18 июня 2018
Г.Тукай исемендәге югары мәктәп студентлары "Җырлык әле" тапшыруында катнашты

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге югары мәктәп студентлары “Җырлык әле” тапшыруында катнашты.

“Татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле”, “Татар теле һәм әдәбияты, кытай теле” белгечлекләрендә укучы студентлар - Р.Р. Миннемуллин, Н.М. Валиуллина, Л.Ф. Султеева татар җырларын белүләрен, татар моңын яратуларын күрсәтеп, кызу ярыш оештырдылар. Бәйге вакытында борынгы татар җырларын да тирәнтен аңлаулары белән тыңлаучылар арасында хөрмәт казандылар. Кунаклар да, әти-әниләр дә, бәйге карарга килгән мөгаллимнәр һәм студентлар да өйләренә матур  тәэсирләр белән таралаштылар.

Бәйгедән соң әйтелгән, “Г.Тукай исемендәге югары мәктәптә иң булган, иң талантлы һәм иң тырыш  студентлар укый икән”, дигән фикер һәркемнең күңеленә дә хуш килде.

Источник информации: Мингазова Ляйля Ихсановна