24 мая 2018
ЭШЛӘГӘН ЭШЛӘРЕБЕЗ КҮП!

(ТР ФАнең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Тимерханов Айнур Әхәт улы белән очрашу)

Тел – һәрдаим үзгәреп тора торган күренеш. Вакыт – еллар, гасырлар – телнең тышкы төзелешенә дә, еш кына мәгънәви ягына да тәэсир итә. Телнең сүзлек байлыгын саклау һәм өйрәнү исә тел берәмлекләрен җыю, туплау, аерым хезмәтләрдә теркәү аша гына мөмкин. Шуңа нисбәтле рәвештә, лексикография тел белемендә генә түгел, халык һәм кешелек тарихында да үзгә урын алып тора. Халыклар аралашуы, телләр өйрәнү, төрле тел вәкилләренең бер-берсен аңлавы да сүзлекләр чыгару эше белән тыгыз бәйләнештә яши. Сүзлекләр төзү эшенең тирән белем, вакыт һәм сабырлык таләп итүен исәпкә алганда, лексикографларның хезмәте халык хөрмәтенә, олылауга лаек икәнлеге бәхәссез.

16 май көнне Казан (Идел буе) федераль университеты Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе кысаларында үткәрелеп килә торган Г.К. Һадиева җитәкчелегендәге «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән тел түгәрәгенең чираттагы очрашуы булып узды. Кичәнең кунагы – татар теле фәне үсешенә зур өлеш керткән галимнәрнең берсе – ТР ФА нең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, доцент Тимерханов Айнур Әхәт улы.

Айнур әфәнде 1996 нче елда Казан дәүләт педагогика институты чит телләр факультетының инглиз-гарәп телләре бүлеген яхшы билгеләргә тәмамлый. Булачак галим, Казанда алган белем белән генә чикләнеп калмыйча, югары уку йорты укучысы, аннан мөгаллиме булган хәлдә, төрле илләрдә профессиональ белемен һәм осталыгын арттыра, лекцияләр укый. Ул 1995 нче елдан укыту эше белән шөгыльләнә, төрле елларда Татар дәүләт гуманитар институты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан федераль университетында, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында инглиз, гарәп, татар телләренә өйрәтә. 1992 нче елда Айнур Әхәтович Төркиянең Төрек мәгариф үзәгендә (Самсун шәһәре) лекцияләр укый. Ул 1994-1995 нче елларда Әл-Әзһәр университетында (Мисыр, Каһирә шәһәре) белем ала. Диалект белән әдәби сөйләм теленең аермасы җир белән күк арасы икәнлегенә төшенә, тәҗрибә туплый. Америка грантын отып, Индиана университеты (АКШ, Блумингтон, 2003), Чикаго университеты (АКШ, Чикаго, 2004), Флориданың Атлантик университетларында (АКШ, Бока Ратон, 2015) стажировкалар уза.

1990 нчы еллар уртасында ул иҗтимагый вазгыятьтә чыккан социолингвистик проблемалар белән кызыксына, татар телендә язылган эш кәгазьләрен тикшерүгә алына. Эш кәгазьләренең тел үзенчәлекләрен барлап, аның бай тарихын тасвирлап, әлеге тема буенча җыйган материал нигезендә диссертация эше яза. Айнур Әхәт улы фикеренчә, стиль мәсьәләсенә килгәндә, Болгар дәүләте чорында ук татар теле тел статусына ия булып, гомумкулланылыш дәрәҗәсенә күтәрелә, көнчыгыш илләр белән аралашу, рәсми хатлар язышу чарасы булып тора. Совет чоры заманында әлеге стильдә аралашу чагыштырмача кими. Бу исә, үз чиратында, илдәге вазгыять һәм идеология таләпләренә бәйле була. Бары тик 1990 нчы елларда гына «җанлану» күзәтелә: рәсми стильгә ихтыяҗ арта, эш кәгазьләре татар телендә булырга тиешлеге катгый рәвештә Дәүләт Советында карар буларак кабул ителә.

Тимерханов Айнур Әхәт улы – гомуми тел белеме һәм татар лингвистикасы, лексикография, тәрҗемә эшенә, телләр өйрәтү һ.б. өлкәләргә мөнәсәбәтле көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү кысаларында татар, рус һәм инглиз телләрендә башкарылган 100 дән артык фәнни хезмәт авторы. Үз алдына татар телен дөнья күләмендә тарату, күтәрү һәм күрсәтүне максат итеп куя.

Галим кичә барышында бүгенге лексикография фәненең торышы турында да сөйләде. Айнур Әхәт улы әйтүенчә, бүгенге көндә татар лексикография өлкәсенә караган күп кенә күләмле хезмәтләр басылган, сүзлекләр төзү эше шактый алга киткән. Соңгы ике-өч ел эчендә татар гыйлеме ихтыяҗ булган сүзлекләр белән баеган. Алар арасында «Татар теленең этимологик сүзлеге»нең 2 томлыгы, «Татар теленең сүз ясалышы сүзлеге», «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», «Русча-татарча лингвистик терминнар сүзлеге», «Татарча-русча хәрби лексика сүзлеге» бар. Яңа хезмәтләр турында белемнәребезне арттыру безгә, булачак филологларга, аеруча әһәмиятле булды. Татар теленең күпфункцияле, күптелле электрон лексикографик фондын булдыру эше турында сөйләгәндә, бездә фәнебез алгарышы өчен чиксез горурлык хисләре уянды, чөнки роботлар һәм техник прогресс заманында электрон ресурсларның булуы – һәр өлкә өчен дә мөһим шарт.

Кичә ахырында галим, сөйләнгәннәргә һәм фикер алышуларга йомгак ясап, телне сакларга бурычлы киләчәк буынга үзенең киңәшләрен бирде. Аның карашынча, телебез, гасырлар дәвамында һәрьяклап үзгәреп, безнең көннәргә чаклы килеп җиткән икән, без туган телебезне тирәнтен өйрәнергә, аны якларга һәм сакларга тиешбез. Без исә, үз чиратыбызда, зур галим белән очрашудан рухланып, үзебезгә көч алдык.

Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева, 1 курс студенты А.А. Габделхакова әзерләде.