16 мая 2018
Әллүки "Имтихан" тотты

15нче май көнне Казан федераль университеты Л. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенең чираттагы казанышы − «Имтихан» нәфис фильмы күрсәтелде.

Фильмны оештыручыларның, катнашкан актерларның күпчелеге гади студентлар булып, араларында танылган актер Илфак Хафизов та бар иде. «День сурка» фильмы асылына нигезләнеп, шул концепцияне гади студент тормышына билгеләү рәвешендә төшерелгән фильм студентларның да, мөгаллимнәрнең дә күңеленә хуш килде. Фильм азагында озакка сузылган алкышлар моны тагы да дәлилләде. Тулаем Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студентлары инициативасы белән төшерелгән бу фильмны тагы да киңрәк аудиториягә күрсәтү кирәклеге әйтеп үтелде. Бу фикерне мөгаллимнәребездән татар теле белеме кафедрасы мөдире профессор Галиуллина Гөлшат Рәис кызы һәм татар әдәбияты кафедрасы доценты Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы да ассызыклап үтте. Миләүшә Мөхәммәтҗановна шулай ук гади, әмма инициативалы студентларның бернинди бюджетсыз да шундый уйландырырлык, «һәр кадры урынлы һәм кирәкле» булган иҗат  җимешләре тудырырга сәләтле икәнлегенә басым ясады, сценарийның, режиссер һәм операторларның, актерларның эше дә югары икәнен күрсәтте.

Фильмда елмаюга да, күз яшьләренә дә урыннар җитәрлек иде. Әмма иң мөһиме шул: бу фильмны караган һәр кеше үз-үзенә, һичшиксез, сорау биргәндер: «Ә мин бу көнемне ничек үткәрдем?»

Мәгълүмат чыганагы: Гүзәл Закирова, 3 курс студенты