21 сентября 2018
КФУда Нидерланд Корольлегенең Рәсәй Федерациясендәге илчесе булды

Бүген, 21 сентябрьдә, КФУның Александров залында Регина Вероника Мария Джонс-Бос ханым КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты җитәкчелеге һәм студентлары белән очрашты.

Нидерланд Корольлегенең Рәсәй Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Регина Вероника Мария Джонс-Бос җитәкчелегендәге делегациясе Татарстанга 20 нче сентябрьдә килде. Бүгенге көндә республика Корольлек өчен мөһим партнер булып тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Нидерланд арасында товар әйләнеше 2 млрд. долларга җитте, бу 2016 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк.  2018 елның беренче ярты еллыгында шулай ук товар әйләнеше 7 процентка үсештә. Хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр булып Нидерландка нефть химиясе һәм машина төзелеше тармагы продукциясен сатуны, Philips, DSM кебек компанияләр белән хезмәттәшлекне киңәйтү, суднолар төзелеше һәм автомобиль төзелеше өлкәсендә кооперация, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәсендә уртак предприятиеләр булдыру тора.

Гуманитар хезмәттәшлекне үстерү дә, ике илнең фәнни-мәгариф үзәкләре арасында үзара бәйләнеш урнаштыру да, шулай ук бу өлкәдә төбәкләр дәрәҗәсендә элемтәләрне үстерү дә бер урында тормый. Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында мәгариф һәм фән өлкәсендә уртак проектлар эшләүгә кызыксыну турында күп сөйләнде.

Вероника Мария Джонс-Бос студентлар алдында ясаган  үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, әгәр 30 ел элек Нидерландта рус кешесен күрү гадәти булмаган булса, безнең көннәрдә һәр почмакта диярлек рус сөйләмен ишетергә мөмкин. Хәзерге Голландия Рәсәй белән барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне актив үстерә. Мәсәлән,  шуны әйтеп үтү дә җитә: бу юлы Татарстанга Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илче белән бергә төрле компанияләрнең 17 вәкиле килде.

Уртак мәгариф проектларын үстерүгә дә аерым игътибар бирелә – бүген КФУга Халыкара хезмәттәшлек һәм мәгарифтә интернациональләштерү буенча Нидерланд оешмасы -  Nuffic Neso компаниясе директоры Йерке Версхор килде. Сүз уңаеннан, бүген голланд югары уку йортларына керә торган Рәсәй абитуриентларына грант ярдәмен тәэмин итүче Нидерланд Корольлегендә махсус " Orange Tulip Scholarship» стипендия программасы гамәлдә. Мәсәлән, 2018/19 уку елында Рәсәй студентлары Нидерландның 21 югары уку йорты грантлары ярдәменә ия була алалар,  алар икътисад, бизнес, финанс, менеджмент, МБА, медицина, хокук һәм сәнгать өлкәләре буенча бакалаврлык һәм магистрлык программаларын үзләштерүгә караган чыгымнарны өлешчә яки тулысынча каплыйлар. Кайбер стипендияләр үз эченә шулай ук торак бәясен, виза алу һәм иминиятләштерүне рәсмиләштерү чыгымнарын ала. Шул ук вакытта Нидерланд Корольлегенең илчелеге вәкилләре Рәсәй вузлары белән шушындый ук дәрәҗәдә академик алмашуга йөз тота, ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерергә омтыла.

Казан университеты белән Нидерланд университетлары арасындагы хезмәттәшлекнең нигезен бүгенге көндә Ауропа Берлегенең ALLMEET, Erasmus Mundus халыкара челтәр проектларында уртак катнашу тәшкил итә, ләкин бу әле эшнең башы гына.

"Нидерланд Корольлеге делегациясе әгъзаларын КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтындагы халыкара эшлекле уеннар – БМО үрнәкләре һәм ЮНЕСКО үрнәге үткәрү тәҗрибәсе кызыксындырды. Nuffic Neso Йорке Виссхоор компаниясе директоры Нидерланд югары уку йортларына бу проектка керү кызык булыр иде, диде. Аның сүзләренә караганда, Нидерланд Корольлегенең Рәсәй Федерациясендәге илчелеге бүгенге көндә зур сәясәттә илләр арасында булган каршылыклар яшьләргә кагылмасын өчен шартлар тудыру мөһим, һәм мондый дипломатик рольле уеннар бу юнәлештә әһәмиятле роль уйный алыр иде, - дип билгеләде ХМИ директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Лилия Иликова. –– Моннан тыш, Голландия фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләренә миграция сәясәте һәм Татарстан җирендә төрле милләт, мәдәният һәм конфессия вәкилләренең тыныч яшәү тәҗрибәсе кызыклы, чөнки мигрантларны күнектерү мәсьәләләре алар өчен бүген зур әһәмияткә ия, ә КФУда, Халыкара мөнәсәбәтләр институтында, һичшиксез, бу өлкәдә үз белемнәре белән уртаклаша алырлык белгечләр бар».

Үз чиратында, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында авропа тикшеренүләре белән бәйле проектлар елдан-ел  арта бара, һәм бу яктан Нидерланд югары уку йортлары белән хәзерге Голландиядәге социаль процессларны, аларга, илнең сәяси кырына, аның киләчәгенә миграциянең йогынтысына караган мәсьәләләрне өйрәнү буенча хезмәттәшлек итү бик актуаль, үзара файдалы булыр, дип йомгаклады Лилия Иликова.

Белешмә өчен. Халыкара хезмәттәшлек һәм мәгарифтә интернациональләштерү буенча Нидерланд оешмасы-Nuffic Neso компаниясенең Мәскәүдәге офисе - бөтен дөнья буенча ачылган 11 мәгълүмат үзәкләренең берсе. Nuffic Neso Russia голландия һәм рәсәй университетлары арасында ике төрле дипломнар, студентлар белән алмашу, стажировкалар программаларын эшләү, уртак тикшеренүләр, халыкара конференцияләр үткәрү, халыкара җәйге/кышкы мәктәпләр оештыру мәсьәләләрендә хезмәттәшлек урнаштырырга ярдәм итә.

Nuffic Neso Russia голландия студентлар төркемнәре, Рәсәйгә һөнәри элемтәләр урнаштыру максатыннан килгән Голландия университетлары вәкилләре, Нидерландка институтара хезмәттәшлекне урнаштыру максатыннан  килгән рәсәй университетлары делегацияләре визитларын оештыруда нык булышлык күрсәтә.

Оешма Рәсәй һәм Голландия югары белем бирү базарлары, аерым өлкәләрдә специальләшкән югары уку йортлары турында аналитик хисаплар әзерли, очрашулар оештыра һәм уртак проектларны әзерләүнең төрле этапларында консультацияләр бирә.