15 мая 2018
КФУга Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге делегациясе килде

15 нче майда булып узган  сөйләшүләр барышында ике фәнни-тикшеренү үзәкләре арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды. Документка КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыйпов һәм Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге  директоры урынбасары Сони Хегаци кул куйды. Киләчәктә булачак очрашулар  кысаларында уртак фәнни проектлар юл картасы эшләнәчәк.

Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге Якын Көнчыгыш, Африка, Үзәк, Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренең тарихи-чагыштырма перспективалары белән бәйле дисциплинарара тикшеренүләр үткәрә. Үзәк хезмәткәрләре төп игътибарларын  ислам җәмгыятьләре белән ислам өстенлек итмәгән күрше төбәкләр арасындагы үзара бәйләнешне  өйрәнүгә юнәлдерәләр. Бу уңайдан Татарстан кебек поликонфессиональ төбәк галимнәре белән хезмәттәшлек итү  үзәк белгечләре өчен бик перспективалы булуын әле бер ел элек КФУның ХМТһКӨИ делегациясе вәкилләренең Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәгенә булган сәфәрләре барышында немец ягыннан билгеләп үтелгән иде.

Исегезгә төшерәбез, узган елның мартында КФУның ХМТһКӨИ делегациясе эш визиты белән берничә немец университетларында  һәм фәнни үзәкләрдә булдылар, алар арасына Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге дә кергән иде. Шул вакыттагы сөйләшүләр барышында киләчәк хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде, ул хәзер  менә үзенең актив үсеш фазасына керә, дип ассызыклады КФУның ХМТһКӨИ директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Раил Фәхретдинов делегация әгъзалары белән сөйләшүләр барышында.

«Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге делегациясе составына  Якын Көнчыгыш, Африка, Үзәк, Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия мәсьәләләрен өйрәнүгә бәйле Германиянең  төрле фәнни өлкәләрендә эшләүче  әйдәп баручы белгечләр кергән. Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге Германиядә арабистика, исламны өйрәнү, индология һәм гомумән көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә  иң абруйлы академик институтларның берсе санала. Моннан тыш, ул Германиянең  күп кенә әйдәп баручы югары уку йортлары партнеры булып тора. Аның вәкилләре белән хезмәттәшлек итү КФУның  мөмкинлекләрен халыкара дәрәҗәдә танытуга китерәчәк, - дип аңлатты мондый хезмәттәшлекнең кыйммәте турында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов. –Үзара эшләүнең башлангыч этабында без бүген өстенлекле бурычлар арасында көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә яңа уртак проектлар барлыкка китерү  һәм инде ике яктан да  гамәлгә ашырыла торган партнерлыкны үстерүне  күрәбез. Иң мөһиме, проектлар өстендә эшләүгә  Германия һәм Рәсәйдән яшь тикшеренүчеләр җәлеп итү планлаштырыла . Сүз уңаеннан, Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан тормышка ашырыла торган  күп инициативалар БДБ илләрендәге вәзгыятьне өйрәнү белән бәйле. Бу яктан КФУ немец ягы өчен күркәм партнер булырга мөмкин – вуз стеналарында әлеге илләрдән бик күп вәкилләр укый,  аларны тикшеренүләргә җәлеп итү авырлык тудырмаячак».

Хезмәттәшлек «юл картасын» эшләүнең башы иртәгә  күпконфессияле берләшмәләрдә ислам тормышы белән яшәүгә багышланган түгәрәк өстәл кысаларында каралачак. Бүген шулай ук делегация визиты  кысаларында Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге  директоры урынбасары Сони Хегаци « Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада яшьләр» дигән темага ачык лекция укыды.

 

 

Белешмә өчен: Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге  1996 елда тарихи-мәдәни һәм социаль фәннәрнең вузара гуманитар үзәге буларак оеша. Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәгенең  фәнни программалары  әлегә кадәр берлин сенаты һәм Мәгариф һәм тикшеренүләр федераль министрлыгы тарафыннан финанслана. 2017 елның 1 нче гыйнварыннан Үзәк -  Лейбниц ис. Фәнни берләшмә әгъзасы. Шуннан соң федераль хөкүмәт һәм федераль җирләрнең уртак финанслау программасына кертелә. Хәзерге вакытта Үзәк өч дисциплинара тикшеренү төркеменнән  һәм 35 фәнни хезмәткәрдән тора. Аларның фәнни мәнфәгатьләре үзәгендә хәзерге Көнчыгыш тарихы һәм мәдәниятенең күпсанлы юнәлешләрен өйрәнү тора. Хронологик яктан  тикшеренүләр 18 йөз  башы - 21 гасыр башы чорын үз эченә ала. Барлык тикшеренүләр төрле фәнни өлкәләрдә эшләүче белгечләрнең үзара хезмәттәшлегенә нигезләнә. Дисциплинара һәм фундаменталь тикшеренүләргә аерым игътибар бирелә. Аларның базисы булып  интенсив архив һәм кыр тикшеренүләре тора. Күп кенә төбәк телләрен өйрәнү соңгы урынны биләми.

Үзәк даими рәвештә Көнбатыш Ауропа, Төньяк Америка фәнни үзәкләре һәм тикшеренүләр алып барыла торган  төбәкләр белән фәнни багланышларда тора. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча күпсанлы монографияләр һәм фәнни мәкаләләр бастырыла. Klaus Schwarz Verlag  исемле үз нәшрияте бар, анда  Германиядә, шулай ук чит илдә алып барылган тикшеренүләр нәтиҗәләре дөнья күрә.  Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге гавами коллоквиумнар, лекцияләр, семинарлар һәм халыкара конференцияләр уздыруны оештыруда актив катнаша.