“Шундый хатын-кызлар килә бу дөньяга: аларның яралуында, бар булуында илаһи көчнең, илһам утының катнашы күзгә бәрелеп тора. Алар иң биектә чакта да җирдән аерылмыйлар, иң түбәнгә төшкәндә дә, түбәнлеккә төшмиләр, хурлыкка батмыйлар, югалтулар кичергәндә дә югалып калмыйлар.” Әйтерсең лә, Мостай Кәрим бу юлларны филология фәннәре докторы, профессор Флера Сафиуллинага багышлап язган да, аның тормыш юлын сурәтләгән.
Флера Садри кызы Сафиуллина 1938 елның 24 маенда элеккеге Сарман, хәзерге Тукай районына кергән Теләнче Тамак авылында туа. Исән булса, аңа 2018 елның 24 маенда 80 яшь тулган булыр иде.
Флера Садриевнаның 50 ел гомере Казан дәүләт университетында үтә. Студент елларын, укытучы хезмәтенең барлык баскычларын үтеп, профессор, кафедра мөдире дәрәҗәсенә күтәрелә. Флера Сафиуллина – өч йөздән артык фәнни һәм методик хезмәтләр авторы, шуларның җитмештән артыгы – монографияләр. Аның җитәкчелегендә һәм авторлыгында югары уку йортлары, мәктәпләр, көллиятләр, гимназияләр өчен программалар, дәреслекләр төзелә. Татар телен өйрәнү өчен, ул җитәкләгән кафедрага Америкадан, Швейцария, Англия, Германия, Кытай, Япония, Корея, Монголия кебек илләрдән дә студентлар килә.
Галимә – кыска гына вакыт эчендә зур фәнни мәктәп тәрбияләгән остаз. 1990 елдан гына аспирантлар белән җитәкчелек итү хокукына ия булган мөгаллимә 2010 елга кадәр бер фән докторы, 13 фән кандидаты тәрбияли.
Флера Сафиуллина гаять күп юнәлешләрдә эшли: татар теленең синтаксисы, лексикологиясе, татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы, гомуми тел гыйлеме, лексикография, татар телен чит аудиториядә укыту методикасы, мәктәп һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр язу һ.б. Лексикография буенча гына да аның тарафыннан уннан артык сүзлек төзелә: антонимнар, синонимнар, омонимнар сүзлекләре, татарча-русча фразеологик сүзлек, лингвистик әйтелмәләр сүзлеге, балалар өчен рәсемле сүзлек, татарча-русча, русча-татарча кесә сүзлеге һ.б.
2018 елның 24 маенда галимәнең хезмәттәшләре, шәкертләре һәм якыннары тарафыннан оештырылган чараны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, студент вакытында Флера Садриевнадан да дәресләр алган Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде, фәнни һәм методик эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды, татар телен гамәлгә кую өлкәсенә керткән өлешен аерып билгеләде.
Галимәнең беренче аспиранты, хәзерге вакытта филология фәннәре докторы, профессор, Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Ә.Ш. Юсупова остазының истәлегенә багышланган очрашуны шәхси истәлекләре белән үреп алып барды. Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Э.Н. Денмөхәммәтова үзенең чыгышында Флера Садриевнаның тормыш юлы сәхифәләрен һәм төп хезмәтләрен яктыртып үтте.
Кичәдә Флера Садриевнаның шәкерте булган һәм аның белән хезмәт юлыннан бергә атлаган әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Х.Й. Миңнегулов; дуслары-хезмәттәшләре исеменнән – Л.К. Таҗиева, Р.Ә. Асылгәрәева; мөгаллимәдән белем алган шагыйрьләр һәм язучылардан Р. Әймәт, Л. Шәех һәм башка килгән кунаклар чыгыш ясады, үзләренең истәлекләре белән уртаклашты. Фән юлында гаять күп хезмәт куйган галимә булудан тыш, Флера апаның башка күп сыйфатлары: бик кешелекле, ярдәмчел, намуслы, тырыш, ачык күңелле, юмарт һәм кунакчыл булуы, һәркем күңелендә бары җылы хисләр генә калдыруы хакында ихлас сүзләр әйтелде.
Кичәдә катнашучыларга Флера Садриевнаның тормыш юлын чагылдырган һәм үзе катнашында төшерелгән “Ханым” фильмы да тәкъдим ителде. Флера апаның челтерәп аккандай йомшак тавыш белән сорауларга җавап бирүен, матур итеп җырлавын ишетү, Казан университеты, Милли китапханә яннарыннан җил-җил атлап узуын күрү, хәзерге көн белән аваздаш булган тел мәсьәләләре хакында борчылып сөйләгәннәрен, шәхси тормышы һәм авырлык белән ирешкән фәнни казанышлары турындагы фикерләрен ишетү күпләрнең күзенә яшь китерде, күңелдә булган хис-кичерешләрне яңартты.
Без дә яраткан остазыбыз, фәнни җитәкчебез һәм укытучыбыз Флера Садриевна Сафиуллинаны бик сагынабыз. Һәркайсыбызның күңелендә аңа рәхмәт хисе чиксез зур. Флера апабызның юлын дәвам итәргә, идеяләрен тормышка ашырырга тырышабыз. Остазыбызның урыны җәннәттә булсын, нур эчендә ятсын дип телибез.
КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцентлары З.Н. Кириллова һәм Ф.Р. Сибгаева