09 июля 2018
КФУны тәмалаучылар дәүләтләр арасында үзара хезмәттәшлекне әһәмиятле тарихи мизгелләрне исәпкә алып төзиячәкләр

Халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә  хәзерге катлаулы вазгыятькә тарих күзлеге аша карарга һәм бу өлкәдә туган мәсьәләләрнең оптималь чишелешен табарга «Халыкара мөнәсәбәтләр тарихы» белгечлеге буенча бакалавр әзерлеген  тәмамлаучылар ярдәмгә киләчәк.

Бакалавриат программасы гомуми тарихны халыкара мөнәсәбәтләр тарихы аша өйрәнүгә юнәлдерелгән. Укыту барышында борынгы чордан алып бүгенгегә кадәр булган дәүләтара һәм халыкара мөнәсәбәтләрнең тарихи барышында чагылыш тапкан сәяси һәм социомәдәни    якларга аерым игътибар биреләчәк. Шуның белән бергә, уку барышында студентлар хәзерге ике чит ил тел, шулай ук борынгы грек  телен һәм латинны үзләштерәләр.

«Халыкара мөнәсәбәтләр тарихы – халыкара мөнәсәбәтләр, сәясәт, чит илләрнең тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә нигезле белем ул, ә бу юнәлеш буенча бакалавриат тәмамлаучы – телләрне төпле белгән, халыкара мөнәсәбәтләр тарихы һәм аны заманча оештыру өлкәсендә югары квалификациягә ия булган белгеч ул, - дип бакалавр әзерлек юнәлеше җитәкче Владимир Ерохин аңлатма кертте. – Алар дәүләт хакимияте һәм идарә органнарында, экспертлык-аналитик үзәкләрдә, фәнни һәм иҗтимагый-сәяси басмалар  редакцияләрендә, массакүләм мәгълүмат чараларында, тышкы икътисадый эшчәнлек алып баручы оешмаларда, белем бирү һәм фәнни учреждениеләрдә, иҗтимагый һәм коммерция оешмаларында  эшкә урнашалар».

Тагын шул да әһәмияткә ия, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты барлык студентларга  үзе хезмәттәшлек иткән 20 дән артык  алдынгы рәсәй һәм чит ил югары уку йортларында стажировка узу мөмкинлеген тәкъдим итә. Алар арасында Иннсбрук университеты (Австрия), Кэмбридж (Бөекбритания), Бохума Рур университеты, Ирекле Берлин университеты, Дрезден Техник университеты, Майнц шәһәренең Йоханес Гуттенберг ис. университеты,  Магдебург шәһәренең Отто фон Герике ис. университеты, Пассау университеты,  Регенсбург университеты (Германия),  Каһирә университеты (Мисыр), Халыкара Тюрки Академия (Казахстан), Хунань педагогика университеты, Хэйлундзян чит телләр институты (Кытай), "Абдульмалик Әс-Саади" университеты (Марокко), Лодзи университеты (Польша), Синхан университеты, Пусан чит телләр университеты, Ханьянг университеты ( Көньяк Корея Республикасы), Индиана университеты (АКШ), Хельсинки университеты (Финляндия), Каназава университеты (Япония) һәм башкалар бар. Чит илләргә булган стажировка барышында студентлар тел компетенцияләрен яхшырталар, үзләренең һөнәрләре өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр белән янәшә эшлиләр, бу исә студентларга һөнәри эшчәнлекләре өлкәсендә элемтәләр барлыкка китерү мөмкинлеге бирә. Дәресләрне шушы белгечлек  буенча бөтенрәсәйдә, чит илләрдә хөрмәт казанган тәҗрибәле һәм югары квалификацияле укытучылар алып бара.

«Халыкара мөнәсәбәтләр тарихы» белгечлеге буенча бакалавриатка керү өчен 3 фәннән - тарих, җәмгыять белеме һәм рус теленнән – бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга  кирәк. Быел «Тарих» юнәлеше бакалавриаты кысаларында, бөтен белгечлекләрне кертеп, барлыгы 25 бюджет һәм 50 контрактлы урын бүлеп бирелгән.