26 июня 2018
КФУда Иван Александрович Бодуэн де Куртенэ исемендәге зал булачак

КФУның Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбендәге актлар залы күренекле рәсәй һәм польша галиме-тел белгече, Казан, Петербург һәм Варшава лингвистика мәктәпләренә нигез салучы исеме белән аталачак.

Мондый тәкъдим белән кичә, 25 июньдә, Польша Республикасының Рәсәйдәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Влодзимеж Марчиняк белән  очрашу барышында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов чыкты.

Әйтергә кирәк, бүген инде мондый төр гамәлне тормышка ашыру өчен Бодуэн де Куртенэ нәселен дәвам итүчеләрдән булган аның оныкчыгы Марта Эренкрейтц-Ясиньскадан ризалык алынды. Ул КФУның Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбендәге актлар залына бөек бабасының атасы исемен бирү идеясенә  зур кызыксыну белән карый һәм галим-тел белгечененең иҗади лабораториясен формалаштыруда, дөньякүләм тел белеме һәм славистика фәнен аякка бастыруда Казан университетының тоткан ролен һәм урынын тулысынча тануын билгели.

 «Иван Александрович Бодуэн де Куртэне 1875 нче елдан алып  1883 нче елга кадәр Казан университеты профессоры булып эшли, шул вакыт эчендә Казан лингвистика мәктәбенең атасы-нигез салучысына әйләнә. Аның мирасы хәзерге буын лингвистлары  һәм тел белгечләре,  гомумән университетның бөтен гуманитар җәмәгатьчелеге өчен гаять кыйммәтле булып кала бирә. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан коллегаларыбыз, үз структурасында аның исемен йөртүче лингвистика буенча фәнни-мәгариф үзәк ачып, шулай ук Халыкара Бодуэн укуларын оештыручылар буларак,  галимнең Казан университеты тарихында калдырган тирән эзен мәңгеләштерделәр.  Без, үз чиратыбызда, бөек галимнең тормыш тарихы истәлегенә ихтирам һәм буыннан-буынга аның эшчәнлеге хакында белемнәрне саклау йөзеннән, КФУның Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбендәге актлар залында атаклы лингвист турында тулы бер экспозиция булдырырга карар  кылдык. Шулай итеп, аның исеме хәзерге Казан университетының барлык филологларын  һәм лингвистларын үзара  бәйләүче буын булып торачак, - дип ассызыклады Рамил Хәйретдинов. – Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, экспозиция әзерләү барышында без Иван Александровичның тормыш юлын җентекләп өйрәндек, аның казан чоры эшчәнлеге чикләрен үтеп чыгып, нәселен дәвам итүче үзе кебек күренекле шәхесләрнең кызыклы язмышлары турында да күп нәрсәләр белдек. Безнең өчен бик шатлыклы мәгълүмат булып аның ике кызының тарих фәненә турыдан-туры мөнәсәбәтләре барлыгы ачыклану тора, бу  исә безнең институт һәм Бодуэн де Куртене нәселен үзара якынайтуда өстәмә элемтә тудыра -  олы кызы Цезария Польшадагы этнология фәненә нигез салучыларның берсе санала, өченче кызы Эвелина - шулай ук тарихчы. Сүз уңаеннан, тулаем алганда, полякларның  Казандагы тормыш тарихын торгызу – бу шәһәр һәм төбәк язмышында  аерым әһәмиятле һәм кызыклы бер бит булып тора, ул безнең хезмәткәрләребез - КФУның ХМТһКӨИ директорының тәрбия һәм социаль эшләр буенча урынбасары Виктор Туманин һәм  халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм чит ил төбәкләрен өйрәнү кафедрасы профессорлары Яков Гришин һәм Рөстәм Циунчук - тикшеренүләрендә чагылыш таба. Тикшеренүләрнең төп  нәтиҗәсе булып бөтен Бодуэн де Куртене нәселенең бөеклеген аңлауга һәм әлеге фамилияне тануга китерү тора, ул ,һичшиксез,  Казан университетында мәңгеләштерелергә тиеш, шул исәптән, без тәкъдим иткән  ысул белән дә».

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк – 2011 елның 28 ноябрендә - Казан федераль университетында Иван Александрович Бодуэн де Куртенэгә багышланган мемориаль билгесе ачылган иде. Университетның 1874-1883 елларда галим эшләгән төп бинасы флигелендә тикшеренүче барельефы белән билге куелды. Өч тактада рус, инглиз һәм татар телләрендә: «Иван Александрович Бодуэн де Куртенэгә – полякка, атаклы ауропа галименә, Казан лингвистика мәктәбен оештыручыга, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесенә, Казан университеты профессорына», дип уелган. Проектның авторы - поляк скульпторы Александр Врублевский. Кичә КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм Польшаның Рәсәйдәге илчесе Влодзимеж Марчиняк аның янына чәчәкләр салдылар.

Казан университеты тарихында күренекле галимнең истәлеген мәңгеләштерүнең яңа этабына багышланган тантаналы чара агымдагы елның сентябренә планлаштырыла. Анда катнашырга чакыру тәкъдимен Марта Эренкрейц-Ясиньска да, Влодзимеж Марчиняк та зур рухлану белән кабул иттеләр.