29 мая 2018
Рамил Хәйретдинов: "Үзгәрешләр - бу табигый үсеш юлы"

Билгеле булганча, узган атнада КФУның Гыйльми советы утырышы кысаларында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының алга таба үсеше өчен берничә әһәмиятле карар кабул ителде. Әйтик, якын киләчәктә институт структурасында юридик рәвештә Халыкара хезмәттәшлек үзәге һәм Һөнәри юнәлеш бирү эше үзәге рәсмиләштереләчәк, ә РФАнең  Көнчыгышны өйрәнү институты каршында КФУның ислам цивилизациясен  өйрәнү буенча база кафедрасы пәйда булачак. Моннан тыш, агымдагы елның сентябреннән институт атамасы рәсми рәвештә КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты дип үзгәртеләчәк. Барлык яңалыкларның асылына КФУның ХМТһКӨИ директоры Рамил Хәйретдинов ачыклык кертте.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының структурасына үзгәреш кертү - Халыкара хезмәттәшлек үзәге һәм Һөнәри юнәлеш бирү эше үзәге кебек яңа бүлекчәләр ачу - беренче чиратта, тиешле юнәлешләрдә  ХМТһКӨИның эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм югары сыйфатлы кабул итүне булдыру максатыннан абитуриентлар җәлеп итүне көчәйтүгә юнәлдерелә. Биредә сүз рәсәй абитуриентлары турында гына бармый, чит илнекеләр дә күз алдында тотыла. Институт составында мондый структуралар ачу турында карар кабул иткәндә,  без бу өлкәдә уңышлы эшләп килүче коллегаларыбыз тәҗрибәсенә, барыннан да элек, Идарә, икътисад һәм финанслар институты эшчәнлегенә йөз тоттык. Һөнәри юнәлеш бирү эше үзәге үзенә күрә тулы циклы агентлык булачак – анда студентларны кабул итүдән башлап аларны аннан соңгы эшкә урнаштыруга кадәр булган бөтен эшчәнлек тупланачак: ул институтның көчле студентлары, аларның ата-аналары, шулай ук төрле оешмалар, компанияләр һәм дәүләт структуралары исеменнән  эш бирүчеләрләр белән ел дәвамында даими эш алып барачак.

Моңа охшаш максатларны  без Халыкара хезмәттәшлек үзәген төзегәндә дә куябыз - ул чит ил абитуриентлар аудиториясе белән тагын да тыгыз хезмәттәшлек итүгә юнәлтелгән. Инде бүген институтның 12% студенты, яки якынча 500 кеше чит илләрдән килүчеләр. Әмма безнең алга аларның санын ике тапкыр арттыру бурычы куелды - якындагы берничә ел эчендә әлеге күрсәткечне 1000 кешегә җиткерүне  планлаштырабыз. Әлбәттә, көн тәртибендә шулай ук  кабул итүнең сыйфат күрсәткечләре тора. Моның өчен безгә бу юнәлештә күпкырлы эш башкаруны  дәвам итәргә туры киләчәк, үзәк оештыру моңа ярдәм итәчәк. Шул да  әһәмияткә ия, институт инде бүген үк турыдан-туры Россотрудничество белән элемтәдә тора, аның мәйданчыкларында төрле дәүләтләрдә безнең белем бирү программалары даими рәвештә тәкъдим ителәчәк. Мондый хезмәттәшлек инде башлап җибәрелде, һәм без институт структурасында махсус үзәк төзелү бу өлкәдә дөньяның  төрле төбәкләрендә эш нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәр дип өметләнәбез. Үзәктә ауропа һәм көнчыгыш телләрен тирәнтен белгән белгечләр эшләячәк, шуның нәтиҗәсендә вуз һәи институт җирлегендә без төзегән халыкара программалар, шулай ук ике диплом программалары һәм челтәрле белем бирү программалары тагын да активрак юл ярачак һәм чит ил студентларын магистратура кысаларында бездә укырга  җәлеп итәчәк.  

Ә инде РФАнең  Көнчыгышны өйрәнү институты каршында  КФУның ислам цивилизациясен  өйрәнү буенча база кафедрасы төзүгә килгәндә, бу РФАнең академик институтларында махсус кафедралар оештыру буенча ел дәвамында алып барылган зур хезмәт  нәтиҗәсе булып тора. Билгеле булганча, элегрәк РФАнең Көнчыгыш кулъязмалар институты каршында КФУның Көнчыгыш язма мирасы база кафедрасын булдыру турында карар кабул ителгән иде инде. Хәзер РФАнең  Көнчыгышны өйрәнү институтындагы хезмәттәшләребез белән берлектә ислам цивилизациясен өйрәнү буенча кафедра оештырылачак. Асылда, бу эшне башлап  җибәрү өчен без барлык кирәкле нигезне салдык– РФАнең КӨИның күп кенә белгечләре теге яки бу дәрәҗәдә фәнни җитәкчеләре Виталий Наумкин кул астында инде бүген безнең институтның лекторлары, хезмәткәрләре булып саналалар. Мондый кафедралар төзү  аша без ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен үзләштерүче белгечләр әзерләү буенча федераль программаны нәтиҗәле тормышка ашыру өчен шартлар тудырабыз һәм РФАнең КӨИ һәм РФАнең ККИ белән үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләрен  максималь кулланабыз.

КФУның Гыйльми советы әгъзалары тарафыннан бертавыштан хупланган институтның исемен үзгәртү карары турында сөйләгәндә, моның үзгәрешләрнең табигый үсеш юлы булуын билгеләп үтү кирәк. Берничә ел эчендә безнең институт КФУның иң эре бүлекчәләренең берсенә әверелде,  биредә 11 әзерлек юнәлешләре гамәлгә ашырыла. Мәгълүм ки, институт атамасында  әлеге юнәлешләрнең барысын да чагылдыру мөмкин түгел, гәрчә аларның һәрберсе  әһәмиятле, берсе-берсеннән артык та, ким дә түгел. Тик ике ел чамасы элек институт структурасында бүлекчәләр  булдырылды, аларның атамаларында  гамәлгә ашырыла торган белем бирү программаларының  төп үзенчәлекләре чагылыш таба – Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе, Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе һәм Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе. Шул рәвешле, институт атамасын кыскарту карары бүген нигезле дип табылды.

Гомумвуз Гыйльми советы көн тәртибенә керткәнче, КФУның ХМТһКӨИ ребрендингы турындагы мәсьәлә Институтның Гыйльми советында каралды һәм  исем үзгәртү турындагы карар күпчелек тавыш белән хупланды, бары тик  бер кеше битараф булды. Яңа исем сайлаганда, безнең институтның үзенчәлеген максималь чагылдырган юнәлешне билгеләдек. Сүз чит телләрне, тарихны, халыкара мөнәсәбәтләрне, төбәкне өйрәнүне тирәнтен белүче белгечләр-экспертлар әзерләү турында бара – болар барысы да «Халыкара мөнәсәбәтләр институты» исеме астына керәләр. Бу мәсьәләдә без шулай ук МДХМИдагы хезмәттәшләребезгә йөз тотабыз,  МДХМИ бренды астында бик күп юнәлешләр - икътисад, куркынычсызлык, политология, журналистика һ. б. - өлкәсендә белгечләр әзерләү бара. Бер үк  вакытта без киләчәккә дә карыйбыз – институт диварларында без нинди дә булса яңа юнәлеш ачарга теләсәк,  ул, әлбәттә,  яшәп килгән мәктәпләр  системасына ярашырга тиеш.

Ребрендинг мәсьәләсендә атаманың абитуриентларны җәлеп итүен дә исәпкә алмыйча булмый. Безнең карашка, сайланган  атама җитди яңгырый һәм белгечләр әзерләүнең асылын һәм сыйфатын чагылдыра. Безнең фикеребезчә, мәсьәләгә бу рәвешчә якын килү институтның традицияләренә, абруена бернинди дә зыян китермәячәк. Институт атамасы рәсми төстә агымдагы елның 1 сентябреннән үзгәрәчәк. Документларда бернинди буталчык тумасын өчен бүгенге абитуриентлар безгә иске исем астында керәчәк. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, без үзебезнең студентларга да  бик рәхмәтлебез, бу мәсьәләдә аларның фикере дә  исәпкә алынды. Моннан тыш, без аларга, теләкләре булганда, яңа исем белән беррәттән, иске символиканы куллану хокукын калдырабыз, ни дисәң дә алар аңа инде күнеккән – ХМТһКӨИ аббревиатурасын кулланып тудырылган логотиплар, җырлар, шигырьләр институт җитәкчелеге өчен дә бик кадерле. Ә соңрак, яңа буын студентлар килгәч, үзгәрешләр кабул итү барышы тәмамланачак.