21 сентября 2018
КФУ мәктәпкәчә мөселман мәгарифе мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды

21 сентябрьдә КФУның Ислам һәм ислам белеме буенча ресурс үзәге җирлегендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә мәктәпкәчә мөселман мәгарифе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Әлеге теманың әһәмиятлеге мәктәпкәчә белем бирү һәм мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга рухи тәрбия бирү өлкәсе белән танышу зарурлыгына бәйле һәм ул мөселман руханилары ягыннан өстәмә игътибар сорый. Билгеле булганча, Татарстан Республикасында өч баскычлы һөнәри дини белем бирү системасы гамәлгә ашырыла. Әмма карала торган өлкә, белем бирү үзенчәлегенең  профессиональ булмаганлыгына (мәктәпкәчә булуына) күрә,  әлеге системадан читтә кала.

 

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Кәрибуллин А. А. сәламләү чыгышында Мөселманнарның Диния нәзарәте балаларга рухи тәрбия бирү мәсьәләләренә зур игътибар бирүен ассызыклады. Аерым алганда, «Рәсәй — Ислам дөньясы: KazanSummit» X халыкара икътисадый саммиты кысаларында 2018 елның 10-12 маенда дискуссия мәйданчыкларының берсендә мөселман балалар бакчалары оештыруның бизнес - үрнәге каралды.  Спикер кызыксынучы яклар һәм тармаклар арасында элемтә урнаштыручы буларак Ресурс үзәгенең әһәмиятле ролен билгеләп үтте.

Фикер алышу ике секциядән торды, аларның берсе эшләп килүче балалар бакчаларының һәм үсеп килүче үзәкләрнең презентацияләренә, икенчесе – үз һөнәри эшчәнлеге барышында педагоглар алдында килеп  туган  мәсьәләләрне карауга багышланган иде. Презентацияләр белән үсеш ала барган  балалар үзәкләре вәкилләре чыгыш ясады, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм бу өлкәдә булган мәсьәләләр турында сөйләделәр. Еш телгә алына торган мәсьәләләр  арасыннан квалификацияле кадрлар әзерләү проблемасы һәм булган педагогларның профессиональлеге мәсьәләсе булды.

Катнашучылар бертавыштан  педагоглар  составының дөньяви фәннәрдән саналган педагогика, психология буенча квалификациясен даими күтәрү зарурлыгына, шулай ук педагогик эшчәнлектә дини тематикага кагылышлы кайбер үзенчәлекләрне шәригатькә нигезләнүенеп алып барырга кирәклегенә басым ясадылар. Шулай ук төрле яшь категорияләренә җайлаштырылган методик әдәбият (әсбаплар,кулламалар, дәфтәрләр һ.б.) җитмәү проблемасы да күтәрелде. Моннан тыш, катнашучылар әлеге өлкәдә белем бирү һәм оештыру мәсьәләләре буенча махсуслашкан бердәм координация-консультатив үзәк төзү турында фикер белдерделәр.

РИИ укыту-методик бүлеге җитәкчесе Н. Гыйззәтуллин Н.А. гамәли тәкъдимнәр өлешендә мәктәпкәчә мөселман белем бирү учреждениеләре өчен белем бирү программасын эшләүдә бергәләп катнашырга тәкъдим итте.

Чарага нәтиҗә ясап, түгәрәк өстәлнең модераторы-КФУ ХМИ РҮнең дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр лабораториясе мөдире Насыйбуллов К. И. мөселманнарның мәктәпкәчә һәм мәктәп укыту системасына методик ярдәм күрсәтү программасын эшләү кирәклеге турында фикерен белдерде.