"Рәсәй - Ислам дөньясы: "KazanSummit" –2018» 10 нчы Халыкара икътисади саммиты кысаларында Йосыф әфәнде бин Әхмәд әл-Усаймин белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 11 майда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты җитәкчелеге, укытучылар һәм студентлары белән очрашты.
Рәсәйнең ислам дөньясы илләре белән үзара багланышларына багышланган гавами лекциясе белән аудитория алдында чыгыш ясаганда, Йосыф бин Әхмәд әл-Усаймин үзе җитәкләгән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы турында сөйләде, ИХОның бүген 57 дәүләтне берләштерүен һәм аның төп максаты булып сәясәт, икътисад, мәдәният һәм сәнгатьтә халыкара хезмәттәшлек һәм кооперация торуын ассызыклады. ИХО Генераль секретаре террорчылык мәсьәләсенә аерым тукталды. «Террорчылыкка юл бирмибез, - диде ул, - әлеге афәт белән Исламны тәңгәлләштерүче уйдырманы җимерергә кирәк. Дөньяда 1 млрд. 700 млн. мөселман яши һәм аларның бары тик 100 дән 1000 кадәресе бу идеяләргә бирелгән. Безнең яшьләрне агартырга, укуга җәлеп итәргә, хакыйкатьне күрсәтергә кирәк».
Моннан тыш, лекция барышында Йосыф бин Әхмәд әл-Усаймин әфәнде күпьеллык тарихлы Казан федераль университеты Рәсәйдәге иң яхшы югары уку йортларының берсе, дип белдерде. ИХО Генераль секретаре фикеренчә, ул вуз диварларында халыклар бердәмлеген күргән, аңа бу бик тә ошаган. Моннан тыш, аның карашынча, студентлар үзләренә белем генә түгел, бәлки тарихка һәм халыкара мөнәсәбәтләргә бәйле бай тәҗрибә бирүче университетта укулары белән горурланырга тиеш.
«ИХО генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд әл-Усаймин әфәнденең КФУга визиты - бу КФУның ислам дөньясы белән үзара мөнәсәбәтләр урнаштыруда зур роль уйнавын тану. «Islamica» Халыкара координация үзәге һәм Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәгенең уңышлы эшчәнлеге Ислам хезмәттәшлеге оешмасы башлыгында кызыксыну уятмый калмады, - дип билгеләп үтте КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов. – Визит барышында Йосыф бин Әхмәд әл-Усаймин игътибар белән фәнни үзәкләрнең эш нечкәлекләре һәм аларда гамәлгә ашырыла торган фәнни проектлар һәм белем бирү программалары белән танышты, алып барыла торган эшкә югары бәя биррде. Аның фикеренчә, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында академик исламны өйрәнү фәне, көнчыгышны өйрәнү, халыкара мөнәсәбәтләр, лингвистика өлкәсендә гамәлгә куела торган белем бирү программалары ИХОна кергән илләрнең иң зур югары уку йортлары һәм КФУ арасында академик мобильлекне үстерү программалары өчен нигез була алыр иде. Ул шулай ук безнең студентларның әзерлек һәм укымышлылык дәрәҗәсен югары бәяләде, аңа алар белән аралашу күңелле булды».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ИХО генераль секретаре белән бер сәгатькә якын сузылган әңгәмә инглиз телендә узды һәм аудиториянең студентлар өлеше Йосыф бин Әхмәд әл-Усаймин әфәнденең чыгышын актив кабул итте, күп сораулар бирде. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында укучылар күтәргән темалар бик киң - Иранның атом-төш сәясәтеннән алып ИХОның гуманитар программаларына кадәр - иде.
Үз чиратында, Республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Рәсәйнең гарәп һәм мөселман дөньясы илләре белән булган күпкырлы элемтәләрен өйрәнү һәм үстерү буенча Казан университеты алып барган фәнни эшчәнлекнең мөһимлеген ассызыклады, шулай ук булачак белгечләрнең тиешле өлкәләрендә югары хәзерлекле булуларын билгеләп үтте.