27 июня 2018
Чит ил университетларында кореяне өйрәнү буенча белем бирү программаларының үсеш юллары темасына КФУда фикер алыштылар

Көньяк Корея, Кытай, Малайзия, Шри-Ланка, Чехия, Казахстан, Үзбәкстан, Белорусь, Әзербәйҗан һәм Рәсәйдән 100гә якын  тикшеренүче катнашаында 25-27 июнь көннәрендә Казан университеты җирлегендә кореяне өйрәнү буенча укыту программаларының эчтәлеге, үсеш һәм идарә итү мәсьәләләренә багышланган  VI Халыкара фәнни-гамәли семинар булып узды. Чараның оештыручысы булып КФУның  «Кореяне өйрәнү» Корея тикшеренүләр үзәге» торды, аңа Кореядәге Корея тикшеренүләр академиясе иганәчелек ярдәме күрсәтте.

КФУның  «Кореяне өйрәнү» Корея тикшеренүләр үзәге» ФУҮ җитәкчесе профессор Ко Ен Чоль ачып  җибәргән  семинарның төп максаты - кореяне өйрәнү үсеше перспективаларын карау һәм бу хакта фикер алышу, шулай ук гамәли белгечләр арасында тәҗрибә уртаклашу. Дискуссия барышында өзлексез корея телен өйрәнү белән үрелеп  алып барыла торган кореяне өйрәнүдәге төп юнәлешләр үсеше белән бәйле мәсьәләләр күтәрелде: Корея тарихы, корея әдәбияты, корея мәдәнияте, Корея икътисады, Корея халыкара мөнәсәбәтләре.

Моннан тыш, корея телен укытуда дөньякүләм тенденцияләрне карауга  басым ясалды. Аерым алганда, соңгы вакытта бөтен дөньяда яңа факультетлар ачылуы билгеләп үтелде. Биредә сүз инде корея телен өйрәнү турында гына бармый,   ә әзерләү юнәлешләренең  бүленеше хакында бара : югары дәрәҗәдә тел белгечлеген тәэмин итүче асыл филология һәм лигвистика, һәм башка белгечлекләр – икътисад, бизнес, халыкара мөнәсәбәтләр, туризм, - анда, телне өйрәнүдән тыш, корея шартларында бара торган үзенчәлекле конкрет процессларны исәпкә алып, профильле фәннәргә дә  күп вакыт бирелә.

Кореяне өйрәнү буенча булган  дәреслекләрне яңарту ихтыяҗы барлыгы, аларга тагын да алдынгы алымнарны кертү, шулай ук студентларны тиешле мохиткә мөмкин кадәр тулысынча чумдыру өчен мәдәни үзенчәлекләргә карата игътибарны күбрәк бирергә кирәклеге турында да әйтелде.


«Семинарның турыдан-туры «Көньяк Корея-Германия» матчы алдыннан узуына һәм футбол турындагы уйлар берәүне дә битрараф калдырмавына карамастан, - семинарда катнашучылар тулы составта бүген уенда булдылар – КФУ һәрвакыт төрле дәүләт вәкилләре белән үзара фәнни бәйләнешне дә саклый. Бу көннәрдә университет чит илләрдә кореяне өйрәнү үсешенә, корея телен һәм корея мәдәниятен  популярлаштыруга юнәлдерелгән юлларны эзләү буенча фикер алышу  мәйданчыгына әверелде , - дип билгеләде кафедрасы мөдире КФУның алтаистика һәм кытайны өйрәнү кафедрасы мөдире Әлфия Аликбәрова. –Төрле дәүләтләр һәм академик учреждениеләр галимнәре белән очрашу бу юнәлештә тәҗрибә уртаклашырга һәм яңа офыклар ачарга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, без семинарда катнашкан рәсәй һәм чит ил югары уку йортлары белән алга таба хезмәттәшлек итүне күздә тотабыз. Яңа элемтәләр барлыкка килде, бу исә, һичшиксез, киләчәктә кореяне өйрәнү өлкәсендә алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләре белән берлектә яңа белем бирү һәм фәнни проектларны гамәлгә куюда нигез булып торачак».


Семинарда катнашучылар арасында 2007 елда Казан университетында ачылган  Корея үзәгенең беренче директоры һәм хәзерге вакытта Чехиянең Палац университеты профессоры Куак Бу Мо бар иде. Куак Бу Мо әфәнде белән КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хайрутдинов сөйләшүләр барышында ике югары уку йорты арасында профильле юнәлешләрне үстерүдә хезмәттәшлек итү перспективалары каралды. Әйтергә кирәк, Чехия югары уку йортлары  һәм, аерым алганда, Палац университеты, кореяне өйрәнү һәм көнчыгышны өйрәнүдә алдынгы европа мәктәпләреннән санала, шуңа да әлеге юнәлештәге хезмәттәшлекне үстерү, һичшиксез, яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк. Шулай ук семинарда Цзилинь кытай университеты вәкилләре - кореяне өйрәнү департаменты директоры Сю Шили һәм югары уку йорты доценты Ян Дунг Хоон – катнашты. Алар барысы да КФУның тышкы элемтәләр департаменты директоры Андрей Крылов белән очрашуда булдылар, безнең югары уку йортлары белән үзара академик һәм фәнни хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


«Мондый төрдәге коллаборация бик перспективалы күренә, чөнки бу инде ике яклы гына түгел, ә күпъяклы хезмәттәшлек, ул уртак проектларны тормышка ашыру өчен гаять киң  мөмкинлекләр ача: чит ил журналларына уртак мәкаләләр язудан алып  чит ил грант программаларында катнашуга  кадәр», - диде Әлфия Аликбәрова.


Йомгаклап шуны билеләп үтик, семинар нәтиҗәләре буенча хезмәтләр җыентыгы бастырылачак.