29 июня 2018
Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең яшь көчләре

Урамда чыдап булмаслык кызу, ә кабул итү комиссиясендә урак өсте. Мәктәпне тәмамлаган кичәге укучылар бүген инде җаваплы “абитуриент” исемен йөртәләр. Башларында мең төрле сорау: “Кая барырга?”, “Нинди юнәлешне сайларга?”, “Бөтен документларның да күчермәсен эшләдемме икән?”, “Татар теленнән имтиханны кайчан бирәсе?”... Абитуриентлар өчен ут йотып торган ата-аналар тагын да күбрәк мәсьәләне эчтән генә хәл итә: “Тулай тораклары булырмы икән?”, “Түләүлегә керергә акчабыз җитәрме?”, “Еракка җибәрү бигрәк читен, еш кайтырмы икән инде?”...

Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә укырга керүчеләр өчен документлар кабул итү 20 июньнән үк башланды. 11 июльдә тәмамланачак әлеге кампания Казанның Профессор Нужин урамы 2 йортында бара. Югары мәктәптә бакалаврлар өчен барлыгы ике юнәлеш бар: филология (татар теле, әдәбияты һәм журналистика) һәм педагогик белем (татар теле, татар әдәбияты һәм чит тел). Педагогик юнәлешнең чит тел белгечлеге үзе икегә бүленә: инглиз һәм төрек телләре. Филолог белгечлегендә ун, педагог белгечлегендә егерме биш бюджет урын каралган.

Документларын тапшырып, аттестатының оригиналын педагогик юнәлеш, татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле белгечлегенә тапшырган Хәнәфиева Алия укырга керергә әнисе Рәдилә ханым белән килгән. Дулкынланулары икесенең дә йөзенә чыккан иде. Алия инглиз телен яхшы белгәнгә күрә, ике дә уйламыйча әлеге юнәлешне сайлаган:

— Инглиз телен яратып өйрәндем. Бию, музыка белән дә кызыксынам. Алла боерса, укырга керә алсам, “Яшьлек” бию төркеменә йөрер идем. Әлегә иң зур теләгем: Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә бюджет урынга керү.

Раянова Гөлнар югары мәктәп турында дусларыннан ишеткән, педагогик юнәлеш аңа аеруча кызыклы тоела:

—Мин балаларны яратам, шуңа күрә укытучы буласым килә. Аттестатымның оргиналын педагогик юнәлешкә бирдем. Бүгенге көндә төрек телен өйрәнәм. Ул үзе татар теленә бик якын, ләкин үзенчәлекле яклары да шактый. Студентлык еллары иң истә кала торган чор, диләр, шул сәбәпле тизрәк укырга керәсе һәм әлеге мохиткә тулысынча кереп китәсе килә.

Казан кызы Хөснетдинова Алинә аттестатының оргиналын филология һәм журналистика юнәлешенә тапшырган:

—Мин татар телендә дә, русча да язам. Тәрҗемә итү белән кызыксынам. Дус кызларыма, иптәшләремә дә татар теленнән, рус теленнән өй эшләрен эшләргә булыша идем. Татар теле укытучысы Гөлнур Зәкәриевна белән без бик күп конференция, конкурсларда катнаштык. Болар барысы да филология юнәлешенә документларымны бирүгә этәргеч булган, күрәсең.

Менә шундый уй-теләкләр белән йөри Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе абитуриентлары. Аларга, әлбәттә, уңышлар, исемлектә беренчеләр рәтендә булуларын телибез һәм киләчәктә татар телен үстерүдә әлеге яшь көчләрнең өлеше зур булыр дигән өметтә калабыз!

Источник информации: Алсу Сәлахова