен җиткерде.

Фәндүс Гыйлметдинов җырын тамашачылар алкышлап каршы алса, сәхнәгә “Яшьлек” бию төркеме чыккач, күпләрнең биисе килгәндер. Солтанова Раиләнең моңлы җырыннан соң, Инстаграм челтәрендәге #яратканукытучым бәйгесенең җиңүчеләре Умерова Люция белән Вәлиуллина Язгөл К. Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрына ике кешелек чакыру билеты белән бүләкләнде.

Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең элеккеге студенты Илгәрәй дә ел саен диярлек укытучыларны котлый. Быел да ул, гадәттәгечә, үзенең чыгышы белән бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Аның чыгышыннан соң, Зәлинә Зарипованың “Татфак” поэмасы” укылды, Зәлинәне дә спектакльгә ике кешелек билет белән бүләкләделәр. “Болгар кызлары” төркеме һәм беренче курс студенты Зилә Зәйдуллина чыгышларын укытучылар яратып кабул итә.

Хөрмәтле мөгаллимнәребезне шушы матур бәйрәм белән тагын бер кат котлап, Сезгә сабырлык, үз эшегезнең яхшы нәтиҗәсен күрүегезне һәм тырыш студентлар теләп калабыз!

Источник информации: Алсу Сәлахова