14 сентября 2018
Толстойны татарча укыйбыз

2018 ел Л.Н.Толстой елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан, язучының исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Казан федераль университетында бик күп чаралар уздырылды. 12 сентябрьдә инде традициягә кереп киткән “Фән төне” фәнни-популяр проектының IX сериясе дә Л.Н.Толстойга багышланган иде. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы бу чарага килгән кунакларны Л.Н.Толстой әсәрләренең татарчага тәрҗемәләре белән таныштырды.

Л.Н.Толстой  әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Иң популяр әсәрләренең берсе  “Война и мир”ның  40 тан артык телгә тәрҗемәсе бар. Толстой әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүнең иң актив вакыты узган гасыр башына туры килә. 1908 нче  елда ук инде “Сабах” нәшриятендә Насыйх Мөхетдинов тәрҗемәсендә “Әссурия патшасы Асархадун” әсәре дөнья күрә. Толстой әсәрләрен бу чорда Сәгыйть Сүнчәләй, Давыд Гобәйди, Хәдичә Әхмеровалар, Нәҗип Хәлфин һ.б. тәрҗемә иткән.

“Балдан соң” Сәрвәр Әдһәмова тәрҗемәсендә 1946 нчы елда дөнья күргән. Мәхмүт Максуд тәрҗемәсендә  “Сугыш һәм тынычлык” –1954 нче елда 12000 тираж белән, ә “Анна Каренина” 1960 нчы елда 11000 тираж белән басылган.  Әдипнең Л.Гыйззәтуллина тарафыннан тәрҗемә ителгән “Хаҗи Морат” әсәре 2000 елда “Мәгариф” нәшриятендә басыла.

Л.Н.Толстойның балалар өчен язылган күп кенә әсәрләре башлангыч сыйныфларның “Әдәби уку” дәреслекләренә кертелгән.

“Фән төне” проекты кысаларында кунакларга Толстой әсәрләре татарчага тәрҗемәдә укып карарга тәкъдим ителде. Кызыксынучылар арасында булачак абитуриентлар – бүгенге мәктәп укучылары һәм укытучылар, ата-аналар, студентлар, галимнәр, музей хезмәткәрләре бар иде. Үзебез өчен дә кызыклы нәтиҗәләр ясадык. Кемдер Л.Н.Толстой әсәрләренең татарчага тәрҗемәләре булуы турында беренче тапкыр ишетте. Кемдер тәрҗемәдә аерым сүзләрнең, җөмлә төзелешенең үзгәрүенә игътибар итте. “Сугыш һәм тынычлык”, “Анна Каренина” ларны ничә кеше тәрҗемә иткән, алар арасында аермалар бармы?” – дип сораучылар да булды. Димәк, тәрҗемәләргә һәм югары квалификацияле тәрҗемәчеләргә ихтыяҗ бар. 

Мәгълүмат чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы