03 сентября 2018
КФУ җирлегендә ЮНЕСКОның Казан үрнәге узачак

7-10 сентябрь көннәрендә узачак үрнәкне оештыручылар булып Казан федераль университеты, Татарстан Республикасының Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу республика фонды, БМОга ярдәм күрсәтү Рәсәй берләшмәсе, Рәсәй Тышкы эшләр министрлыгының МДХМИ тора.

ЮНЕСКО үрнәге халыкара көн тәртибе буенча ачык дипломатик конференция форматында фикер алышу өчен Яшьләр мәйданчыгы булып тора. Бу - эшлекле рольле уен, аның кысаларында Берләшкән Милләтләр Оешмасының фән, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре буенча махсус учреждениесе органнары сессияләренең күчермә эшчәнлеге күрсәтелә. Мәсәлән, Казан федераль университеты җирлегендә  узачак үрнәк программасы җиде секциядә каралган: генераль конференция, Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау буенча хөкүмәтара комитет, Бөтендөнья мирасы үзәге, һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС), мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәге, Мәгарифне планлаштыру халыкара институты һәм Үзәк Азия тикшеренүләре институты (МИЦАИ).

Алар эшенең көн тәртибе дә билгеләнде. Генераль конференциядә дөнья мәдәнияте барлыкка килү һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләре, Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау буенча хөкүмәтара комитет утырышында матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклауда һәм торгызуда яшьләрнең тоткан урыны каралачак. Үз чиратында, Бөтендөнья мирас үзәге мәдәни мирасны саклау һәм мәдәни кыйммәтләрнең канунсыз әйләнешенә каршы көрәш мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк, ә ИКОМОС кебек үк, хәрби низаглар һәм табигый бәла-казалар шартларында гуманитар кыйммәтләрне, бөтендөнья мирас һәйкәлләрен саклау ысулларын эзләүгә басым ясалачак. Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәге хәзерге заман фәненең һәм технологияләрнең мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү өлкәсендәге роленә, Мәгарифне планлаштыру халыкара институтының глобаль һәм төбәк яссылыкларында тотрыклы үсешне тәэмин итү эшендә инклюзив һәм сыйфатлы белем тарату мәсьәләләренә, ә МИЦАИ – чит ил мирас объектлары, тыюлыклар, геопарклар һәм транс чик буе су ресурслары белән идарә итү программаларын үстерү нечкәлекләренә багышлана.

Әйтеп үтелгән секцияләр кысаларындагы утырышлардан тыш, үрнәк программасына ЮНЕСКО эше мәсьәләләре буенча лекцияләр, тренинглар һәм укыту семинарлары, тотрыклы үсеш максатлары, шулай ук ЮНЕСКО үрнәге процедурасы кагыйдәләре һәм мавыктыргыч мәдәни программа кертелгән. Катнашучылар алдында Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе, мәдәниятара диалогны ныгыту буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе Минтимер Шәймиев, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, БМОга ярдәм итү берләшмәләренең бөтендөнья федерациясе башкарма комитеты рәисе, БМО ярдәм берләшмәсе рәисе урынбасары Алексей Борисов, Рәсәйдәге БМО мәгълүмат үзәге директоры Владимир Кузнецов, ИКОМОСның Рәсәйдәге вице-президенты Рафаэль Вәлиев чыгыш ясаячак.

ЮНЕСКО Казан үрнәге эше нәтиҗәләре буенча органның фикер алышына торган мәсьәләгә карашын чагылдыра торган йомгаклау резолюциясе кабул ителәчәк.