21 сентября 2018
Регенсбург университеты делегациясе КФУда булды

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты җитәкчелеге белән сөйләшүләрдә Казан университеты һәм Регенсбург университетының уртак проектлары координаторы Сабина Коллер катнашты.

Очрашу барышында Казан федераль университеты һәм Регенсбург университетының «Германия-Рәсәй тикшеренүләре " ике дипломының бакалаврлар программасын алга таба үстерү мәсьәләләре күтәрелде. Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр ике диплом "Германия-Рәсәй тикшеренүләре" программасы "чит ил төбәкләрен өйрәнү" юнәлеше кысаларында 2016 елда КФУда кабул ителгән иде. Партнер-вузларның уку планнары бердәй. Алар үз эченә фәннәрнең дүрт блогын ала: икътисадый, сәяси-хокукый, тарихи-мәдәни блоклар, болар кысаларында студентлар кабул итүче илнең иҗтимагый төзелеш һәм тормыш үзенчәлекләре белән танышалар; һәм тел блогы. Соңгысы ике телне – КФУ студентлары өчен немец һәм инглиз телләрен,  Регенсбург университеты студентлары өчен рус һәм инглиз телләрен -  өйрәнүне үз эченә ала. КФУда  программаны тәмамлаучыларга рәсәй  дәүләт стандарты нигезендә “төбәк белгече” квалификациясе дәрәҗәсе бирелә, ул үзе өйрәнә торган төбәк буенча  эксперт булачак. Икенче дипломны Регенсбург университеты бирә, анда аны тәмамлаучылырга  "гуманитар фәннәр өлкәсендә бакалавр" дәрәҗәсе бирелә. Ике университет арасындагы килешү, ике университетның да укыту программаларының эчтәлеген тагын да тирәнтен карау һәм килештерү максатыннан, укытучылар алмашуын күздә тота.

Сүз уңаеннан, 2017 елның маенда DAAD Регенсбург университетының Казан федераль университеты белән берлектә бакалавр программасына мөнәсәбәтле "Чит ил төбәкләрен өйрәнү" юнәлеше буенча гамәлгә ашырыла торган "Германия-Рәсәй тикшеренүләре" ике дипломына карата грант алу турындагы гаризасын хуплады. Грант акчалары Казан федераль университеты һәм Регенсбург университеты студентларының академик алмашуын тәэмин итү өчен бүлеп бирелә. Грант нигезендә студентлар чит илләрдә белем алган вакытта ай саен стипендия алачак ?400 – бу сумма кабул итүче илдә тору һәм туклану өчен түләүгә җитәчәк, шулай ук бушлай тел өйрәнү курсларына йөрү мөмкинлеге булачак. Бүген үк сөйләшүләр барышында белем бирү программасының ике партнерлары өчен дә мөһим булган киләчәк үсеш юллары турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, мәгариф һәм фән өлкәсендә башка уртак проектлар эшләү мәсьәләсе дә күтәрелде.

"КФУ һәм Регенсбург университетының үзара бәйләнеш нокталары күп. Беренче чиратта, партнерларны чит ил төбәкләрен өйрәнү, мәдәни мирас, лингвистика кебек темалар кызыксындыра. Төбәкләрне өйрәнү турында сөйләсәк, сүз Евразия төбәкләрен өйрәнү турында бара. Коллер ханым хезмәттәшлекне үстерү юнәлешен телгә алып, Ауропа белән Азия арасында үзенчәлекле күпер ролен уйнаучы Казан университетының позициясен аерым ассызыклады. Үз чиратында, мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау белән бәйле проектлар безнең хезмәттәшләрдә шулай ук зур кызыксыну уята, - дип билгеләде КФУның ХМИ директорының халыкара эшчәнлек буенча урынбасары Светлана Тахтарова. - Коллер ханым хәзерге вакытта Ауропада белем бирү программалары кысаларында «йомшак компетенцияләр» яки «soft skills» формалашуы зур әһәмияткә ия, һәм шуңа бәйле рәвештә мәдәниятара коммуникацияләр, лингвистика, тарихи фәннәре өлкәсендә уртак белем бирү модульләре һәм фәнни проектлар булдыру аеруча актуальләшә. Бу яктан  КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты Рәсәйдә алдынгы урыннарны  били һәм Регенсбург университетында экспертлар барлыгын әйтергә кирәк,  дип билгеләп үтте”.

Бүген көн тәртибендә ике алдынгы фәнни-мәгариф үзәк арасында хезмәттәшлек итү буенча юл картасын эшләү тора. Регенсбургка кайткач, Коллер ханым коллегаларына КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм башка югары уку йортлары, шул исәптән Германия вузлары белән уртак белем бирү программаларын эшләү өлкәсендәге тәҗрибәсен  Виадрин Ауропа университеты, Рурс университеты, Бремен университетына тәкъдим итәчәк һәм, яңа мәгълүматлар белән танышканнан соң, КФУ һәм Регенсбург университеты вәкилләре киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләрен билгеләячәк.