18 июня 2018
"Серикбол Кондыбай мирасы: дөньякүләм мифология үсешенә яңа караш" дип аталган Халыкара конференция

6-8 июньдә Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты Луиза Җамалиева Казахстанның Актау шәһәрендә Мангыстау өлкәсе хакимияте, Алматадагы Әхмәт Байтурсынулы исемендәге Тел белеме институты, Актау шәһәренең Ессенов Университеты тарафыннан оештырылган «Серикбол Кондыбай мирасы: дөньякүләм мифология үсешенә яңа караш» дип аталган Халыкара конференциядә катнашты. Конференциягә чакырылган галимнәр арасында АКШтан Висконсин университеты профессоры Юлай Шамилоглу, Төркиядән Эгей университеты профессорлары Фикрет Түркмән, Мостафа Өнәр, Гази университетыннан  Ибраһим Дилек, Хаджетепе университетыннан Озкул Чобануглы, Азербайҗанның Фольклор институтыннан Айнур Җәлилова, Казахстаннан Ерден Кажыбек, Җамал Манкеева, Әнәс Гарифулла, Багдан Мамынова, Башкортстаннан Тарих, тел һәм әдәбият институтының баш гыйльми хезмәткәре Розалия Солтангәрәева, Чувашиядән профессор Николай Егоров һ.б. бар иде. Конференциядә катнашучылар күренекле казах  галиме, мифолог Серикбол Кондыбайның туган авылында урнашкан музеена бардылар, каберен зиярәт иттеләр. Адай-Ата – Отпан тау, Шапак-Ата, Бекет-Ата этно-мәдәни мемориалларында булдылар.

Мәгълүмат чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева