20 июня 2018
ИҢ СӘЛӘТЛЕ ТАТАР КЫЗЫ ТАТАРИСТИКА ҺӘМ ТЮРКОЛОГИЯ ЮГАРЫ МӘКТӘБЕН САЙЛЫЙ

Кыскача мәгълүмат:

-Исеме: Галимбикова Илзирә Илгизәр кызы

-Туган җире: Үзем Казанда туарга тиеш булганмын. Тик менә әни үзенең әниләрен сагынып, Балык бистәсе районы Күки авылына кунакка кайткан. Шуңа күрә минем туган җирем Балык бистәсе санала, ә болай үзем Казанныкы.

-Туган көне: 2000 нче елның 23 нче сентябре

-Тәмамлаган мәктәбе: Совет районының 171 нче мәктәбе

 

–Илзирә, Филология һәм мәдәниятара багланышлар инситуты турында кайдан ишеттең? Һәм ни өчен нәкъ менә шунда керергә булдың?

– Мин кечкенәдән шушы мохиттә үскән бала. Әнием мин бәләкәй чакта КДУда лаборант булып эшләде, хәзер менә китапханәгә күчте. Кечкенәдән җәй айларында мин әни белән аның эшенә килә идем. Кайбер вакытта лекцияләргә дә кергәләдем, бик кызыксынып тыңлый идем лектор чыгышларын. Балачактан Филология һәм мәдәниятара багланышлар инситутында булганга, ул миңа бик якын. Шуңа күрә ике дә уйлап тормыйча, унберенче сыйныфны бетергәч, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә килүне үземә максат итеп куйдым.

– Ә кемнәрнең лекцияләрендә утырганың булды?

– Фәһимә Миргалиевна, Хатыйп Йосыпович, Гөлшат Рәисовна, Фәнүзә Шәкуровналарның лекцияләрендә булганым бар. Нәрсә турында сөйләгәннәрен хәтерләмәсәм дә, ул вакытта бик кызыксынып, аңларга тырышып тыңлап утыра идем.

– Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең кайсы белгечлегенә документларыңны тапшырырга җыенасың?

– Мин татар теле, әдәбияты һәм журналистика белгечлегенә керергә телим. Телевидениега да тартылам, мәкаләләр язу да бик ошый. Өстәвенә, анда бит журналистларны гына түгел, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын да әзерлиләр. Балаларны бик яратам, татар теленә игътибарны үстерәсем килә, шуңа күрә, мөгаллимлек юлына кереп китүем дә бик мөкмин.

– Мәктәптә укыганда нәрсәләр белән кызыксындың

– Мәктәп чоры искиткеч бай булды минем. Кайбер вакытта дәресләр дә калдырырга туры килде инде, укытучыларымның әрләгәннәре дә булды, ләкин мин үзем актив тормыш алып баруыма бер дә үкенмим. Бию белән шөгыльләндем, шигырьләр яздым, җырлар җырладым. Гомумән, мәктәптә, районда, шәһәр күләмендә нинди чаралар үткәрелсә, шунда катнашырга тырыштым. Нинди генә бәйрәм булмасын, иң беренче чиратта мине алып баручы яки җырлаучы буларак чакыра иделәр. Иң зур уңышым дип шәһәр күләмендәге “Татар кызы” бәйгесенең икенче этабына чыгуымны саныйм. Анда үзебезнең район данын якладым. Әлеге конкурска мин 9 нчы сыйныфтан бирле әзерләндем һәм 11 нче сыйныфта катнашу насыйп булды. Урын алуны үземнең төп максатым итеп куймадым, минем өчен иң мөһиме әти-әниемнең, директорымның, укытучыларымның һәм мәктәбебез режиссёры Фердинанд Фарзетдиновичның бәясе иде, ә алар: “Бик яхшы чыгыш ясадың,” – дип әйттеләр. Шуңа күрә мин бәйгедә “Иң сәләтле” номинациясендә җиңү яулавым белән бик горурланам.

– Уку йортына нинди өметләр белән керәсең? Үзеңне нинди юнәлешләрдә сынап карыйсың килә?

 – Ачык ишекләр көнендә Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә төрле түгәрәкләр, оешмалар барлыгы турында бик күп мәгълүмат бирелде. Институттагы “Мизгел” яшьләр театры түгәрәге турында ишетүгә үк, шуңа язылу теләге туды. Шигырьләр язарга яратканга, “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсенә дә йөрермен дип уйлыйм.Өлгереп, җитешеп бетә алсам, “Яшьлек” бию төркеменә дә барасым килә.

– Абитуриентлар өчен иң кыен этап кайсы дип саныйсың?

– Әгәр БДИ тапшыру чорыннан алып карасаң, минем өчен иң кыены имтихан бирү дә түгел, ә нәтиҗәләрне көтү булды. Ун көнгә сузылган бу билгесезлек укучыларга бик авыр бирелә. Хәзер инде күбесенең нәтиҗәләре билгеле, рус теле белән җәмгыять белеменнән ничә балл җыйганымны гына беләсе калды. Үзем шул зур сынауны үткән кеше буларак, укучыларга, икенче елдагы чыгарылыш сыйныфларына борчылмаска киңәш итәр идем. Якын киләчәгең әлеге нәтиҗәләргә бәйле булса да, бик каты дулкынлану файдага түгел. Әлбәттә инде, уңышлар теләп калам, БДИ-да җиңел вариантлар эләксен иде үзегезгә!

Әңгәмәне Алсу Сәлахова әзерләде.