30 нчы июль көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күптән түгел игълан ителгән өстәмә яңа белгечлекләргә документлар тапшырган абитуриентлар һәм аларның ата-аналары белән очрашу булып узды. Әлеге белгечлекләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте заказы буенча педагогик кадрлар әзерләү өчен ачылган иде. Бирегә килүче абитуриентлар бакалавриатның 4 юнәлешендә белем алу хокукына ия:
44.03.05. Педагогик белем бирү. Мәктәпкә кадәр белем бирү һәм башлангыч белем бирү (билингваль белем бирү даирәсендә) (читтән торып уку, 6 ел);
44.03.05. Педагогик белем бирү. Музыка һәм өстәмә белем бирү (билингваль белем бирү даирәсендә) (көндезге уку, 5 ел)
44.03.05. Педагогик белем бирү. Математика һәм информатика (билингваль белем бирү даирәсендә) (көндезге уку, 5 ел)
44.03.05. Педагогик белем бирү. Тарих һәм җәмгыять белеме (билингваль белем бирү даирәсендә) (көндезге уку, 5 ел).
Очрашуны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Институтның традицияләре, төзелеше, белем һәм тәрбия бирү системасы белән таныштырганнан соң, ул яңа белгечлекләрнең үзенчәлеге турында сөйләде. Бу белгечлекләр республика мәктәп укучыларына ике телле даирәдә – татар һәм рус телендә белем бирүне күздә тотып, Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе базасында ачылган. Әлбәттә, аларның аерым шартлары да бар: беренче курска кабул ителгән һәм дүртле-бишле билгеләренә укыган көндезге бүлек студентларына унбиш мең күләмендә стипендия түләнәчәк һәм тулай торактан урын биреләчәк. Укуны тәмамлаганнан соң, студентларны эш урыны белән тәэмин итүне дә дәүләт үз өстенә ала: килешү төзегәч, мәгариф оешмаларына юллама бирелә һәм яшь белгечләр әлеге оешмаларда биш ел дәвамында хезмәт итә ала. Шул ук вакытта студентларның магистратура һәм аспирантурада да белем алу хокукы саклана.
Әлеге очрашуга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Шаяхматова Роза Искәндәр кызы да килгән иде. Булачак студентларның күп санлы сорауларына Рәдиф Рифкать улы һәм Роза Искәндәр кызы җавап бирделәр. Сораулар белем бирүнең төрле өлкәсенә караса да, абитуриентларны иң кызыксындырганы, нигездә, укуны тәмамлаганнан соң эшкә урнашу мөмкинлеге турында булды. Шул ук вакытта абитуриентлар тулай торак һәм тәрбия мәсьәләләре белән дә кызыксынуларын күрсәттеләр. Аларның бу сорауларына татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы мөдире, институт директорының тәрбия һәм иҗтимагый эшләр буенча урынбасары Явгильдина Зилия Мохтар кызы җавап бирде. Татар телендә төгәл фәннәр укыту турында исә физика-математика фәннәре кандидаты, Физика институтының фәнни хезмәткәре, Н.И. Лобачевский исемендәге Механика һәм математика институтының педагогик белем бирү бүлеге җитәкчесе Зарипов Фәрхат Шәүкәт улы сөйләде. Абитуриентларны кабул итү һәм уку процессын оештыру мәсьәләләре белән уку-укыту эшчәнлеге буенча директор урынбасары Мирзаһитов Рамил Хәмит улы таныштырды һәм очрашудан соң һәр кызыксынган абитуриентның сорауларына җавап бирде. Читтән торып укырга керергә теләүчеләр өчен дә соңрак шушы форматтагы җыелыш оештырылды.
Очрашу барышында абитуриентлар һәм аларның ата-аналарының әлеге белгечлекләр белән кызыксынуы шактый зур икәнлеге күренде. Димәк, билингваль белгечләргә җәмгыятьтә ихтыяҗ бар һәм Татарстан Республикасының әлеге күркәм башлангычы киләчәктә дә үз юлын табачак.
Мәгълүмат чыганагы: татар теле белеме кафедрасы доценты Кузьмина Х.Х.