25 августа 2018
КФУ Татарстан Республикасы тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының II съездын уздыра

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында үткәрелә торган съезд эше хәзерге мәгариф  мохитендә Татарстан Республикасында тарих һәм җәмгыять белеме укытуның сыйфатын  күтәрүгә һәм моның инновацион формаларын карауга багышлана. Съезд 29 августта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе җирлегендә узачак.

Съездны оештыручылар булып  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты тора. Съезд Рәсәй Фәннәр академиясе, Рәсәй Фәннәр академиясенең Гомуми тарих институты, Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының бөтенрәсәй ассоциациясе, Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының бөтенрәсәй ассоциациясенең төбәк бүлекчәсе, Рәсәй Тарих җәмгыятенең  Казан бүлеге, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ярдәмендә үткәрелә.

Съездда республика укытучылары һәм мәгариф хезмәткәрләре, бердәм дәүләт имтиханы экспертлары, Рәсәй Федерациясенең педагогик һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашачак. Төп спикерлар арасында Гуманитар фәннәр дәүләт академия университеты ректоры, Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының бөтенрәсәй ассоциациясе рәисе урынбасары Денис Фомин-Нилов, Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының бөтенрәсәй ассоциациясенең  башкарма директоры Анастасия Майер, Җәмгыять белеме буенча БДИ һәм ТДИ КҮМын эшләүчеләрнең  Федераль комиссиясе җитәкчесе Татьяна Лискова, Татарстан Республикасындагы  Тарих һәм җәмгыять белеме буенча БДИ һәм ТДИ фән комиссияләре рәисе Альбина Фәйзуллина бар.

Съезд эшендә республика мәктәпләрендә тарих һәм җәмгыять белеме бирүне үстерү юнәлешләре, мәктәп белеменең сыйфатын күтәрүгә бәйле мөһим мәсьәләләр хакында фикер алышу күздә тота. Шулай ук съезд кысаларында мәгариф өлкәсендәге инновацион барышлар, җәмгыятьтәге тарихи белемнәрне популярлаштыру, тарих һәм җәмгыять белеме буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының һөнәри әзерлекләре, төп һәм урта гомуми белем бирү системасында тарихи-мәдәни стандартны тормышка ашыру, урта һәм югары белем бирү системасында икетеллелек мохите шартларында тарих һәм җәмгыять белемен укыту кебек мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла. Моннан тыш, съезд барышында «2018/2019 елда тарих һәм җәмгыять белеме буенча БДИга һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерлекнең мөһим мәсьәләләре»секциясе утырышы да узачак.

Съездның дискуссия мәйданчыкларында катнашучылар хәзерге заман тарих һәм җәмгыять белеменең мөһим мәсьәләләре һәм бурычлары - укытуда яңа технологияләр куллану, сәләтле яшьләргә ярдәм итү, инклюзив укыту, педагогик кадрлар һәм өстәмә белем бирү системасын камилләштерү, авыл укытучысының эшләү үзенчәлекләре, Татарстан Республикасында инновацион барышлар  яссылыгында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү - турында фикер алыша ала. Моннан тыш, съезд эше кысаларында «Просвещение» нәшриятының җәмгыять белеме буенча яңа дәреслекләренә күргәзмә дә узачак. Шулай ук съезд мәйданчыгында КФУ белән Гуманитар фәннәр дәүләт академия университеты арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланачак.