29 июня 2018
Энҗе Садыйкова, яки Inci Aku: яшәү мәгънәсе буларак төрек теле

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының белгечләр әзерләү юнәлешендәге көн таләбенә туры килгән белгечлекләрнең берсе  булып «Төрки халыкларның сәясәте һәм икътисады» («Көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика юнәлеше») тора. Һәм бу юктан гына түгел. Рәсәй һәм Төркия, аерым алганда, Татарстан белән әлеге илнең төрле төбәкләре арасындагы гадәти үзара тыгыз элемтәләрдән тыш, бу юнәлешнең шулай нык танылу алуын аны әзерләүче гаять инициативалы укытучылар составы тәэмин итә. Әйтик, күптән түгел генә барлык төрек телен һәм төрек мәдәниятен яратучылар «Telegram» социаль челтәрендә «Төрек теле Inci Hoca белән» - тар даирәләрдә КФУның алтаистика  һәм кытайны өйрәнү кафедрасы  укытучы Энҗе Садыйкованы шулай атап йөртәләр - исеме астында төзелгән фикердәшләр берлегенә кушыла алдылар. Энҗе Садыйкова үз  йөрәген мәңгегә Төркиягә биргән, тәрҗемәче сыйфатында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан министрлары, Газпром башлыгы Алексей Миллер, шулай ук Төркия Республикасы түрәләре - Истанбулның элекке мэры Кадыйр Топбаш, эре төркия холдинглары хуҗалары, делегацияләре әгъзалары белән янәшә эшләгән кеше.

Әйтергә кирәк, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты  хезмәткәрләренең эшкә булган сәләтлекләренә һәм булдыклылыкларына көнләшерлек – алар,  хәтта Энҗе Садыйкова кебек декрет ялында булуга карамастан, үз проектлары өстендә эшләүләрен дәвам итәләр, алай гына да түгел, югарыда әйтеп үтелгәнчә, яңаларын алга сөрәләр. Ә хәзер барысы турында да  тәртибе белән Төркияне  нык  яратучының үз авызыннан ишеттерик.

Тормыш, һичшиксез, очраклыклардан тора – мин беркайчан да төрек телен өйрәнергә планлаштырмадым. КФУга кергәндә кытай мәдәнияте турында татлы хыялларга чумдым, чөнки ул чакта, хәер, хәзер дә, бу юнәлеш буенча әзерлек гаять перспективалы булып тора. Әмма, әлеге белечлек буенча бюджет бүлегендә укыр өчен бераз гына балл җыя алмау сәбәпле, ул вакытларда факультет директоры урынбасары Габделҗәмил Зәйнуллин тәкъдиме буенча мин төрек телен өйрәнүгә ризалаштым. Шулай итеп, мин студент –тюрколог булып киттем. Төркемдә без 9 кеше идек, һәм аларның һәркайсының Төркия белән үз язмышларын бәйләргә теләүләренең  үз тарихы бар. Сәбәпләре төрле булса да, тик бер генә нәрсәне әйтергә мөмкин мөгаен: үз-үзеңә ышанырга кирәк. Хәзер, сигез елдан соң, мин тулысынча язмыш кушуы артыннан баруымның дөрес булганлыгын аңлыйм. Бу вакыт эчендә миңа менә дигән укытучыларда укырга туры килде, чын дусларны  табарга бәхет елмайды. Әгәр язмыш шундый кисәк кенә гомеремдә борылыш ясамаган булса, бүген мин хәтта тормышымны башкача  күз алдыма да китергә теләмим. Кабаттан минем хәзер үз юлымны сайларга мөмкинлегем булса,  һичшиксез,  мин яңадан шушы юлдан баруны сайлаган булыр идем. Сүз уңаеннан, тормыш  мине бу юлга үзе әзерләде дип уйлыйм – җиденче сыйныфта  укыганда безнең мәктәпкә шул вакытта Анкарадан Казанга күченеп килгән төрек гаиләсе малае  килде. Сыйныф җитәкчесе, мин гел бишлегә укучы кыз булганга, мин аңа ярдәм итсен дип,  аны минем белән утыртты. Дуслашып китә алмадык: ул русча, ә мин төрекчә, «Сәлам»нән башканы белми идек. Әмма бу минем өчен төркия мәдәнияте һәм Төркия халкы белән  турыдан-туры беренче танышу тәҗрибәсе булды.

Ә университет тормышы тиз арада әйләндерде-тулгандырды һәм Төркия секунд эчендә  минем аерылгысыз бер өлешем булып китте. Әлбәттә инде, күбесенчә  чит ил стажировкаларын узу мөмкинлеге зур роль уйнады – институт моның өчен бөтен шартларны да тудыра. Алардан файдалану өчен бары тик  актив булырга һәм булган тәкъдимнәрне тулысынча куллана белергә генә кирәк. Уку дәверендә мин башта Истанбулда классик ике атналык стажировка уздым,  анда без максатчан рәвештә төрек мәдәнияте белән таныштык һәм, әлбәттә, үзебезнең  лингвистик күнекмәләребезне камилләштердек. Аннан соң чын могҗиза булды - мин һәм минем төркемдәшләр, алмашу буенча, Сүрия чигендәге Адыяманга ике атнага эләктек – бу бөтенләй башка Төркия, Анталья һәм Әнкара да түгел, бу чын  төрек тормышының асылы. Ә укуның ахырына таба,  дүртенче курста, миңа  ай ярым Болуда яшәү мөмкинлеге туды.

Сүз уңаеннан шуны өйтәсем килә, актив булырга дигән сүз бары тик стажировкалар артыннан “куу” түгел, студентлар тормышы, аның һәр мизгеле белән  яшәргә кирәк, һәм шул чакта барысы да үзеннән-үзе килер. Үзеңнең укытучыларың белән янәшә булудан курыкмаска, кафедраны һәм деканатны читләтеп үтмәскә, аралашканда гади һәм кызыксынучан булырга, тәкъдимнәргә җавап бирергә  һәм үзеңә инициатива күрсәтергә кирәк. Укытучылар – безнең студент тормышында шул ук ата-аналар һәм, аларга карата күңел  җылылылыгы һәм игътибар күрсәтеп, үз тормышыңны   тагын да балкытып җибәрү җиңел.

Студент елларымда староста булдым, беренче курсның беренче семестрында мин институтта «Абсолют хакыйкать» дип аталган газета чыгару инициаторы булдым, тора-бара  ул тулы бер  альманахка әверелде, безнең саннар 37 биттән торды һәм аларда укытучылар, чит илләрдә  стажировкалар узган студентлар белән интервьюлар, мәгариф  һәм көнчыгышка караган  төрле  темаларга эссе  һәм башка күп нәрсәләр чагылыш тапты. Редколлегиягә безнең бөтен төркем керде, аннан соң эшкә башкалар да тартылды. Әмма без күпкә җитмәдек. Бүген институтның шәхси басмасы «Ambidexter» бар,  һәм бу бик шәп нәрсә,  егетләр-кызлар чын күңелләрен биреп  эшлиләр һәм мин аларның ничек эшләүләре белән горурланам.

Әлбәттә, бу үз-үзеңне күрсәтүдә  бердәнбер вариант түгел, чөнки безнең институт җанлы студент тормышы белән дан тота – кемдер бии һәм җырлый,  кемдер спорт төрләре буенча үрләр яулый,  кемдер матурлыгы белән аерылып торган видеороликлар һәм фотографияләр төшерү белән шөгыльләнә, кемдер социаль волонтерлыкны үз итә - теләсә нинди инициатива һәрвакыт бәяләнә. Әгәр син яхшы укыйсың, шуның өстенә җәмәгать эшләрендә дә актив катнашасың икән,  стажировкага кандидат сайлаганда күз сиңа төшәчәк -– бу бик тә эзлекле нәтиҗә.

Беркемгә дә сер түгел, тәрҗемәче булып формалашуда иң мөһиме - төрле кешеләр белән  эшләү тәҗрибәсе. Телдән  тәрҗемә белән  мин бишенче курстан шөгыльләнәм. Күпләр минем  югары дәрәҗәдә тиз арада эш таба, рәсәй һәм төркия тормышында югары урыннарда эшләүчеләр белән үзара элемтәләр башлый алуыма гаҗәпләнәләр. Янә шул ук очраклылык  һәм кайгыртучанлык/активлыкның бумерангы бу дип әйтер идем. Беренче курста газета чыгара башлавын аркасында мин өлкән курстагылар  белән якынайдым. Шуларның берсе - безнең институтны тәмамлап чыккан  Лениза Мөхәммәтҗанова. Хәзер ул КБАО “Спорт буенча  проектларның башкарма дирекциясе”нең медиа-сервис департаменты җитәкчесе. Элегрәк төрекчәдән тәрҗемәләр белән шөгыльләнде. Бервакыт аны алыштырырга кирәк булды, һәм шулай килеп чыкты - сүз гади күчермә тәрҗемә турында булмыйча, Татарстанның авыл хуҗалыгы министры белән  эш итү турында иде. Шулай кинәт мин югары дәрәҗәдәге  тәрҗемәгә эләктем. Язмышыма  һәм Ленизага рәхмәт.

Мөгаллимлек эшчәнлегенә килгәндә, монда мин кабат язмышыма буйсындым. Рәсәй белән  Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләшкәч, күпмедер вакыт тәрҗемәчеләрнең  кирәклеге юкка чыкты диярлек булды, һәм, минем укытучым, хәзерге Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе директоры Эльмира Хәбибуллина ярдәмендә, мин үз һөнәремнең икенче ягын танып-белә алдым, ул шулай ук минем күңелемә  хуш килде. Яшь укытучы булу  бу бик тә гүзәл. Әлбәттә, синнән бер-ике генә яшькә яшьрәк булган укучыларыңның  мәхәббәтен һәм ышанычын яулау җиңелдән түгел. Ләкин, син алар күңеленә ачкыч таба алсаң, синең хезмәтең тиз нәтиҗәсен бирә: туганыңа әйләнеп барган яңа кешеләрне белемең белән уртаклашып, яңа ысуллар, материаллар табып, практикалар уздырып, икенче бер дөньяга алып керергә ярдәм итү – үзе бер аерым бәхет.

Хәзер  минем тормышымның  аерым чоры  – мин декрет ялындамын. Әмма төрек теле мине һич кенә дә җибәрми, киресенчә, ул мине хәтта ныграк та кочагына алды кебек. Вакытлыча тәрҗемә эшендә катнашмасам һәм укыту эшчәнлегемне туктатып торсам да,  мин моны әллә ни сизмим. Тумбочкамда  Букет Узунер китабы ята, аны мин ныклап укыйм, ә телефон һәм компьютер аша төрек дөньясына чын портал ачыла. Күбесенчә минем "Төрек теле Inci Hoca белән" каналы аркасында. Мин аны бу елның гыйнварында «Telegram»да эшләтеп җибәрдем. Төрек теле, мәдәнияте, аш-суы, әдәбияте, музыкасы, фильмнары, блоклары – барысы турында да язам. Минем язышучыларым әллә ни күп кеше түгел, тик бу - тасвирлап бетергесез сыйфатлы аудитория. Алар арасында минем күп кенә  студентларым булуы бигрәк тә күңелле. Алар бик еш кына, минем басмадан соң,  миңа язалар, кабат сораштыралар, рәхмәтләрен белдерәләр. Аккаунтларны актив алып барам дип әйтә алмыйм – кызым кечкенә, - әмма укучыларыма даими рәвештә нинди дә булса  кызыклы язмалар биреп барырга тырышам.

Белешмә өчен:

 “Telegramда "Төрек теле Inci Hoca белән" каналының адресы - https://t.me/turkceinci