26 сентября 2018
"Сәләт ВикиМәктәбе" проекты җитәкчесе белән очрашу

26 нчы сентябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына “Сәләт ВикиМәктәбе”нең җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов килде. 2016 нчы елдан гамәлгә кертелгән әлеге проект яшьләр өчен уку-укыту платформасы булып тора. “ВикиМәктәп” белән таныштырганнан соң, Тимерхан Шәйхетдинов Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең беренче курс студентларын дүрт төркемгә бүлеп, ярыш шәкелендә проектның беренче биремен аңлатты. Ул да булса, катнашучыларга бирелгән китап белән башкаларны Википедия кысаларында таныштыру планын төзү. Уеннан соң, иң актив студент истәлекле бүләк иясе дип табылды.

Очрашудан узгач, Тимерхан Шәйхетдиновка берничә соравыбызны бирә алдык:

- “ВикиМәктәп”нең эшчәнлеге нидән гыйбарәт? Проектны гамәлгә ашыручылар кемнәр?

- Проектны гамәлгә куючы – Фәрхәт Фәткуллин. Ул Дөньякүләм бәйгедә “2018нче ел Википедисты” дигән исемгә лаек булды. “ВикиМәктәп” “Сәләт” яшьләр үзәге кысаларында эшли. Киләчәктә мөстәкыйль проект буларак хезмәт итү дә күздә тотыла. Төп эшчәнлегебез: уку-укыту сессиясен үткәрү. Май аенда язгы уку-укыту сесиясе узды. Октябрьдә көзгесен башлап җибәрәчәкбез. Шул рәвешле без татар телендәге Википедия сайтына мәгълүмат язучыларны әзерлибез.

- Проектның максаты нинди?

- Төп максатыбыз: Википедия мөмкинлекләрен татар яшьләренә аңлату, аларны өйрәтү һәм алар ярдәме белән татар телен үстерү. Татар телендә алып барыла торган Википедияне өлкән буын кешеләре генә яза, дигән стериотип бар. Ул буын “Википедия” барлыкка килгән вакытта студент булган кешеләр. Әлбәттә, бу өлкәдә яшьләрнең активлыгы җитеп бетми. Әмма ул юк түгел. Безнең исә мәктәп укучылары, студентларның игътибарын әлеге эшкә юнәлтәсебез килә. Замана татар интеллигенциясен булдыру, алар белән һәрдаим элемтәдә тору да зур максатларыбыздан санала.

- Бүгенге көндә тупланган төркемегез ничә кешедән тора?

- Даими командабыз 3-4 кешедән тора. Шуның берсе – Хәбил Сәхәбиев. Ул хәзер Физика институтында укый. Хәбил безнең язгы уку-укыту сессиясенең беренче чыгарылыш укучысы. Төрле районнардан актив яза торган кешеләребез бар. Командабызыны зурайтасыбыз килә, әлбәттә. Мастер-классларга йөри ала торган катнашучыларны туплыйсы иде. Шуңа күрә, Казаннан да күбрәк кеше катнашсын өчен, бүгенге көндә укучылар, студентлар белән актив эшлибез.

“ВикиМәктәп” белән очрашкан беренче курс студентлары проектны ошатты һәм алга таба да элемтәдә булу максат итеп куелды.

Источник информации: Алсу Сәлахова