13 нче сентябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы, Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповның 80 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы кичә булып узды.
Рүзәл Абдуллаҗан улы – бөтен гомерен фәнгә, татар теленең сафлыгын саклауга багышлаган кеше. Әлеге галимнең төрле структурадагы телләрнең уртак һәм аермалы яклары, икетеллелек, тәрҗемә һәм сөйләм әдәбе мәсьәләләрен тикшергән берничә дистә китап, күпсанлы мәкаләләре дөнья күрде.
Чараны озак еллар дәвамында галим җитәкләгән һәм эшләгән татар теле белеме кафедрасы әзерләде. Әлеге тантананы Институт директоры филология фәннәре докторы профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде һәм алып барды. Юбилярны котларга Казан федераль университетының фәнни эшләр буенча проректоры Данис Карлович Нургалиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова һәм башкалар килгән иде. Аларның чыгышларында Р.А.Йосыповның киңкырлы эшчәнлеге төрле яссылыкта тәфсилле яктыртылды. КФУның тел белеме кафедрасы профессоры Фираз Фахразович Харисовның чыгышы галимнең тормыш юлын һәм фәнни, иҗтимагый эшчәнлеген бөтен тулылыгы белән күзалларга мөмкинлек бирде.
Рүзәл Абдуллаҗановичны шулай ук Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры профессор Йосыпова Әлфия Шәүкәт кызы, Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе директоры Мөхәмәтшина Резедә Фаил кызы, Рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе директоры профессор Бочина Татьяна Генадьевна, татар теле белеме кафедрасы исеменнән кафедра мөдире профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллина котлады. Алар җылы истәлекләре белән уртаклашып, Рүзәл Абдуллаҗан улына теләкләрен җиткерделәр; аны галим буларак кына түгел, игелекле, ярдәмчел кеше буларак та билгеләп үттеләр. Чарада юбилярның хезмәттәшләре, укучылары, Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студентлары да катнашты.
Чыганак: татар теле кафедрасы доценты Э.Х.Кадирова