21 сентября 2018
КФУ "Рәсәй-Польша-Германия триалогы" VI Өчьяклы яшьләр форумы чараларын үткәрү мәйданчыгы булды

Рәсәй, Польша һәм Германия яшьләренең өчьяклы мөнәсәбәтләрен һәм үзара хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән форумда 50 яшь лидер катнаша. 20 сентябрьдә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты җирлегендә «Өчьяклы мөнәсәбәтләрнең киләчәге» темасына экспертлар һәм яшьләр тарафыннан ачык дискуссия узды.

«Рәсәй-Польша-Германия триалогы» өчьяклы яшьләр форумы - Рәсәй, Польша һәм Германия арасында  өч яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм яшь буынга өч ил өчен мөһим булган  мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мәйданчык ул. 2013 елдан Варшавада, Мюнхенда, Мәскәүдә, Вроцлавта һәм Бад-Фрайенвальдта 5 форум уздырылды. 2018 елда Форумны үткәрү урыны итеп Казан сайланды. Форумны оештыручылар - «ДУС / DRJUG – Рәсәй-Германия яшьләр парламентын тәмамлаучылар ассоциациясе» берләшмәсе  һәм «Яшьләр дипломатиясе академиясе» иҗтимагый оешмасы. Форум Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уза.

Казан федераль университеты һәм, аерым алганда, Халыкара мөнәсәбәтләр институты өчен, һәрчак яшьләр башлангычларын хуплаучы буларак,  үзләрендә мондый чараны кабул итү зур дәрәҗә санала  һәм, бер үк вакытта, яшьләр оешмаларының бер катлам рәвешендә хезмәттәшлекне үстерүләре  өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Кичә Казан федераль университетының ХМИ җитәкчелеге исеменнән форумда катнашучыларны институт директорының тәрбия һәм социаль эшләр буенча урынбасары Виктор Туманин сәламләде һәм  яшьләр арасында халыкара элемтәләрне үстерү кеше эшчәнлегенең мөмкин булган өлкәләре өчен бик мөһим  булуын, чөнки нәкъ менә аның уңышлы мәдәниятара багланышлар,  гомумән, дөньядагы төрле дәүләтләрнең яхшы киләчәге өчен нигез салуын билгеләде. Шулай ук ул форумга килүчеләрне Казан федераль университеты һәм аның партнерлары оештырган халыкара чараларда катнашырга чакырды – аерым алганда, сүз БМО үрнәге һәм ЮНЕСКО үрнәге, шулай ук КФУ ХМИның Халыкара җәйге мәктәпләре турында барды. Мондый чаралар турында мәгълүмат форумда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Форумның үзе турында сөйләүгә кайтып, шуны билгеләп үтәргә кирәк: бу юлы аның тематикасы Рәсәйнең уңай абруен формалаштыру һәм каршылыкларның көчәюе шартларында өч ил арасындагы хезмәттәшлекне  тагын да ныгыту максатын күз алдында тотты. 7 көн дәвамында - 16 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр - Рәсәй, Польша һәм Германиядән 50 яшь лидер лекцияләрдә, семинарларда, ачык дискуссияләрдә катнашачаклар, шулай ук үзләрен кызыксындырган  өлкәләр буенча Татарстанның алдынгы оешмаларында булачаклар. Шуны да әйтергә кирәк, форумның эше бер үк вакытта мәдәни-тарихи, сәяси, фәнни-мәгариф, икътисадый һәм идарә итү юнәлешләре буенча алып барыла. Шулай ук белем бирү программасында эшчәнлекнең ике төре каралган: теоретик – өчьяклы мөнәсәбәтләрне үстерүнең мөмкин сценарийларын эшләү һәм гамәли – үз проектларын эшләү һәм тормышка ашыру; бу катнашучыларга үзләрендә булган күнекмәләрне үстерергә һәм илләр арасындагы мөнәсәбәтләргә яңача карарга мөмкинлек бирә.