07 мая 2018
КФУДА Ислам бизнесы, икътисады һәм хокукы халыкара мәктәбе старт алды

7 майда КФУның «Islamica» Халыкара координация үзәге җирлегендә евразия киңлеге өчен уникаль белем бирү проекты - «ISABEL» мәктәбе -  ачу булды. Казан федераль университеты, Рәсәй ислам институты, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе мәктәпне оештыручылардан санала. Мәктәп ТР Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә "Рәсәй - Ислам дөньясы: "KazanSummit" Халыкара икътисадый саммиты чаралары кысаларында уза.

5 көн буена мәктәп ислам хокукы һәм икътисады өлкәсендә танылган 30 дан артык әйдәп баручы рәсәй һәм халыкара экспертлары өчен бергә җыелу  урыны булачак. Мәктәп эшендә Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Мәскәүдән 150 кеше катнаша, алар арасында студентлар, укытучылар, дин әһелләре, яшь һәм тәҗрибәле эшмәкәрләр бар. Бу көннәрдә алар эшмәкәрләр, шулай ук академик җәмәгатьчелек вәкилләре һәм дин әһелләре әзерләүне күз алдында тоткан төп юнәлешләр буенча уку узалар. Дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашында бара торган лекцияләрдә, мастер-классларда һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашучылар шәригать кануннары нигезендә үз бизнесларын   коруга караган гамәли күнекмәләр алачак. Шулай ук мәктәпнең  махсус сессиясе Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренә экспортка - эшмәкәрләрне мөселман дөньясы базарларына чыгу үзенчәлекләренә укытуга багышлана.

Мәктәпнең мөһим үзенчәлеге гамәли юнәлгәнлегендә - катнашучылар ислам дөньясы илләрендә бизнес алып баруның чынбарлыктагы реаль тәҗрибәсенә нигезләнгән белем алалар. Мәктәпнең төп спикерлары арасында Бахрейн банкинг һәм финанслар институтының Ислам финанс үзәге җитәкчесе Мужтаба Халид, Alliance Business Centers Network президенты Шериф Камел, Рәсәй-АСЕАН Эшлекле советының башкарма директоры Данияр Акказиев, мәктәпкә нигез салучы, остаз, Югары икътисад мәктәбе профессоры Леонид Сюкияйнен, Абу-Даби (БГӘ) Ислам банкының яңа илләргә җәелүен координацияләү буенча шәригать бүлеге белгече, Рәсәйнең ислам финанславы буенча экспертлар ассоциациясе әгъзасы Руслан Сабирҗанов,  «Рәсәй экспортерлары» Бердәм мәгълүмати порталы җитәкчесе, Кече һәм урта экспортерлар ассоциациясенең башкарма директоры Юрий Шурыгин, Ислам финанс институтларының бухгалтер исәбе һәм аудиты буенча Ислам финанс институтлары оешмасының эшчәнлеген күзәтеп тору буенча сертификацияле шәригать эксперты (Манама, Бахрейн) Булат Мөлеков һ. б. бар.

Фән һәм мәгариф даирәсендә, җәмәгатьчелек фикерендә, профессиональ экспертлык мохитендә Ислам мәдәниятенең уңай образы һәм аның бизнестагы гамәли файдасы хакындагы  идеяләрне популярлаштыру  ксенофобиягә, дини экстремизм һәм терроризмга каршы торуда ярдәм итә,  халыкны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрүгә һәм илнең мөселман халкына финанс хезмәтләрләреннән  файдалана  алуга булышлык күрсәтә,  шулай ук хәләл өлкәсендә бизнес алып баруның нәтиҗәле һәм инновацион формаларын үстерү өчен шартлар тудыра.