26 сентября 2018
КФУ " Minbar. Islamic Studies" журналын оештыручыларның берсе булып тора

«Minbar. Islamic Studies» фәнни рецензияләнә торган  журналы 2018 елда икенче сулыш алды.  Басмага нигез салучы  Рәсәй ислам институты белән беррәттән, хәзер Казан федераль университеты һәм Рәсәй Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты да аны гамәлгә куючылар булып тора. Узган җәй ахырында бу хакта тиешле карарны Роскомнадзор кабул итте. Ислам мәгарифе советы һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә, мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгында  чыгарыла торган  әлеге журнал, тарихчылар, теологлар һәм психологлар тырышлыгын берләштереп, ислам тематикасына багышланган  фәнни басмалар арасында үзенчәлекле урын алып торачак.

2008 елда беренче тапкыр «Мөнбәр» исеме астында рус телендә  дөнья күргән журнал (аны бердәнбер гамәлгә куючы булып ул вакытта Рәсәй ислам университеты торды, соңрак Рәсәй ислам институты дип үзгәртелде) 2018 елда – үзенең ун еллыгында – асылда икенче сулыш ала. Басма тарихи һәм психологик фәннәр, теология өлкәләрендә фәнни тикшеренүләр алып барган белгечлекләрнең эш нәтиҗәләрен бастырып чыгару өчен мәйданчык булып санала. ВАК исемлегенә кергән фәнни басманы торгызуның төп сәбәбе булып  алга таба ислам мәгарифе үсешенә һәм аспирантларның фәнни дискурсын үстерү буенча федераль программаны гамәлгә ашыру бурычларына хезмәт итү,  Болгар ислам академиясе, Рәсәй ислам институты, башка ислам югары уку йортлары, шулай ук ислам белеме нигезләрен өйрәтүне алга сөргән рәсәй дәүләт университетлары программаларында катнашучылар арасыннан ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен белүче белгечләр әзерләүдә ярдәм күрсәтү тора.

"Әлеге журнал өстендә өч оештыручының – КФУның дөньяви югары уку йорты, РФА нең Көнчыгышны өйрәнү институты һәм РИИ дини белем бирү учреждениесе - берләшүе куанычлы хәл. Журнал мәйданчыгында ислам белеме тарих фәннәре, теология һәм психология арасындагы фән буларак карала. Фәнни басма битләрендә күтәреләчәк төп мәсьәләләр  ислам тәгълиматының һәм теологиянең актуаль мәсьәләләре булыр, - дип аңлатты КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры, журналның редколлегия әгъзасы Рамил Хәйретдинов. - Без " Minbar. Islamic Studies " КФУның тагын бер мәйданчыгы булачак, аның аша ВУЗ галимнәре белемнәрен күрсәтә алачак, дип өметләнәбез. Шул ук вакытта басма Болгар ислам академиясендә, Рәсәй ислам институтында белем алучы магистрлар һәм докторантлар өчен дә үзләренең фәнни көчләрен сынау урыны да булачак. Журналның халыкара цитатлаштыру базасына кертелүе дә мөһим, моның өчен редколлегия Якын һәм Ерак чит илләрдән гуманитар өлкәнең төрле тармакларында тикшеренүләр алып баручы белгечләрне үзенә актив җәлеп итәчәк. Бу юнәлештә беренче адымнар инде ясалды да».

Әйтик, бүгенге көндә ислам дөньясының әйдәп баручы югары уку йортлары галимнәренең фәнни мәкаләләрен журналда даими бастырып чыгару турында килешүгә ирешелде. Редакциянең хезмәттәшлеккә чакыруына беренчеләрдән булып Рәсәй Федерациясендәге Иран Ислам Республикасы илчелеге каршындагы мәдәни вәкиллек һәм шәхсән аның җитәкчесе Кахрамон Сөләймани әфәнде, шулай ук Халыкара иранистика фонды (фонд башлыгы Корбанали Идрисов басманың редколлегиясе составына керә) ярдәме белән Тегеран университеты галим-теологлары һәм ислам белгечләре уңай җавап бирде. Журналда мәкаләләр бастыру өчен махсус рубрика бүлеп бирелә, анда инглиз, алман, гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә рәсәй һәм чит ил тикшеренүчеләре хезмәтләре бастырылачак. Моннан тыш, татар телендә дә язмалар  урнаштырылачак. Мәсәлән, якындагы саннарның берсендә Муса Бигиев һәм Риза Фәхретдин белән бәйле, аз билгеле булган  документларны бастырып чыгару көтелә.

"Журналга аның яңа форматындагы инглизчә исеме тиктомалдан бирелмәде – ул анда дөнья күргән мәкаләләрне Scopus или Web of Science халыкара өземтәләр базаларында коррект рәвештә индексацияләү өчен мөһим. Журнал моның өчен кирәкле потенциалга ия, һәм мондый нәтиҗәгә ирешсәк, безнең уртак фәнни-нәшрият проекты ислам тематикасы белән бәйле фәнни периодика базарында уңышлы юл ярачак, – дип ассызыклады баш мөхәррир урынбасары, РФА һәм КФУ фәнни хезмәткәре Шамил Кашаф. - Моңа өметләнергә җитди фәнни көчләр һәм ресурс булу мөмкинчелек бирә, алар бүген, барыннан да элек, Рәсәй эчендә илебез мөселман дине тәгълиматын  торгызу буенча дәүләт бурычын гамәлгә ашыруда ярдәм итүгә һәм рәсәй галимнәре һәм белгечләренең чит илләрдәге коллегаларына үз хезмәт нәтиҗәләрен җиткерүгә юнәлдерелгән».

Мөхәррире ТР Фәннәр академиясе академигы, профессор, РИИ һәм БИА ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин булган бу журналның  редакция шурасын РФА академигы, профессор, РФА нең  КӨИ фәнни җитәкчесе, КФУның «Islamica» халыкара координация үзәге җитәкчесе Виталий Наумкин җитәкли. Аның составына шулай ук РФА һәм РАХ академигы, Дәүләт Эрмитажы директоры, СПбДУның көнчыгыш факультеты деканы, профессор Михаил Пиотровский, РФАнең КӨИ башлыгы, профессор Валерий Андросов, РФА нең КӨИ баш фәнни хезмәткәре, теология буенча ВАК Эксперт советы рәисе урынбасары Тәүфыйк Ибраһим, Анкара университеты профессоры Ибраһим Мараш, ТР ФА нең  Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, ТР ФА хакыйкый әгъзасы Радик Сәлихов, ТР ФА нең Ә.Халиков исемендәге Археология институты директоры. ТР Фәннәр академиясе һәм КФУның тарих фәннәре һәм Бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе әгъзасы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Айрат Ситдыйков, КФУ һәм РДУП Казан филиалы профессоры, теология буенча ВАК Эксперт советы әгъзасы Айдар Юзеев, Казан университетының башка танылган галимнәре, шулай ук М. В. Ломоносов исемендәге МДУ, МДХМИ, СПбДУ, Рәсәйнең һәм чит илләрнең әйдәп баручы югары уку йортлары галимнәре керә.

Редколлегия составында шулай Рәсәй  Фәннәр академиясенең КӨИ директоры урынбасары Аликбер Аликберов, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары Вячеслав Полосин, Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты доценты Ольга Павлова да бар.

Шунысы да мөһим: «Minbar. Islamic Studies» ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен белүче белгечләр әзерләү буенча федераль программаны гамәлгә ашыру кысаларында КФУның халыкара һәм бөтенрәсәй фәнни һәм фәнни-белем бирү конференцияләренең, аерым алганда, ел саен уздырыла торган «Мультимәдәни дөньяда ислам» халыкара форумының мәгълүмати партнеры булачак. Журнал турында өстәмә мәгълүмат алырга, журналның сайтында басманың архивы белән танышырга һәм бастырып чыгару өчен мәкаләләрне шушы  сайтка юлларга мөмкин.

Гомумән алганда, соңгы ике елда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты институт хезмәткәрләренең фәнни мәнфәгатьләренең киң спектрын чагылдыручы фәнни басмаларның үз тупламасын барлыкка китерде.

“Бүген КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты үз эшчәнлегенең барлык төп юнәлешләре буенча журналларның нәшрият процессында катнаша. Без юл башында, әмма безнең чит журналларны сатып алу юлыннан китмәвебез мөһим, без институт хезмәткәрләре көче белән яңа фәнни басмалар булдырабыз яки гамәлдәге кызыклы һәм перспективалы журналларга  оештыручыларның берсе төсендә керәбез. Болар арасында,«Minbar. Islamic Studies» тыш, “Казан университетының археология һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре”, “Мирас һәм хәзерге заман”,  “Тюркологик тикшеренүләр”,  “Яшь галимнәренең Казан хәбәрләре”,  “Евразия арабистикасы”, “Казан лингвистика журналы” басмалары бар. Моннан тыш, планда заманча халыкара мөнәсәбәтләргә, халыкара икътисадый мөнәсәбәтләргә, Рәсәй һәм чит ил төбәкләренә багышланган фәнни журнал булдыру да бар. Хәзер без әлеге басмаларны алга җибәрү, аларга рәсәй һәм чит ил галимнәрен җәлеп итү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез, аларны акрынлап рецензияләнүче журналлар исемлегенә кертергә ниятлибез. Аларның бер өлеше «Scopus»кә, бер өлеше – ВАК, бер өлеше – РИНЦКА керүгә әзерләнәчәк", - дип нәтиҗә ясады Рамил Хәйретдинов.