05 сентября 2018
КФУ мәдәниятара диалогны үстерү мәсьәләләрендә аерым роль уйный

Моны Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе, «Яңарыш» фондын кайгыртучылар  шурасы рәисе Минтимер Шәймиев мәдәниятара диалогны үстерү буенча ЮНЕСКОның Казан форумын ачу тантанасы кысаларында белдерде.

Мәдәниятара диалог буенча Казан форумы 2013 – 2022 елларын Мәдәниятләр якынаюының халыкара унъеллыгы дип игълан иткән  ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 36нчы сессиясе карары кысаларында уза.

Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, хәзерге иҗтимагый үсеш шартларында мәдәниятара диалог күп кенә мәсьәләләргә кагыла. Бүген цивилизацияләр арасында хезмәттәшлек итү зарурлыгы көчәя, дип билгеләп үтте ТР дәүләт киңәшчесе. Рәсәй цивилизациясе тарихында халыклар һәм мәдәниятләрнең күптөрле, тирән багланышлары булган берничә территория бар. Иң әһәмиятлеләренең берсе булып, арттырмыйча гына әйткәндә, Татарстан тора. ЮНЕСКОның махсус илчесе билгеләвенчә,  Татарстанның кабатланмас аурасын биредә яшәүче халыкларның мәдәни казанышларын чагылдыручы тарихи, архитектура һәм мемориаль һәйкәлләр хасил итә.

Билгеле булганча, бүгенге көндә Татарстан территориясендә бөтендөнья мәдәни мирас һәйкәлләре – Казан Кремле, Болгар тарих-археология комплексы һәм Зөя утрау-шәһәрлегенең Успение соборы урнашкан. Аларны ЮНЕСКО исемлегенә кертү алдыннан, әлбәттә, Татарстанның әйдәп баручы белгечләр коллективы күләмле эш башкарды, аларның зур өлеше Казан федераль университеты галимнәреннән тора. Шул ук вакытта, әлбәттә, мирасны саклау буенча эш алда аталган өч объектка карата гына гамәлдә түгел, Татарстанда башка һәйкәлләр дә шактый. Ә һәйкәлләрне ЮНЕСКО исемлегенә кертү эш тәмамлануны түгел, ә барыннан да элек  аның башлангычын аңлата - һәйкәлләрне саклауга карата таләпләр арта, объектларның торышына даими мониторинг һәм килеп туган мәсьәләләрне тиз хәл итү таләп ителә. Әлеге юнәлештә эш шулай ук бүген КФУда да алып барыла: вуз бинасында тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм үстерү белән бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнүче махсус бүлекчә – КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында урнашкан һәм бу өлкәдә төбәкнең иң яхшы укымышлыларын  үзенә туплаган «Дөньякүләм мәдәни мирас» ресурс үзәге эшли.

Татарстанның мөһим истәлекле урыннары республиканың горурлыгы гына түгел, ә төрле мәдәниятләр вәкилләрен җәлеп итү, мәдәниятара диалогны үстерү урыны да булып тора. Биредә сүз дөньяның төрле почмакларыннан килгән туристлар турында гына түгел, әйтик, Халыкара мөнәсәбәтләр институты тарфыннан гамәлгә ашырыла торган хезмәттәшлек, тынычлык һәм толерантлык культурасын үстерү мәйданы булган төрле Халыкара җәйге мәктәпләр турында да бара. Әле күптән түгел Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы базасында «Рәсәй-Ислам дөньясы: мәдәниятләр һәм цивилизацияләр диалогы» халыкара җәйге мәктәбе үз эшен тәмамлады. Анда Германия, Кытай, Иран, Төркия, Сүрия һәм Рәсәйне тәкъдим итүче 35 студент катнашты. Бер ел элек шул ук мәйданчыкта ГФРның 19 студенты һәм КФУның 5 студенты катнашында «Рәсәй-Ауропа: » мультимәдәни дөньяда халыкара конфессия коммуникациясе " Халыкара җәйге мәктәбе үткәрелгән иде.

Сүз уңаеннан, Германия һәм Рәсәй арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләсәк, КФУ традицион рәвештә Татарстан территориясендә ике халыкларның үзара хезмәттәшлеге эшендә мөһим роль уйный. Бу хакта бүген Минтимер Шәймиев тә әйтте. Аның сүзләренчә, үз алдына башка берләшмәнең дини, рухи, мәдәни һәм тарихи нигезләрен аңларга омтылу, үзара аңлашуны тирәнәйтүгә ярдәм итү максатын куйган мәдәниятара диалогта рухи һәм әхлакый кыйммәтләр турындагы төшенчәләрнең диалогы аеруча зур әһәмияткә ия. Шуңа бәйле рәвештә ЮНЕСКОның махсус илчесе Казан университеты белән тыгыз бәйләнгән атаклы галим-астроном Василий Павлович Энгельгартның тормыш юлын искә алды. Билгеле булганча, Энгельгардт озак еллар Казан шәһәре обсерваториясе директоры, 1899-1905 елларда Казан университеты ректоры булып торган Дмитрий Иванович Дубяго белән  тыгыз элемтәдә торган, язышкан.

"Дуслар һәм коллегалар, алар рухи якын булдылар һәм үткән, һәм  хәзер дә  илебез фәне һәм мәдәнияте хакына яңа, дөньяда танылу алган  обсерватория төзү өчен бөтен мөмкинлекләрен дә куйдылар, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Минтимер Шәймиев. - Василий Энгельгардт шул чор өчен  Ауропада иң яхшы саналган үзенең шәхси Дрезден обсерваториясе җиһазларын Казан университетына бүләк итеп бирә. 1901 елның 21 сентябрендә Казан Император университетының Шәһәр яны обсерваториясен ачу тантанасы була. Яңа обсерваторияне шунда ук Энгельгардт обсерваториясе дип атап йөри башлыйлар. 1907 елда Император университеты галимнәргә (аларның васыять итүе буенча) рәхмәтен белдерү йөзеннән үлемнәреннән соң аларны Казан астрономия обсерваториясе территориясендә җирләргә дигән карар кабул итә. Беренче бөтендөнья сугышы бу планнарны боза һәм дусларын аера. Энгельгардтны 1915 елда Изге Троица Иске Дрезден зиратына җирлиләр. 1918 елда Дмитрий Дубяго үзенең җирдәге юлын тәмамлый.”

Йөз елга якын вакыт узгач, 2014 елның 21 сентябрендә Казан университеты әлеге үзенең  биргән сүзен тотты. Рәсәй һәм Германия дәүләт, муниципаль, фәнни һәм мәдәни учреждениеләре ярдәмендә, быелгы ректор Илшат Рәфкать улы Гафуров һәм аның командасы тырышлыгы белән аларның соңгы ихтыярлары үтәлде – алар “йөрәкләренә хуш килгән  иструментлары” әйләнә-тирәсендә бер-берсе белән рәттән җирләнделәр.

"Минемчә, бу тарихта мәдәниятара диалогның әхлакый ягын һәм хәзерге буынның тарихи һәйкәл алдында җаваплылыгын чагылдыручы мораль-рухи контекст иң мөһим мәсьәлә булып тора», - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.