10 сентября 2018
ЮНЕСКОның Казан үрнәге эше БМО вәкилләренең югары бәясен алды

Мәдәниятара диалог буенча Казан Форумы химаясе астында 7-10 сентябрьдә КФУ җирлегендә ЮНЕСКОның Казан үрнәге узды.

ЮНЕСКОның Казан үрнәге үз эшен форумның соңгы көнендә башлап җибәрде, шул рәвешле аның эше яшьләр форматында дәвам ителде. Казан федераль университеты, «Яңарыш» фонды, БМОга булышлык итүче Рәсәй берләшмәсе,   Берләшкән Милләтләр Оешмасының Рәсәй мәгълүмати үзәге, Рәсәй Тышкы эшләр министрлыгының МДХМИ тәкъдим иткән әлеге яңа белем бирү проектында дөньяның 14 иленнән – Рәсәй, Үзбәкстан, Кыргызстан, Йәмән, Төркмәнстан, Замбия, Сүрия, Германия, Төркия, Казахстан, Индонезия, Гыйрак, Украина һәм Кытайдан -  173 кеше катнашты.

 

Берләшкән Милләтләр Оешмасының фән, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре буенча махсус учреждениесе органнары сессияләренең күчермә эшчәнлеген күрсәтүче ачык яшьләр дипломатия конференциясе җиде секция кысаларында узды. Генераль конференциядә дөнья мәдәнияте формалашу һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләре, Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау буенча хөкүмәтара комитет утырышында матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклауда һәм торгызуда яшьләрнең урыны каралды. Үз чиратында, Бөтендөнья мирас үзәге мәдәни мирасны саклау һәм мәдәни кыйммәтләрнең канунсыз  әйләнешенә каршы көрәш проблемалары белән шөгыльләнде, ә ИКОМОС, хәрби конфликтлар һәм табигый бәла-казалар шартларында,  гуманитар кыйммәтләрне, бөтендөнья мирас һәйкәлләрен саклау ысулларын эзләүгә басым ясады. Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәге хәзерге заман фәненең һәм технологияләренең мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү өлкәсендәге роленә, Мәгарифне планлаштыру халыкара институтының глобаль һәм төбәк аспектларында тотрыклы үсешне тәэмин итү эшендә инклюзив һәм сыйфатлы белем тарату мәсьәләләренә, ә МИЦАИ – чит ил мирас объектлары, тыюлыклар, геопарклар һәм транс чик буе су ресурслары белән идарә итү программаларын үстерү нечкәлекләренә тукталды. Әйтеп үтелгән секцияләр кысаларындагы утырышлардан тыш, үрнәк программасына ЮНЕСКО эше мәсьәләләре буенча лекцияләр, тренинглар һәм укыту семинарлары, тотрыклы үсеш максатлары, шулай ук ЮНЕСКО үрнәге процедурасы кагыйдәләре һәм мавыктыргыч мәдәни программа кертелгән иде.

Югарыда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, ЮНЕСКОның  Казан үрнәге комитетларының эш көн тәртибе Казан мәдәниятара диалог буенча Форумы тематикасына туры килде. ЮНЕСКО Казан үрнәгенең мәдәниятара диалог буенча Казан форумының мөһим сегменты булуы турында модельләрнең дәрәҗәле кунаклары да сөйләделәр, алар арасында БМОга ярдәм итү ассоциацияләре бөтендөнья федерациясе башкарма комитеты рәисе, БМОга ярдәм итү Рәсәй ассоциациясе рәисе урынбасары Алексей Борисов, БМОның Рәсәйдәге мәгълүмат үзәге директоры Владимир Кузнецов, Росхезмәттәшлек җитәкчесе Элеонора Митрофанова, ИКОМОСның Рәсәйдәге вице - президенты Рафаэль Вәлиев, Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Рәсәй Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов,, экспертлар һәм ЮНЕСКО илчеләре бар иде.

"Мәдәни дипломатия курсын оештыруда, аның инструментларын һәм механизмнарын формалаштыруда зур роль уйный торган әйдәп баручы Рәсәй дипломатлары, БМО һәм ЮНЕСКО институтлары вәкилләре, КФУ партнерлары безнең кунакларыбыз булдылар. Алар КФУның мондый чаралар үткәрү өлкәсендәге башлангычын,  югары уку йортында мондый проектларның югары сыйфатлы оештыру өчен методологик җирлекнең булуын югары бәяләделәр. Безнең коллегалар дөньяның алдынгы югары уку йортларында БМОның күп санлы модельләренең эшен күргән кешеләр һәм алар  безнең студентларны әзерләү һәм мотивацияләү дәрәҗәсен югары дип тапканнар, хәзер инде БМО институтлары эшен модельләштерү өлкәсендә тәҗрибәне ныгытырга  кирәк. Шулай ук КФУның бу өлкәдәге теләсә кайсы инициативасы тәкъдим ителгән оешмалар тарафыннан хупланылачак, - дип билгеләп үтте Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов. –  Шунысы куанычлы, Татарстан белгечләренә, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтына мөнәсәбәт үзгәрде - хәзер инде Казан федераль университеты күп санлы төбәк партнерларының берсе генә түгел, ә Мәскәү һәм Петербургны, Рәсәйнең алдынгы фәнни-белем бирү үзәкләрен бердәм челтәргә бәйләп торучы төп партнерларның берсе булып тора».

 Сүз уңаеннан, узган ел КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты, БМО ярдәм ассоциациясе, МДХМИ һәм Рәсәй Тышкы эшләр министрлыгы белән партнерлыкта, Казан университеты базасында БМО моделен үткәрде, анда Рәсәйнең төрле югары уку йортларыннан йөздән артык кеше катнашты. Шулай итеп, ЮНЕСКОның Казан үрнәге 2017 елда старт алган проектны үстерүнең дәвамы булды

"ЮНЕСКОның Казан моделендә катнашкан мәртәбәле кунаклар КФУның БМО һәм ЮНЕСКО эшчәнлеген модельләштерү, төбәктә тупланган бай тәҗрибәне куллану эшчәнлегенә югары бәя бирде. ЮНЕСКОның Казан үрнәген ябу тантанасында барлык комитет вәкилләре чыгыш ясады, алар кысаларында алып барылган эшчәнлекнең нәтиҗәләре һәм резолюцияләрдән өзекләр белән таныштырды. Шулай ук үрнәкнең иң яхшы делегатларын бүләкләү булды. Моннан тыш, 2019 елның апрелендә МДХМИ җирлегендә узачак БМО үрнәгендә катнашу өчен ЮНЕСКОның Казан үрнәге ике делегатны – КФУ студентларын - Мәскәүгә җибәрү турында карар кабул ителде, анда студентлар тулы докладлар белән чыгыш ясаячак», - дип сөйләде проект җитәкчесе, Халыкара мөнәсәбәтләр, бөтендөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы мөдире Валерий Летяев.

КФУ һәм МДХМИ берлегендә  Казан федераль университетында БМО һәм ЮНЕСКО  гамәли эшчәнлеген модельләштерү өстендә эш барачак  дигән карар кабул ителде.

"КФУ командасы, шул исәптән, бөтен секретариаты, студентлар да бар, ЮНЕСКОның Казан үрнәге  эшен максималь югары дәрәҗәдә оештыру буенча зур тырышлык куйдылар. Чараны әзерләгәндә без вакыт белән чикләнгән идек, мондый шартларда теләсә-кем  барысын да сыйфатлы һәм киң итеп оештыра алмый. Алексей Борисов белән Владимир Кузнецов та чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте, Казан да, КФУ да бу яктан һәрчак югары дәрәҗәдә, - диде БМОга ярдәм итү Ассоциациясе проектларының координаторы, МДХМИ эксперты, КФУ ХМИ чыгарылыш укучысы Фәридә Гафарова. - Безнең төрле пландагы инициативаларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булганнары өчен аерым рәхмәтне Илшат Гафуров, шулай ук Рамил Хәйретдинов һәм Валерий Летяев йөзендә университет җитәкчелегенә белдерәсебез килә. ЮНЕСКОның Казан үрнәген оештыруда БМО һәм МДХМИ ягыннан Казанга ярдәм итәр өчен Рәсәйнең иң тәҗрибәле дүрт моделистын – МДХМИ студентларын алып килгән идек. Сүз уңаеннан, алар шулай ук Казан студентларының эшен югары бәяләде һәм аларның чараны оештыру эшенә бик җаваплы караулары һәм барлык тәкъдимнәрне дә кабул итүләрен билгеләп үтте. Хәзер КФУ студентларының әлеге юнәлештә тәҗрибәсен ныгыту мөһим, киләчәктә мондый чараларның тагын да югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанам».