07 сентября 2018
КФУда Казан ЮНЕСКО үрнәге үз эшен башлап җибәрде

Казан федераль университеты, «Яңарыш» фонды, Рәсәйнең БМОга булышлык берләшмәсе һәм Рәсәй Тышкы эшләр министрлыгының МДХМИ яңа проектында дөньяның төрле илләреннән 178 кеше катнашты. Үрнәкне  ачу тантанасы бүген, 7 нче сентябрьдә, Казан Ратушасында узды.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының фән, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре буенча махсус учреждениесе органнары сессияләренең күчермә эшчәнлеген күрсәтүче ачык яшьләр дипломатия конференциясе җиде секция кысаларында узачак. Генераль конференциядә дөнья мәдәнияте формалашу һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләре, Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау буенча хөкүмәтара комитет утырышында матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклауда һәм торгызуда яшьләрнең урыны каралачак. Үз чиратында, Бөтендөнья мирас үзәге мәдәни мирасны саклау һәм мәдәни кыйммәтләрнең канунсыз  әйләнешенә каршы көрәш проблемалары белән шөгыльләнәчәк, ә ИКОМОС, хәрби конфликтлар һәм табигый бәла-казалар шартларында,  гуманитар кыйммәтләрне, бөтендөнья мирас һәйкәлләрен саклау ысулларын эзләүгә басым ясаячак. Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәге хәзерге заман фәненең һәм технологияләренең мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү өлкәсендәге роленә, Мәгарифне планлаштыру халыкара институтының глобаль һәм төбәк аспектларында тотрыклы үсешне тәэмин итү эшендә инклюзив һәм сыйфатлы белем тарату мәсьәләләренә, ә МИЦАИ – чит ил мирас объектлары, тыюлыклар, геопарклар һәм транс чик буе су ресурслары белән идарә итү программаларын үстерү нечкәлекләренә багышлана.

Әйтеп үтелгән секцияләр кысаларындагы утырышлардан тыш, үрнәк программасына ЮНЕСКО эше мәсьәләләре буенча лекцияләр, тренинглар һәм укыту семинарлары, тотрыклы үсеш максатлары, шулай ук ЮНЕСКО үрнәге процедурасы кагыйдәләре һәм мавыктыргыч мәдәни программа кертелгән.

Шунысын да әйтергә кирәк, ЮНЕСКО Казан үрнәге комитетларының эш көн тәртибе мәдәниятара диалог буенча Казан форумы тематикасына туры килә һәм аның эгидасы астында уза, шул рәвешле,форум үз эшен хәзер инде яшьләр форматында дәвам итә.

"ЮНЕСКО Казан үрнәгенең мәдәниятара диалог буенча Казан форумының мөһим сегменты булуы турында бүген эшлекле уен ачылышында катнашкан барлык югары дәрәҗәле затлар сөйләде. Тантанада катнашучылар бөтен дөньяда танылган проектның яңа форматын-яшь кешеләр, потенциаль дипломатлар, булачак белгечләр-дөньяның күп кенә илләренең сәясәтчеләре – проектта-уенда мавыгып китүче яшьләрнең  мөмкинлекләрен күреп  таң калдылар. Мәсәлән, Росхезмәттәшлек җитәкчесе Элеонора Митрофанова ЮНЕСКО моделе – БМОның гадәти булмаган моделе, ә бөтенләй башка яшьләр мәйданчыгы, дип ассызыклады. Эш шунда ки, БМО үрнәге– ул күпкә кырысрак форматта эшләү, бу стратегик карарлар кабул итүгә юнәлдерелгән дөнья рангы бюрократларының эшчәнлеген күрсәтү. ЮНЕСКО моделенә килгәндә, монда эш күпкә креатив, нечкә, һәм аның төп максаты – компромисс табу, низаглардан качу, төрле дөнья процесслары контекстында теге яки бу мәдәниятнең әһәмияте турында белдерү мөмкинлеген табу, - дип аңлатты Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов. - Мондый эш формасы, һичшиксез, киләчәктә дә дәвамлы һәм кирәкле булачак. КФУ бу яктан тагын бер тапкыр яңалык алып килүче булды, һәм мондый эшлекле уен үткәрү тәҗрибәсе халыкара дипломатия, бөтендөнья сәясәте һәм бөтендөнья мирасын, мәдәни һәм гуманитар кыйммәтләрне саклау өлкәсендә белгечләр әзерләү белән шөгыльләнүче вузларга һәм үзәкләргә ил күләмендә файдалы булыр дип уйлыйм».

ЮНЕСКО вәкилләренә һәм төрле дәрәҗәдәге дипломатларга халыкара мәсьәләләргә карата  яшь белгечләрнең карашы кызыклы булуы да мөһим, чөнки алар, акрынлап эшкә кушылып, стандарт булмаган карарлар тәкъдим итә алалар. Шуңа күрә дә, аларны эш курсына һәм бөтендөнья көн тәртибенә тирәнтен кертеп җибәрергә без әзербез. Элеонора Митрофанова, бүген коллегаларга мөрәҗәгать итеп, ЮНЕСКО, аның халыкара координат системасындагы урыны, үзенчәлекләре, максатлары һәм бурычлары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ЮНЕСКОның төп бурычы – халыкларга сугышсыз яшәргә өйрәнү, уртак диалог телен булдыру, бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәнү, дөньяның төрле нокталарындагы дәүләтләр арасында гомумилекне табу.

Казан федераль университетында традицион рәвештә гуманитар фәннәрне үстерүгә зур игътибар бирүче һәм югары уку йортында белем бирү процессының сыйфатын арттырырга һәм аннан читтә тупланган тәҗрибәне трансляцияләүгә ярдәм итүче тиешле институт хезмәткәрләре инициативасына теләктәшлек итүче КФУ ректоры Илшат Гафуров та модельдә катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләде. Сүз уңаеннан, узган ел КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты, БМОның ярдәм берләшмәсе, МДХМИ һәм Рәсәй Тышкы эшләр министрлыгы белән партнерлыкта,  Казан университеты җирлегендә БМО үрнәген үткәрде, анда Рәсәйнең төрле югары уку йортларыннан йөздән артык кеше катнашты. Шулай итеп, ЮНЕСКОның Казан үрнәге 2017 елда старт алган проектны үстерү булды.

Ахырда шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ЮНЕСКОның Казан үрнәген  ачу тантанасы кысаларында Казан федераль университеты белән Халыкара үзәк-азия тикшеренүләр институты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Аның эшчәнлегенең төп максаты-дөньякүләм җәмәгатьчелек игътибарын Үзәк Азиянең тарихи-мәдәни үсеше мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү һәм төбәкнең җирле галимнәрен һәм аларның чит илләрдәге коллегаларының үзара хезмәттәшлеген ныгыту.

«КФУ белән ХҮАТИ арасында хезмәттәшлек турында килешү нигезендә без мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау өлкәсендә уртак эшчәнлеккә планнарыбызны ныгытабыз һәм, иң мөһиме, КФУның “Ефәк юлы " ЮНЕСКО проектын гамәлгә ашыруга бәйле халыкара процессларга керү ниятенең тирәнлеген аңлатабыз, - дип сөйләде документның әһәмияте турында Рамил Хәйретдинов. - Сүз башка уртак проектларны эшләтеп җибәрү турында да бара. Аерым алганда, ХҮАТИын Болгардагы Халыкара археология мәктәбен үткәрүгә җәлеп итү буенча фикер алыштылар, бу анда Үзәк Азия дәүләтләреннән, шулай ук БДБ илләреннән, яшь белгечләрне тартуга  тагын да күбрәк этәргеч булачак».