12 сентября 2018
Казахстан Республикасында Татар мәгарифе көннәре

5-7 сентябрь көннәрендә Казахстан Республикасында Татар мәгарифе көннәре үткәрелде. Татарсттан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган делегация составында КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфулина да бар иде.

Татар мәгарифе көннәренең Көнбатыш Казахстан өлкәсендә бөтен татар дөньясы өчен олы кыйммәткә ия булган Уральск (Җаек) шәһәрендә оештырылуы аеруча әһәмиятле. Тантаналы ачылышның Дуслык йортында оештырылуы да символик мәгънәгә ия. Чарада тәбрикләү сүзе белән өлкә җитәкчесе ярдәмчесе Г.А.Оспанкулов, Уральсктагы Россия Федерациясе Консулы А.К.Батманов, Иҗтимагый берләшмә рәисе Ф.И.Миликеева, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов чыгыш ясады.

Эш барышында Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән Ж.Досмухамедов исемендәге Көнбатыш Казахстан педагогика көллияте, шулай ук Казанның 2 нче лицей-интернаты һәм Уральск шәһәрендә урнашкан Назарбаевның Интеллектуаль физика-математика мәктәбе арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.

Татар мәгарифе көннәре кысасында Татарстан делегациясе М.Үтәмисов исемендәге Көнбатыш Казахстан дәүләт университетында оештырылган мәдәниятләр диалогы һәм туган телне саклау мәсьәләләренә багышлангын фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Мәгариф оешмаларында казах теле дәресләре, Татарстан укытучылары тарафыннан татар теле дәресләре үткәрелде.

Габдулла Тукайга бәйле тарихи урыннарга сакчыл караш, «Мотыйгия» мәдрәсәсе мөдәррисе Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин (1840–1920) гаиләсе яшәгән ике катлы таш йортта урнашкан Тукай музее, булачак шагыйрь яшәгән йорт, укыган мәдрәсә, рус мәктәбе, Тукай урамы – Республиканың татарларга карата булган мөнәсәбәтен, татар шагыйренә хөрмәтен ачык чагылдыра.

Казахстан укытучыларына күпьеллык хезмәтләре, яшьләргә белем бирү һәм татар халык традицияләре нигезендә тәрбияләү өлкәсендәге тырыш хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләре тапшырылды.

Информация чыганагы:  татар әдәбияты кафедрасы