03 октября 2018
КФУ XXIII Төрек тарихы конгрессында тәкъдим ителде

XXIII Төрек тарихы конгрессы үз эшен Анкарада 1 октябрьдә башлады. Фәнни форумда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов катнаша.

Төркия тарихы конгрессы 1932 елдан башлап Ататюрк исемендәге Төркия тарих җәмгыяте тарафыннан үткәрелә. Конгресс эшендә быел дөньяның төрле илләреннән 800 гә якын галим катнаша.

Секцияләрнең тематикасы бик киң – дөньякүләм тарихның Сәлҗүкләр һәм Госмановлылар  чоры тарихыннан алып  киң колачлы цивилизацияле һәм мәдәни мәсьәләләренә кадәр, конфессияләр тарихы, тарихи география, икътисад, технологияләр, урбанизм, историография һәм чыганак белеме, этникара мөнәсәбәтләр, сәнгать тарихы һәм башка мәсьәләләр.

Хәзерге төрек дәүләтенә нигез салучы  Мостафа Кемал Ататюрк тарафыннан төзелгән һәм Төркия Республикасы хөкүмәте каршында эш итүче Төркия тарих җәмгыяте өчен халыкара конгресслар төрек, шулай ук Евразиядә яшәүче халыкларның әһәмиятле тарихи проблемаларын фәнни һәм иҗтимагый яктан тикшеренүчеләрнең көчләрен берләштерүдә традицион төс ала.

Төркия тарихы җәмгыяте чакыруы буенча конгресс эшендә Рәсәй тарих җәмгыяте һәм «Ватан тарихы» фонды делегациясе катнаша, аңа КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры, РТҖнең Казандагы  бүлеге рәисе Рамил Хәйретдинов та кергән. Делегация составында шулай ук «Ватан тарихы» фонды идарәсе әгъзасы, Рәсәй Фәннәр академиясе баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Илья Зайцев һәм «Воронцово поле» журналының «Ватан тарихы» фонды хәбәрләре шеф – редакторы, тарих фәннәре кандидаты Татьяна Филиппова да бар.

Конгресс барышында Рамил Хәйретдинов Рәсәй Федерациясе һәм аның төбәкләре - Татарстан Республикасы - белән  Төркия Республикасы арасындагы мәдәни мирасны өйрәнү, саклау һәм аны таныту өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерүгә багышланган доклад белән чыгыш ясады. Рәсәй җирендә, аерым алганда, республикада бу юнәлештә башкарыла торган эшләр турында сөйләп, Рамил Хәйретдинов халыкара мөнәсәбәтләрдә дөньякүләм мәдәни мирас дәүләтара үсешнең нигезе һәм бөтенкешелек цивилизациясе өчен төрле ил мәдәниятләренең кыйммәтләрен тану факторы булып тора, дип билгеләп үтте. Мәдәни мирасны дөньяда тотрыклылык гаранты буларак карарга мөмкин. Хәзерге вакытта мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау күпчелек дәүләтләрнең, шул исәптән Рәсәй Федерациясенең һәм Төркия Республикасының, өстенлекле юнәлешләренең берсе булып санала.

Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның бай тәҗрибәсе Рәсәй һәм Төркия арасында халыкара хезмәттәшлеккә эшлекле тәэсир итә. Татарстанның тарихи-мәдәни мирас объектларын өйрәнү һәм саклау буенча алдынгы тәҗрибәсен куллану бу юнәлештә гомуми критерийлар барлыкка китерүгә, аларны алга киткән дәүләтләр тәҗрибәсенә кертергә, техноген яки гуманитар катастрофалар хәлендә булган дәүләтләрнең мәдәният һәйкәлләрен торгызуда һәм саклауда ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау өлкәсендә мондый хезмәттәшлек безнең илләр арасында тотрыклы партнерлык факторы булачагына инана Рамил Хәйретдинов.

Соңыннан КФУның ХМИ директоры конгресста катнашучыларга бу өлкәдә Татарстанда үткәрелә торган эшне халыкара тануның агымдагы елның сентябрендә ЮНЕСКО махсус илчесе М. Ш. Шәймиев химаясе астында узган мәдәниятара диалог буенча Казан форумы кысаларында күрсәтелүе турында сөйләде һәм киләчәктә Төркиядән коллегаларын бу форумда катнашырга чакырды.