Документка Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов һәм Бөтендөнья монголияне өйрәнү ассоциациясе рәисе Чулуун Сампилдондов кул куйды
Килешүгә кул кую Казанда монгол филология фәннәре кафедрасы оешуга 185 ел һәм бу көннәрдә КФУда уза торган рәсәй академик көнчыгышны өйрәнү белеменең 200 еллыгына багышланган беренче Ковалевский укулары конференциясе кысаларында узды. Документ монголияне өйрәнү белеме өлкәсендә фәнни һәм мәгариф эшчәнлеккә караган хезмәттәшлекне үстерүне күздә тота.
Әйтергә кирәк, КФУ өчен мондый килешү аерым әһәмияткә ия. 1833 елда Казан Император университетында Рәсәйдә һәм Ауропада беренче монгол теле кафедрасы оештырыла. Монголияне өйрәнүчеләрең казан мәктәбе барлыкка килүе шушы кафедраны җитәкләгән һәм Рәсәй монголия мәктәбе башлыгы булган Осип Михайлович Ковалевский исеме белән тыгыз бәйләнгән. Монгол теле кафедрасы үзенең эшчәнлеген Казан университетында 22 ел дәвамында алып бара, һәм бу вакыт эчендә соңыннан рәсәй фәне горурлыгы булган монголияне өйрәнүче галимнәр буыны әзерләнә.
Хәзер традицияләрне тулысынча яңартырга дигән карар кабул ителде, һәм бу юнәлештә инде берничә адым ясалды да. Югарыда телгә алынган хезмәттәшлек турында килешү төзүдән тыш, узган ел КФУ һәм Монголия Фәннәр Академиясе арасында ике яклы килешү имзаланды. Тагын Татарстан һәм Монголия галимнәре Монголия территориясендә уртак археологик экспедицияләр үткәрү планын эшләделәр һәм инде аны гамәлгә ашыруга керештеләр. Бүгенге көндә тикшеренү объекты – Уйгур каганаты башкаласы-Урда-Балык шәһәре, ул 8-9 нчы гасырларга карый. Хәер, башка археологик һәйкәлләр дә Татарстан галимнәренең игътибарыннан читтә калмаячак - Монголиядә археология фәнен үстерү хәзер күтәрелеп килә, һәм Казан фәнни-тикшеренү мәктәбенең тәҗрибәсе Монголия белгечләре өчен бик файдалы булачак.
"КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Рәсәй Фәннәр академиясенең академик институтлары һәм ерак чит илләрнең фәнни үзәкләре белән берлектә, стратегик яктан ышанычлы курс сайлады. Ковалевский укулары - көнчыгышны өйрәнү һәм, аерым алганда монголияне өйрәнү белеме өлкәсендә, хезмәттәшләребез белән озак вакытны күздә тоткан программаны гамәлгә ашыруның бер өлеше. Бу мәйданчыкта без, монголияне өйрәнү белеме казан мәктәбе һәм буддология мәктәбенең бөек тарихына кире әйләнеп кайтып кына калмыйча, үсешнең яңа якларын билгеләү өстендә дә эшлибез, - дип ассызыклады КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов. - Аерым алганда, конференция кысаларында без Монголияне өйрәнү программасын, төбәкнең Рәсәй тарихына йогынтысын, шулай ук хәзерге Монголиянең дөнья геополитик картасындагы урынын булдыру өстендә эшлибез. Тиздән Рәсәй фәнни картасында Монголияне өйрәнү, рәсәй-монголия мөнәсәбәтләре тарихы буенча Казан тикшеренүләр үзәге лаеклы урынын алыр дип өметләнәбез. Беренче карашка, бу тикшеренүләр үткәннәргә мөрәҗәгать итү кебек, ләкин монголияне өйрәнү белеме үсеше Казан университеты каршында бик күп перспективалар ача. Әйтик, якын киләчәктә КФУ монголияне өйрәнү белеме өлкәсендә белгечләр әзерләүне планлаштыра, алар, төбәкнең тирән тарихын, монгол телен белгән хәлдә, Рәсәйнең дипломатик вәкиллекләрендә, шулай ук әлеге юнәлештә, икътисад үсешенә ярдәм итеп, бизнес-тармакларда эшли алачак. Якын киләчәктә КФУда төрле программалар буенча укырга Монголиядән абитуриентлар җәлеп итү һәм монголияне өйрәнү белеме өлкәсендә төрле фәнни проектлар өстендә эшләү, конференциядә катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителгән оешмалар белән уртак экспедицияләр һәм фәнни мәгълүмат алмашу өчен мөмкинлекләр тудыручы форумнар үткәрү турында сүз бара».
Әйтергә кирәк, беренче Ковалевский укуларын уздыру - Казан федераль университеты һәм Рәсәй Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалар институты арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә зур адым ул, бу Рәсәйнең алдынгы фәнни үзәкләре конференцияне оештыруда партнерлар булып торуын күрсәтә. Исегезгә төшерәбез, югары уку йорты һәм академик институт арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә узган елның октябрендә «Рәсәй-Кытай: тарих һәм мәдәният» X юбилей халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында кул куелган иде.
"Мондый конференцияләр Казан университетында монголияне өйрәнү белемен торгызу өчен җирлек тудыра. Моңа беренче Ковалевский укуларында катнашучылар да булышлык кыла, болар: Рәсәй һәм Монголия академик институтларыннан – Рәсәй Фәннәр Академиясенең Көнчыгыш кулъязмалар институты, Монголия Фәннәр Академиясенең Тарих һәм археология институты һәм Тел һәм әдәбият институты, шулай ук Рәсәйнең төрле югары уку йортлары вәкилләре. Безгә, һичшиксез, барлык юнәлешләрдә дә элемтәләрне үстерү кызыклы. Коллегалар белән аралашу нәтиҗәсендә, без рәсәй монголияне өйрәнү белеменең хәзерге торышы турында өстәмә мәгълүмат ала һәм Казан фәнни мәктәбе мәйданчыгында бу эшчәнлек өлкәсен үстерү юнәлешләрен билгели алабыз. Безнең планнар контекстында монгол мәгарифе өлкәсендәге хезмәттәшләрнең тәҗрибәсе дә мөһим, - дип билгеләде КФУның алтаистика һәм кытай белеме кафедрасы мөдире Әлфия Аликберова. - Конференциянең фәнни алга китешләрне күрсәтү өчен мәйданчык булуы да куанычлы. Мәсәлән, бүген КФУда Белорусьтан килгән хезмәттәшләребез Осип Михайлович Ковалевский биографиясе турында моңарчы хәл ителмәгән кайбер сорауларга җавап һәм күренекле галимнең гаилә тарихына караган хронологик кимчелекләрдән арынырга мөмкинлек бирә торган, әле моңа кадәр билгесез булып килгән мәгълүматлар тәкъдим иттеләр».
Конференция 26 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иртәгә, 25 сентябрьдә, беренче Ковалевский укулары кысаларында, секцияләрдән тыш, КФУның шоу-румында монгол кулъязмаларын өйрәнүгә багышланган дискуссия клубы утырышы узачак.