05 июля 2018
ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНЫҢ ИҢ ЯХШЫ СТУДЕНТЛАРЫ

2018 нче елның 3 нче июле – Казан федераль университеты өчен истәлекле вакыйгалар көне. Югары уку йортының иң яхшы чыгарылыш курс студентларын котлау тантанасы Татарстан Республикасы һәм Казан федераль университетында Лев Толстой елын игълан итүгә кушылып китте. Лев Толстой елының башлануы бөек рус язучысының 190 еллыгы уңаеннан оештырыла. Сәхнәдә Лев Толстойга багышланган чыгышлардан иң истә калганы: Екатерина Коврикова белән Алексей Пашкуровның “Толстой вальсы” дип аталган иҗади номеры. Фортепианода яңгыраган көй Толстой көндәлегеннән өзек белән үрелеп барды. Лев Толстойга багышланган видеорәт исә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында бик кызыклы мәгълүматларны колачлаган иде. Шулай ук язучының “После бала” хикәясенә нигезләнеп куелган хореографик композиция – вальс та кунаклар күңеленә хуш килде. Әлеге чыгыш рус классигының иҗатында һәм тормышында аерым урынны алып торган бал тантанасына хөрмәт йөзеннән башкарылган.

Альма-матерыбызның беренче проректоры Рияз Минзарипов чыгышында Казан университетының иң танылган студенты юбилеена багышлап үткәрелгән чаралар санап үтелде. Алар арасында Лев Толстой исемендәге IV Халыкара фәнни-белем бирү фестивале, Филология һәм мәдәниятара баглынышлар институты белән Журналистика һәм телекоммуникация югары мәктәбе эшләгән “Актуален ли Толстой сегодня?” ток-шоуы, кинолектория, халык өчен фәнни-популяр лекцияләр аеруча киң яңгыраш алган. Шулай ук Рияз Гатаулла улы киләчәккә планлаштырылган чараларны да әйтеп узды. Лев Толстойның мемориаль почмагын ачу, бөек рус классигы тууына багышланган КФУ үткәрәчәк Фән Төне, Лев Толстой исемендәге V Халыкара фәнни-белем бирү фестивале – шуларның бер өлеше генә әле.

Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары, фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов чыгарылыш курс студент һәм магистрантларын республика җитәкчелеге исеменнән котлады, аларга уңышлар һәм университетның танылган студентлары исемлеген тагын да киңәйтүләрен теләп калды.

Чыгарылыш курс студентларын һәм магистрантларын институт, факультет һәм югары мәктәп директорлары Андрей Киясов, Рәдиф Замалетдинов, Светлана Селивановская, Данис Нургалиев, Максим Храмченков, Владимир Галкин, Лилия Бакулина, Сергей Мосин, Наилә Баһаветдинова, Айрат Хәсәнов, Михаил Щелкунов, Айдар Кәлимуллин, Елена Мерзон, директор урынбасарлары Виктор Туманин, Сергей Никитин, Лариса Александрова һәм Лариса Симонова котлады.

Һәр институт, югары мәктәп һәм факультет бүләкләнер алдыннан, укучыларга кызыклы сораулар бирелгән видео белән башланып китте. Монда без студентларга уку дәвамында иң әһәмиятле тоелган вакыйгаларны да ишеттек, шулай ук физика, химия, программалаштыру һәм башка өлкәләргә караган сорауларга чыгарылыш курс җавабын да тыңладык.

Бутлеров урамы 4 нче йортта булып узган әлеге тантанада, әлбәттә инде, Филология һәм мәдәниятара багланышлар иституты да катнашты. Алия Басыйрова, Илүзә Бәшарова, Александра Бородина, Алсу Ганиева, Мария Глинская, Юлиана Елизарова, Диләрә Җәләлиева, Арина Иванова, Айгөл Исмәгыйлева, Лира Кайгородова, Евгения Карпова, Елена Кувалдина, Алзирә Миңнекеева, Айзилә Нурмөхәммәтова, Юлия Павлова, Алинә Рысаева, Гөлшат Сабирова, Дарья Терехина, Полина Умерова, Динара Хәбибуллина, Анна Хмелевская, Йолдыз Хөрмәтуллина, Мария Чегодаева, Пэй Чжан, Альбина Шакирова һәм Рөстәм Шәмсутдинов кызыл дипломнарын әлеге бинада алды. Иң яхшы чыгарылыш укучылары дип Мария Глинская һәм Мария Чегодаева танылды.

Чара “Real dance” бию төркеме, Полина Горюнова, Лиана Коршина, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Илья Тарасов триосы белән үрелеп барып, студентларның күмәк чыгышы белән тәмамланды.

Источник информации: Алсу Сәлахова