Казан мәдәниятара диалог буенча Форумы кысаларында җитәкчесе КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов булган Рәсәй тарих җәмгыятенең Казандагы бүлеге Рәсәй тарихын өйрәнү һәм популярлаштыру буенча уңышлы эшләре өчен РТҖ грамотасы белән бүләкләнде.
РТҖ рәисе Сергей Нарышкин тарафынаннан имзаланган РТҖнең Казандагы бүлеге хезмәткәрләре һәм бер үк вакытта Казан федераль университеты галимнәре эшчәнлегенә югары бәя бирелгән әлеге документны «Ватан тарихы» фондының башкарма директоры, РТҖ президиумы әгъзасы Константин Могилевский Рамил Хәйретдиновка тапшырды.
Казанда 2013 елның 16 июлендә барлыкка килгән һәм Санкт-Петербургтан соң РТҖ нең икенче төбәк бүлеге булып киткән Рәсәй тарих җәмгыятенең Казан бүлеге оешуга быел биш ел тулды. Бу еллар дәвамында бүлекчә эшчәнлеге Казан Федераль Университеты эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп барды - күпсанлы проектлар бер үк вакытта Рәсәйнең әйдәп баручы ике фәнни оешмасы химаясе астында тормышка ашырылды. Ачылганнан бирле аның хезмәткәрләре үзләренең төп миссиясен Казан, бөтен Татарстан Республикасының, еш кына Рәсәйнең башка төбәкләренең тарих берләшмәләре эшен интеграцияләү һәм координацияләүдә, фәнни һәм киң җәмәгатьчелек өчен әһәмиятле булган эре проектларны тормышка ашыруда күрделәр.
РТҖ Казан бүлегенең эшчәнлек үзенчәлеге булып, барыннан да элек, Татарстанның тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау эшенә аеруча игътибар бирү тора. Бу өлкәдә тиешле фәнни тикшеренүләр уздыру мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан 2014 елда КФУда «Археометрия» өстенлекле үзәге оештырылды, аның составына биш «ачык лаборатория» - «Палеоантропология һәм палеогенетика», «Палеоэкология һәм палеоархеометрия», «Мәгълүмати технологияләр һәм мәдәни мирас объектларын өйрәнүнең җимерми торган ысуллары», «Археология һәм археология материаллары», «Халыкара фәнни-тикшеренү һәм гамәли этнология»- керде. Үзәк базасында үткәрелә торган тикшеренүләр Болгар тарихи-археологик комплексына һәм Зөя утрау-шәһәрлегенең Успение соборына бәйле тиешле дәлилләрне сыйфатлы әзерләүгә ярдәм итте, бу һәйкәлләрне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү эшендә уңышлы нигез булып торды. Һичшиксез, Рәсәй тарихчылар җәмгыятенең Казандагы бүлеге һәм Казан федераль университеты эшендә тарихи белемнәрне популярлаштыру белән бәйле эшчәнлек юнәлешләре дә аерым роль уйный. Мондый эшнең соңгы вакыттагы иң матур мисалларының берсе- кичә, 5 сентябрьдә, Зөядә Археологик агач музеен ачу булды. Моны булдыру барышында киңкырлы эш башкарылды һәм ул РТҖ җитәкчелегенең иң югары бәясен алды. Бу уңайдан тантана кысаларында Сергей Нарышкинның музей ачуга катнашы булган барлык кешеләргә – археологлар, реставраторлар, рәссамнар һәм архитекторларга - булган котлау мөрәҗәгате яңгыратылды.
Сергей Нарышкин мөрәҗәгате текстында " күп гасырлар дәвамында Рәсәйдә төп төзелеш чималы булып агач тора, аннан Урта гасыр Мәскәүендә, Новгород, Псков яки Вологдада тулы кварталлар күтәрелә. Бүгенге көндә калын мәдәни катлам астында агач архитектура һәйкәлләренең күбесе яшеренеп ята, һәм алар белән эшләү җитди һөнәри осталык таләп итә. Археологларга, иң алдынгы технологияләрне кулланып һәм тупланган тәҗрибәгә таянып, бөртекләп диярлек тарихи төзелешнең элеккеге йөзен яңадан торгызырга туры килә. Бу зур һәм мөһим эшнең беренче үзәге булып Зөя утрау-шәһәрлегендә ачылган музей тора. Аның уникаль экспозициясе галимнәргә генә түгел, илебез тарихын сөючеләрнең иң киң даирәләре игътибарын да, җәлеп итәр дип ышанам», диелә.
Сүз уңаеннан, Сергей Нарышкин Рәсәй академик археологиясенең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе булып тора. КФУ һәм РТҖ нең Казан бүлеге РТҖ химаясе астында һәм «Ватан тарихы» фонды ярдәмендә әһәмиятле юбилейга багышланган чараларның тулы сериясен үткәрә. Мәсәлән, шушы көннәрдә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей тыюлыгы базасында төп максаты дөнья фәненең иң яңа казанышларын Евразия халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау практикасына кертү өчен илебез һәм чит ил фәнни һәм мәгариф ресурсларын берләштерү булган Халыкара җәйге археология мәктәбе үз эшен тәмамлады. Аның эшендә 102 кеше катнашты, алар арасында дөньяның 16 иленнән - АКШ, Бөекбритания, Мисыр, Һиндстан, Төркия, Беларусь, Алжир, Филиппин, Польша, Эстония, Пакыстан, Хорватия, Германия, Швеция, Румыния, Рәсәйдән - килгән 50 дән артык укучы, шулай ук АКШ, Канада, Испания, Филиппин, Болгария, Румыния һәм Рәсәйдән 16 укытучы бар иде. Алда исә КФУ җирлегендә Г. А. Федоров--Давыдов истәлегенә, шулай ук Рәсәй академик археологиясенең 100 еллыгына багышланган халыкара конференция уздыру тора аның кысаларында Казан археология мәктәбеннең һәм тулаем ватан археологиясеннең барлыкка килү мәсьәләләре буенча фикер алышыначак, соңгы берничә ел дәвамында Казан археологларының эшенә йомгак ясалачак һәм мәктәпне киләчәктә үстерү юллары билгеләнәчәк.
Әйтергә кирәк, булган казанышларны тану, әлбәттә, үзара хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә китерә. "Константин Могилевский белән сөйләшүләр барышында эшчәнлекнең без бергәләп эш алып бара алырлык берничә юнәлеше буенча фикер алыштык. Беренче чиратта, бу-Рәсәй академик археологиясенең 100 еллыгына багышланган чараларны үткәрү буенча алдан уртак эшчәнлек турында ирешелгән килешүләр. Зөядә Археологик агач музее ачылу истәлекле датага багышланган чаралар чиратында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе булды һәм РТҖнән килгән коллегаларда күргәннәр зур тәэсир калдырды. Тулаем алганда, без кайбер башлангычларны тормышка ашыруда РТҖ һәм «Ватан тарихы» фондының ярдәменә өметләнәбез, алар арасында яшьләр, тарихи фәннәрнең төрле өлкәләрендә яңа аяк баскан яшь белгечләр белән эшләүне үстерү, китаплар чыгару һәм тарихи фильмнар булдыру бар. Моннан тыш, РТҖ, төрле халыкара оешмаларда вәкиллекне тәэмин итеп, КФУның халыкара элемтәләр үсешенә дә булышлык күрсәтә. Мәскәү һәм Санкт-Петербург белгечләреннән тыш, нәкъ менә Казан галимнәре РТҖнең рәсми делегацияләре составына кертеләләр. Мәсәлән, 1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр узачак Төрек тарих конгрессы форумында РТҖ делегациясе составында КФУ галимнәре, РТҖнең Казан бүлеге вәкилләре дә катнашачак,», - дип йомгаклады Рамил Хәйретдинов.