14 майда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты бинасында һәйкәл ачу Гамаль Абдел Насерның тууына 100 ел тулу уңаеннан булды.
Гамаль Абдел Нәсер Хусейн – бүген гарәп дөньясында илаһи зат , аны, аерым алганда, социаль гаделлеккә һәм гарәп бердәмлегенә, сәясәтне модернизацияләүгә омтылышы һәм империализмга каршы чыгышы өчен бик тә олылыйлар. Һәйкәл ачу тантанасында Мисыр Гарәп республикасы делегациясе катнашты, аның составына Мисыр Гарәп республикасының Рәсәй Федерациясендәге илчелегенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Осама Эльсаид Мәхмүд Эльсерви, Мәдәният һәм фән буенча мисыр-рәсәй фонды рәисе Эль-шафи Хуссейн Шабан Мөхәммәд, Мисыр социалислар партиясе Генераль секретаре Эльшафи Әхмәд Бахааелдин Шаабан Мөхәммәд һәм Гамаль Абдел Насерның оныклары – Абдел Нәсер Гамал Халит Гамал һәм Абдел Нассер Халит Абдельхаким Гамал кергән иде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бюстны КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының күптәнге партнеры, Мисыр Гарәп республикасының Рәсәй Федерациясендәге илчелегенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Осама Эльсаид Мәхмүд Эльсерви үз куллары белән эшләгән. Рәсәйдә бүген барлыгы шундый өч һәйкәл куелган. Баштагы икесе Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультетында һәм МДУның Азия һәм Африка илләре институтында урнаштырылган. Югары дәрәҗәле сынчының сәнгать әсәрен урнаштыру өчен Рәсәйдә тарихи яктан бүгенге көнгә кадәр көнчыгышны өйрәнүдә үз юлыннан тайпылмаган үзәк - әйдәп баручы КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты бик кулай мәйданчык булып чыкты.
«Казан университетында арабистика традицияләре, шулай ук шәрыкны өйрәнү өлкәсендә халыкара мөнәсәбәтләр уңышлы саклана һәм үсә, шуңа күрә Рәсәйдәге Мисыр илчелеге вәкилләре өченче сынны урнаштыру өчен КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты аеруча туры килә торган мәйданчык дип исәплиләр,- дип аңлатты КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү Югары мәктәбе директоры Эльмира Хәбибуллина. – Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ХМТһКӨИда һәм КФУда шактый күп мисыр студентлары укый, алар Мисыр тарихына һәм мәдәниятенә багышланган төрле чараларда актив катнаша. Алар өчен дәүләтләре тарихында әһәмиятле роль уйнаган шәхеснең чит илдә, alma mater диварларында, бюстын күрү, һичшиксез, күңелгә бик якын. Моннан тыш, бу аларны үзләре сайлаган һөнәр өлкәсенә караган уку процессында, шулай ук аннан соң да, җиңүләргә һәм казанышларга рухландыра».
Арабистика традицияләре үсеше турында сөйләгәндә шуны әйтергә кирәк, бүген КФУның ХМТһКӨИ каршында гарәп мәдәниятенә, гарәп илләренә һәм гарәп теленә кызыксыну тудыру максатында 1999 елда оештырылган «Әл-Хадара» Гарәп мәдәнияте үзәге эшләп килә. Бүгенге көндә ул Татарстанда бердәнбер арабистика үзәге булып тора. Үзәктә даими рәвештә гарәп халкы мәдәнияте һәм тарихы буенча лекцияләр һәм семинарлар, шулай ук күренекле галимнәр һәм чакырылган кунаклар белән очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелә. Республика югары уку йортларында гарәп теле өйрәнүче студентлар ел саен Сүрия, Марокко, Мисырга тел буенча «Әл-Хадара» Гарәп мәдәнияте үзәге оештыра торган җәйге стажировкага бару мөмкинлегенә ия. Шунысы да мөһим, Үзәк гарәп телен һәм мәдәниятен өйрәнергә теләгән һәркемгә, аның яшенә, нинди диндә һәм милләттән булуына карамастан, мондый мөмкинлекне бирә.
Сүз уңаеннан, бүген нәкъ менә «Әл-Хадара» үзәгендә бюст ачу алдыннан институт җитәкчелеге белән делегация әгъзалары арасында сөйләшүләр булып узды. Очрашу барышында ислам тикшеренүләренә багышланган әдәбият фонды һәм нәфис әдәбият әсәрләре сакланачак мәдәни фонд төзү, шулай ук Татарстан һәм Мисыр буенча өч телдә – рус, татар һәм гарәп телләрендә - туристлык гидлары бастырып чыгару буенча уртак эш турында якынча килешүләргә ирешелде. Фондларның эшчәнлеге белән Гарәп республикасының Рәсәй Федерациясендәге илчелеге шөгыльләнәчәк. Шулай ук КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының партнерлары буларак чыгыш ясаучы Каһирә һәм Александрия университетлары белән булган үзара багланышларны үстерү хакында сүз кузгатылды. Бу юнәлештә хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләү өчен якын арада фикер алышу көтелә.
Бүген шулай ук делегация вәкилләре КФУ ректоры Илшат Гафуровка, КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыйповка, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдиновка, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү Югары мәктәбе директоры Эльмира Хәбибуллинага һәм «Әл-Хадара» үзәге башкарма директоры Мөхәммәд Аль-Аммаригә Мәдәният һәм фән буенча Мисыр-Рәсәй фонды тарафыннан гамәлгә куелган Гамаль Абдел Насер исемендәге медальләр тапшырдылар.
Белешмә өчен: Гамаль Абдел Нәсер Хусейн - мисыр дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Мисырның икенче президенты (1956-1970). 1952 елда король Фарукне бәреп төшерү күтәрелешен җитәкли һәм шул ук елны җир реформасын үткәрә башлый. 1954 елда, Бертуган-мөселманнар әгъзасы һөҗүмен кичереп, бу оешманы тар-мар итә, президент Мөхәммәд Нагибне өй сак астына утырта һәм 1956 елдагы референдумнан соң, рәсми рәвештә президент урынына утырып, ил башлыгына әйләнә. 1956 елда аның тарафыннан Сувайс каналын национализацияләү Мисырда һәм гарәп дөньясында популярлыгын арттыра. Панарабизм идеологиясенә нигезләнеп, 1958-1961 елларда Мисыр һәм Сүрия составында Берләшкән Гарәп Республикасын җитәкли. 1962 елда илдә киң социалистик реформалар һәм үзгәртеп-коруларны тормышка ашыра башлый. Халыкара аренада панарабизмның уңышсызлыкка очравына карамастан, 1963 елда Насер тарафдарлары берничә гарәп илендә хакимият башына килә, ул үзе Төньяк Йәмәндә гражданлык сугышына җәлеп ителә. 1965 елның мартында, альтернативсыз сайлаулар нигезендә, яңадан дәүләт башлыгы итеп сайлана. 1967 елда Израиль белән Алтыкөнлек сугышта Мисыр җиңелгәннән соң, отставкага бирә, әмма аны яклап чыккан массакүләм демонстрацияләр аркасында үзенең карарын кире ала. 1968 елда премьер-министр вазифасында, югалткан җирләрне кире кайтарып алу максатыннан, Израиль белән сугыш башлый, кораллы көчләр һәм либераль сәяси реформалар өлкәсендә үзгәрешләр кертеп җибәрә. Ул Мисыр президенты булып торганда мәдәният һәм индустриальләштерү юнәлешләрендә зур күтәрелеш була : Асуан буасы һәм Хелуан сәнәгать шәһәре төзелә.