14 мая 2018
Мәскәүдә Сабан туе бәйрәме гөрләп узды

2018 нче елның 13 маенда Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге татар мәктәбендә Каюм Насыйри үзәге белән берлектә Сабантуй булып узды. Ял көне булганлыктан, халык күп җыелган иде. Укучы балалар, укытучылар, әти-әниләр, Үзәккә йөреп укучы яшьләр һәм кунаклар бу көнне рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр. Килгән кунаклар арасында Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Чулпан улы Әхтәриев, Мәскәү өлкәсенең милли оешма вәкилләре һәм күрше мәктәп җитәкчеләренең дә булуы бәйрәмгә нур өстәде. Үзенең сәламләү чыгышында Азат Чулпан улы Сабантуй бәйрәменең тарихын искә алды һәм аның күпмилләтле Рәсәйдә бик зур тәрбияви көчкә ия булуын искәртеп үтте.

Сабан туенда татар җыр-биюләреннән мәйдан шау-гөр килеп торды. Милли киемнәр кигән укучы балалар төркеме  халкыбызның борынгыдан сакланып килгән бүләк җыю йоласын күрсәттеләр. Балалар да, зурлар да  төрле уеннарда катнаштылар, милли ризыклардан авыз иттеләр. Соңыннан бергәләшеп истәлеккә фотога төштеләр. Сабан туе бәйрәме бик күңелле үтте.

 

Материалны Мәскәүдәге Каюм Насыйри институты үзәге методисты Ләлә Сәитова әзерләде