19 июля 2018
"100 БАЛЛ МИҢА ЫШАНЫЧ БИРӘ"

Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә дизайн юнәлешенә керергә теләүчеләр 17 нче һәм 18 нче июль көнне имтихан бирделәр. Абитуриентлар арасында 100 балл туплаучылар да бар иде. Шуларның берсе – Әстерхан шәһәреннән килгән Бекмурзаева Динә Таһир кызы. Имтиханга керер алдыннан без аңа берничә сорау бирергә өлгердек.

– Динә, Казаннан мең ярым километр ераклыкта урнашкан Әстерхан шәһәреннән ни өчен Татарстанның башкаласына килергә булдың?
– Мин берничә ел элек Казандагы туганнарыма килгән идем. Бу шәһәр миңа бик ошады, шуңа күрә, берничә тапкыр тагын килеп киткәч, унберенче сыйныфтан соң монда укырга керергә уйладым. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керәсем килә, керә алырмын дип өметләнәм.


– Имтихан алдыннан дулкынланасыңмы?
– Әйе. Ләкин бердәм дәүләт имтиханында җыя алган 100 баллым миңа теләгән уку йортыма керергә ярдәм итәр дип өметләнәм. Барыбер бу балл ниндидер ышаныч бирә. Укырга кергәндә, билгеле инде, рәсем ясау осталыгы мөһим. Шулай ук туплаган балл да роль уйныйдыр, дип уйлыйм. Һәрхәлдә, мин үземнең өстенлегемне тоям.


– 100 балл җыяр өчен нишләргә кирәк?
– Әлбәттә, тырышып укырга. Мин унберенче сыйныфтагы имтиханнарыма ике ел дәвамында әзерләндем. Рус теленнән 100 балл туплаганымны белгәч, шок халәтендә калдым. Мин, әлбәттә, югары баллга өметләнгән идем, ләкин шулай ук булыр дип уйламадым. Шундый зур җиңүемә ышанып беткәч, бик шатландым.


– Казан федераль университеты 100 баллыларга зур күләмдә стипендия бирүен ишеткән идеңме?
– Әйе. Бу мине бик куандырды, материаль яктан ярдәм беркайчан да комачауламый бит. Дөресен генә әйткәндә, минемчә, әлеге стипендия күп укучылар өчен яхшы укырга, имтиханнарны әйбәт бирергә стимул булып торачак.


– Әти-әниләрең шундый ерак шәһәргә китергә теләвеңә каршы төшмәделәрме соң?
– Башта җибәрергә теләмәделәр, икеләнеп тордылар. Аннары бөтен ягын уйлап, бәяләп бетергәннән соң, ризалаштылар. Әти-әнием минем башка шәһәрдә дә укый алуыма ышаналар. Аларның ышанычы миңа тагын да җаваплылык өсти, шул ук вакытта бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарга көч тә бирә.


Әңгәмәне Алсу Сәлахова оештырды