19 июля 2018
Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә яңа белгечлекләргә абитуриентлар кабул итү башланды

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе өстәмә белгечлекләргә абитуриентлар кабул итә. Татарстан Республикасының милли белем бирү системасында эшлəү өчен педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды:

Педагогик белем бирү. Тарих һəм җəмгыять белеме (көндезге бүлек, уку вакыты биш ел). Укырга керү өчен җәмгыять белеме (БДИ), тарих (БДИ) һәм рус теленнән (БДИ) имтихан бирелгән булырга тиеш.

Педагогик белем бирү. Математика һәм информатика (көндезге бүлек, уку вакыты биш ел). Укырга керү өчен җәмгыять белеме (БДИ), математика (БДИ) һәм рус теленнән (БДИ) имтихан бирелгән булырга тиеш.

Педагогик белем бирү. Музыка һәм өстәмә белем бирү (көндезге бүлек, уку вакыты биш ел). Укырга керү өчен җәмгыять белеме (БДИ), музыка һәм рус теленнән (БДИ) имтихан бирелгән булырга тиеш.

Педагогик белем бирү. Туган тел (татар теле), әдәбият һәм мәктәпкәчә белем бирү (читтән торып уку бүлеге, уку вакыты алты ел). Укырга керү өчен җәмгыять белеме (БДИ), татар теле (тест яки БРИ) һәм рус теленнән (БДИ) имтихан бирелгән булырга тиеш. Татар теленнән бердәм республика имтиханы бирелмәгән булса, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә тест язарга мөмкин.

Педагогик белем бирү. Туган тел (татар теле), әдәбият һәм башлангыч белем бирү (читтән торып уку бүлеге, уку вакыты алты ел). Укырга керү өчен җәмгыять белеме (БДИ), татар теле (тест яки БРИ) һәм рус теленнән (БДИ) имтихан бирелгән булырга тиеш. Татар теленнән бердәм республика имтиханы бирелмәгән булса, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә тест язарга мөмкин.

Һәрбер юнәлеш буенча 25 бюджет урын каралган. Көндезге бүлеккә кергән студентларга 15 мең стипендия түләнәчәк. Татарстан урамы 2 нче йортта урнашкан Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә үтәчәк татар теленнән имтихан бирү көне әлегә билгесез. Документларны кабул итү 15 августка кадәр дәвам итәчәк.

Источник информации: Алсу Сәлахова
Период события: 19.07.2018 - 15.08.2018