07 сентября 2018
ЮНЕСКО форумында КФУ галимнәре тарафыннан тәрҗемә ителгән бөтендөнья мирасы турындагы басмалар тәкъдим ителде

6 сентябрьдә Казан мәдәниятара диалогы форумы кысаларында КФУның Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе белгечләре тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән «Күп тавыш, бер караш: бөтендөнья мирасы турында Конвенциянең башлангыч еллары» һәм «Гарипләнгән мирас» китапларын  тәкъдим итү булды.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәге директоры Мехтильд Росслер һәм Монреаль университетының архитектура мәктәбе профессоры Кристина Камеронның китабы 2017 елда КФУда рус теленә тәрҗемә ителде. 2006 елдан башлап авторлар Бөтендөнья мирасы турындагы Конвенция системасындагы төп уенчылар белән күп санлы интервьюлар үткәрәләр. Камерон һәм Росслер игътибарны Бөтендөнья мирасы системасының дипломатик һәм административ якларына юнәлдерәләр.

 "Шунысы игътибарга лаек, мондый китапны булдыру идеясе беренче тапкыр ЮНЕСКОның генераль директоры булган Коитиро Мацуура тарафыннан 2005 елда ЮНЕСКОның 60 еллыгы уңаеннан яңгырады һәм шул ук елда Казанда Бөтендөнья мирасы Конвенциясе буенча экспертларның махсус утырышын уздыру белән турыдан-туры бәйле булды. Сүз уңаеннан, ул дистәләрчә еллар дәвамында төбәкнең тарихи-мәдәни мирас объектларын ЮНЕСКО исемлегенә кертү буенча эш алып барган Татарстан галимнәре инициативасы белән уздырылды, алар арасында Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, КФУның Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе директоры Айрат Ситдыйков һәм мин - әңгәмәдәшегез бар иде, - дип КФУның «Дөньякүләм мәдәни мирас» ресурс үзәге җитәкчесе, Тарихи урыннарда һәйкәлләрне саклау буенча халыкара советның Рәсәй Комитеты вице-президенты, ЮНЕСКО кафедрасы җитәкчесе, ИКОМОСның Татарстан бүлеге рәисе Рафаэль Вәлиев билгеләп үтте. – Коитиро Мацуразаның теләге  бөтендөнья мирасы турындагы Конвенциянең, аның өстендә эшләгән кешеләрнең сөйләгәннәренә таянып, ничек  барлыкка килүенең  тулы картинасын  булдыру һәм документлаштырудан тора. Әйтеп китәргә кирәкле иң кызыклы фактларның берсе булып Конвенцияне әзерләү бер үк вакытта  ИКОМОС линиясе буенча да, табигатьне саклау буенча Халыкара совет линиясе буенча да бара һәм һәр оешма башта мәдәни һәм табигый һәйкәлләрне аерым-аерым карарга тәкъдим итә. 60 нчы еллар азагы-70 нче еллар башы консенсусны эзләүгә һәм әлеге объектларның бергә каралырга тиешлеген, һәм шул рәвешле, бу шедеврларны кешелек дөньясына күрсәтергә мөмкин булын  аңлауга килүгә багышлана. Бу тема да, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлеген булдыру барышы да китапта җентекләп ачыла. Гомумән алганда, аның асылы исемендә бик яхшы чагылыш таба – “ Күп тавыш, бер күзаллау "- , халыкара дәрәҗәдә Конвенциянең кысаларын һәм концепциясен билгеләү бик мөһим була. Әлеге китап тарихи-архив һәм тарихи-мәдәни күренешкә әверелә, ул мондый мәсьәләләрнең ни дәрәҗәдә катлаулы хәл ителүен күрсәтә».

Форумда тәкъдим ителгән икенче басма - Бәһрәйннең  мәдәният һәм борынгы эшләр буенча идарә киңәшчесе, ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары Мөнир Бушенакиның «Гарипләнгән мирас» китабы - 2016 елда Парижда басылып чыга. 2018 елда ул шулай ук КФУда рус теленә тәрҗемә ителә һәм бастырыла. Бу - Алжир археологы Мөнир Бушенакиның ЮНЕСКОда  эшләгән вакытта автор тарафыннан башкарылган эшләрне чагылдырылган соңгы китабы. Китапта сугыш һәм җимерүләр вакытында мәдәни мирасны саклау темасы җентекләп тикшерелә. Әйтик, анда Ливан, Комбоджа, Әфган, Гыйрак, Мали, Сүрия, Йәмән, Югославия кебек илләрдәге хәрби низаглар темалары һәм бөтендөнья мирасы җимерелүен булдырмау максатыннан төрле оешма һәм дини хәрәкәт вәкилләре белән эшләү мәсьәләләре күтәрелә, дип билгеләде Рафаэль Вәлиев. Аның сүзләренә караганда, бу кулланма бөтен кешелек дөньясына безнең мәдәни мирасыбызны бүген генә түгел, ә киләчәк өчен дә  барыбыз тарафыннан, хәтта сугышчан хәрәкәтләр зоналарында да, сакланырга тиешлеген исбатларга һәм дәлилләргә тырышу булып тора.  Сүз уңаеннан, әлеге басманы тәкъдим итүдә автор-Мөнир Бушенаки үзе дә катнашты.

Шуны билгеләп үтү мөһим, Болгарда барган форум эшендә катнашкан халыкара экспертлар әлеге китапның  тарихи кыйммәткә ия булуын һәм  аның аналогы, тиңе булмаган документ икәнлеген, аның буенча яңа буын  безнең заманда мәдәният һәйкәлләре һәм кешеләр белән барган вакыйгалар турында хөкем йөртә алачагын ассызыкладылар.

"Әлеге китапларны рус теленә Чит телләр югары мәктәбе белгечләре тарафыннан тәрҗемә итү һәм КФУның тәрҗемәсе тагын бер тапкыр Татарстан галимнәренең мәдәни мирас өлкәсендә халыкара мөнәсәбәтләр системасына тулы күләмдә кертелүен күрсәтә», - дип белдерде Рафаэль Вәлиев.