09 июля 2018
Мәскәүдә Рәсәй тарих җәмгыятенең гомуми җыелышы узды

Очрашуда РТҖнең Казан бүлекчәсе рәисе, КФУның  Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов катнашты.

Яңадан төзелгән Рәсәй тарихи җәмгыятенә шушы көннәрдә алты ел тулды. Аның эшчәнлегендәге төп юнәлешләр булып фәнни тикшеренүләрдә ярдәм итү, рәсәй архивларына үтеп керү мөмкинлеген  арттыру, заманча агарту чараларын булдыру, шулай ук гомуми тарих белемен үстерү, педагогик практикага  фәндәге  соңгы казанышларны кертү, тарих дәреслекләренә карата яңа караш барлыкка китерү  һәм иң яхшы укытучыларны бүләкләү тора. Һәм эшчәнлек юнәлешләренең һәрберсе җәмгыять бүлекчәләренең гамәлгә ашырыла торган проектлар җыелмасынңда чагылыш таба. Эш нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар традицион рәвештә хезмәттәшләр белән берлектә РТҖнең гомуми җыелышы кысаларында тәкъдим ителә һәм тикшерелә. Бу юлы очрашу Пашков Йортында узды һәм тарихчыларны, сәясәтчеләрне, фондлар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен берләштерде.

Җыелышның үзәгендә быел башлануына 100 еллыгы билгеләп үтелә торган Рәсәйдәге Гражданнар сугышы темасы булды. РТҖнең сайтында билгеләп үтелгәнчә,  юбилей кабаттан архивларга мөрәҗәгать итәргә, ул еллардагы тәртипсез таркау вакыйгалар чылбырын сүтеп карарга, ә иң мөһиме – аларның асылын аңларга тырышуга бер сәбәп иде. «Минем тирәнтен инануымча, гражданнар сугышы – ил һәм җәмгыять белән килеп чыгарга мөмкин булганның иң начары. Моның ачык раславы булып хәзерге Украинада барган вакыйгалар тора,  анда, асылда, гражданнар сугышы бара, - дип, утырышны ачканда, Рәсәй тарих җәмгыяте рәисе Сергей Нарышкин билгеләп үтте. - Гражданлык сугышлары китергән казалар  дистәләрчә еллар, кайчак гасырлар дәвамында төзәлә. Әйтик, канкойгыч гражданнар сугышы Америка Кушма штатларында элеккечә үзен сиздерә (Төньяк белән Көньяк  арасындагы сугыш), анда бүгенге көнгә кадәр Көньяк генералларына куелган һәйкәлләрне җимерәләр... Гражданнар сугышы алып килгән авыр яраларны бары тик җәмгыять һәм һөнәри галимнәрнең уртак тырышлыклары белән төзәтергә мөмкин,  шуңа күрә бүген безгә бу темага  аеруча,  барсын да үлчәп  һәм фәнни рәвештә, якын килү мөһим».

Бүген Гражданнар сугышы 1917-1922 еллардагы Бөек рәсәй революциясенең үзәк этабы буларак карала. Кызыллар һәм акларның бер-берсенә кораллы каршы торулары башлануына 100 ел үтсә дә,   бу тема тирәсендә бәхәсләр тынмый, һәм ни кызганыч, аларның нәтиҗәсе һәрвакытта да яңа фәнни белемнәр бирми, әмма ачыктан-ачык бозып күрсәтүләр барлыкка килә – мәсәлән, хәзерге  кайбер тикшеренүчеләр, Бөек Ватан сугышы елларындагы власовчылар хәрәкәтен күздә тотып, ачык иттереп «икенче гражданнар сугышы» турында сөйлиләр.  Әмма, тулаем алганда, йөз ел элек булган вакыйгалар темасын чагылдырган  тикшеренүләргә уйлап фикер йөрү хас,  һәм хәзер  чагыштырмача яңа күренеш - антропологик алым – барлыкка килде, бүгенге  тарихчыларны,  Гражданнар сугышы елларындагы көчләрнең сәяси торышыннан бигрәк, ул еллардагы вакыйгаларда  гади кешенең тоткан урыны  кызыксындыра. Шунысы да  әһәмияткә ия, хәзер революция темасын тирән һәм  төрле яктан өйрәнү өчен барлык шартлар да бар, серле саналган  бер генә документ та калмады,  күп кенә материаллар интернетта басыла,  басмага  даими рәвештә яңа документаль җыентыклар әзерләнелә. Мәсәлән, тиздән Аклар хәрәкәте башлыгы Александр Колчакка багышланган икетомлык,  шулай ук берьюлы берничә федераль архивлар  катнашында әзерләнгән Гражданнар сугышы тарихына багышланган зур фотоальбом дөнья күрәчәк. Тагын бер яңа  хезмәт – сугыш елларындагы Чехословак корпусына багышланган җыентык. Ул шулай ук тиздән китап киштәләрендә урын алачак.

РТҖнең  өстенлекле эшләренә  шулай ук Бөек Ватан сугышы буенча материалларны фәнни әйләнешкә кертү һәм истәлекле даталарга бәйле чаралар үткәрү карый. Әйтик, киләсе елда Ленинградны нацистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгын, Кырым алга бару операциясе уңышын һәм, әлбәттә, Көнчыгыш Ауропаны азат итүне киң билгеләп үтү  күз алдында тотыла.

РТҖ проектларын  гамәлгә ашыруга җәмгыятьнең казан бүлекчәсе дә үз өлешен кертә. Әгәр якындарак вакыйгалар турында сөйләсәк, быел рәсәй академик археологиясенең 100-еллыгы билгеләп үтелә. Юбилей уңаеннан, РТҖнең казан бүлекчәсе КФУ белән берлектә, чаралар үткәрәчәк. Алар арасында Г. А. Федоров-Давыдов  истәлегенә багышланган "Евразия киңлекләрендә шәһәр һәм дала мәдәниятләре диалогы” халыкара конференциясе һәм Халыкара җәйге археология мәктәбе бар. Казан археология мәктәбе туу мизгеленнән башлап археология Татарстанда һәрвакыт гаять мөһим роль уйный, ә бүген исә бу фәннең төбәк өчен  әһәмияте елдан-ел арта гына бара. Чөнки, күбесенчә казан археологлары эшчәнлеге аркасында, республиканың берничә тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен ЮНЕСКОның  бөтендөнья мирасы объектлары  исемлегенә кертергә мөмкин булды. Һәм, мәгълүм булганча, бу юнәлештә эш дәвам итә. Бүген Казан археология мәктәбе рәсәй,  шулай ук чит ил мәктәпләре арасында да, алгарыш кичерә. Казан археологлары эшчәнлеге дөньякүләм фәнни җәмәгатьчелектә торган саен кызыксыну уята.  Әмма, һичшиксез, боларның  барысы да элеккеге фән эшлекләренең куйган хезмәтләренә баорып тоташа,  Герман Алексеевич Федоров-Давыдов – шуларның берсе, аның тикшеренүләренең зур өлеше Алтын Урданың иҗтимагый төзелеше, эшчәнлеге һәм нумизматикасына  багышланды. Телгә алынган  конференция кысаларында Казан археология мәктәбе һәм ,гомумән, ватан археологиясе, барлыкка килү мәсьәләләре  каралачак, казан археологларының  соңгы берничә елдагы эшләренә йомгак ясалачак һәм мәктәпнең алга таба үсеш юллары билгеләнәчәк.

 Казан федераль университеты, ТР ФАнең Ә.Х. Халиков  исемендәге Археология институты һәм РТҖнең Казан бүлекчәсе белән берлектә оештырыла торган Халыкара җәйге археология мәктәбенә килгәндә, ул  бишенче мәртәбә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы җирлегендә үтәчәк. Фәнни-белем бирү программаларында традицион рәвештә бөтен дөньядан яшь галимнәр катнашалар. Әйтик, узган елда мәктәп Австрия, Беларусь, Бельгия, Бразилия, Бөекбритания, Венгрия, Грузия, Германия, Мисыр, Һиндстан, АКШ, Италия, Кения, Кытай, Марокко, Нидерланд, Пакистан, Польша, Румыния, Словения, АКШ, Тайланд, Төркия, Франция һәм Япония кебек илләрдән йөзгә якын яшь археологларны җыйды. Мәктәпнең төп максаты булып яшь буын археологларның талантлы һәм инициативалы вәкилләрен аларга кирәкле тәҗрибәне тапшыру өчен Рәсәй һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре белән уртак эшкә җәлеп итү тора. Бүгенге көндә бу Рәсәй өчен уникаль проект – ил мәйданында бүтән мондый мәктәпләр юк, хәтта дөньядагы бөтендөнья-мәдәни мирасы объектлары булган илләрдә дә әлеге төрдәге белем бирү чаралары алай еш үткәрелми. Шуңа да Татарстанда Халыкара археология мәктәбе оештыру тәҗрибәсе ЮНЕСКО җитәкчелегендә кызыксыну уятуына шаккатасы юк. Татарстанга булган визиты вакытында ЮНЕСКОның Генераль директоры  Ирина Бокова, мәктәпнең  эшен күзәткәннән соң, төбәктә моңа охшаш чаралар оештыруга якын килү белән кызыксынды. ЮНЕСКО вәкиле белдергәнчә, археология һәм  реставрация өлкәсендә танылган белгечләр кул астында бу рәвешле интенсив укыту формасы дөньяда гамәлгә куелганнары арасында иң отышлысы.

РТҖнең гомуми җыелышы йомгаклары буенча җәмгыять йортында төбәк бүлекчәләре җыелышы булды. Очрашуны «Ватан тарихы» Фонды башкарма директоры Константин Могилевский уздырды. «Очрашу кысаларында фикер алышу вакытында Татарстан бүген, тулаем алганда Ватан тарихы, шулай ук төбәкләр һәм  территорияләрдә яшәүче халыклар тарихы  белән бәйле проектларны һәм программаларны тормышка ашыру күзлегеннән чыгып караганда, иң нәтиҗәле эшләүче төбәкләрнең берсе булып тора, - диде Рамил Хәйретдинов.Казан университетының археология белән бәйле проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендәге тәҗрибәсе хезмәттәшләрне бик тә кызыксындырды. Әйтергә кирәк, Халыкара археология мәктәбен уздыру буенча проект «Ватан тарихы» Фонды тарафыннан хуплау тапты. Без кайбер башка әһәмиятле проектларыбызның да Фонд ягыннан ярдәмгә лаек булачагына  ышанып калабыз».