10 мая 2018
КФУ һәм Тәһран университеты үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куйдылар

Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында исламны өйрәнү өлкәсендә фәнни һәм уку-укыту проектлары эшләү карала. Бу юнәлештә партнерлар булып Тәһран университетының теология һәм ислам фәннәре факультеты һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты тора алачак.

Тәһран университеты һәм Иранның төрле тармаклары делегациясе КФУга 10 нчы майда килде. Аның составына Тәһран университетының һөнәри этика төркеме җитәкчесе Әхмәд Карамалеки, РФдәге ИИР илчелегенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Резо Малеки, Казандагы ИИР Генераль конссуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Малекоддин Шәфәгать, Тәһран университетының теология факультеты деканы Маджид Маареф, Тәһран университеты гыйльми советы әгъзасы, ИИР мәдәният һәм ислам юнәлеше министры урынбасары Абдольхади Фекхизаде һәм башкалар керде.

Казан федераль университеты ягыннан очрашуда тышкы элемтәләр буенча КФУ проректоры Линар Латыйпов, тышкы элемтәләр департаменты директоры Андрей Крылов, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директорының  фәнни  эшчәнлек буенча урынбасары Раил Фәхретдинов, КФУның ХМТһКӨИ Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү  югары мәктәбе директоры Эльмира Хәбибуллина һәм көнчыгышны өйрәнү, африканистика һәм исламны өйрәнү кафедрасы доценты Рамил Юзмухаметов катнашты.

Традицион рәвештә  югары уку йортларын тәкъдим итү хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләү турында фикер алышу белән дәвам итте һәм моңа нигез булып  бүген имзаланган үзара аңлашу турындагы меморандум торды. Мәсәлән, документ буенча, укытучылар һәм студентлар арасында академик мобильлек өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү,  уртак фәнни проектлар, уртак белем бирү программалары һәм махсус академик курслар эшләүне тормышка ашыру, шулай ук семинарлар, фәнни конференцияләр үткәрү планлаштырыла. Аерым алганда, тышкы элемтәләр буенча КФУ проректоры Линар Латыйпов исламны өйрәнү өлкәсендә уртак кисешү  нокталары эзләүнең  мөһимлеген билгеләп үтте. Бу күзлектән караганда Тәһран университетының теология һәм ислам фәннәре факультеты һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты партнерлар буларак чыгыш ясый алырлар  иде – билгеле булганча, КФУның ХМТһКӨИ каршында КФУның Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча Ресурс үзәге уңышлы эшләп килә һәм бу өлкәдә ул нәтиҗәле хезмәттәшлек итүдә нигез булып тора ала. Моннан тыш, бүген вуз диварларында «Көнчыгышны өйрәнү  һәм африканистика» әзерләү юнәлешендә «Академик исламны өйрәнү» белгечлеге бар, аның кысаларында студентлар ислам тарихын, ислам дәүләтләре мәдәниятен, ислам финанс системасы нигезләрен өйрәнә, шулай ук тирәнтен рәвештә  гарәп, фарсы телләрен үзләштерә  – бу уртак белем бирү программаларын гамәлгә куюда мәйданчык була алыр иде.

Сүз уңаеннан, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында фарсы телен укытуның югары дәрәҗәдә куелуын билгеләп үтәргә кирәк. Хәзер, Футбол буенча - 2018 дөнья чемпионаты алдыннан, институт җирлегендә КФУның ХМТһКӨИның фарсы телен белгән 25 укучысы экскурсоводлар  курсларын уза, ә, курслар тәмамлангач, алар Ираннан килгән туристлар  өчен Казан буенча күзәтү экскурсияләре уздыруда  гид-тәрҗемәчеләр булып эшли алачаклар - Татарстанның башкаласы мундиаль вакытында Иран һәм Испания командалары арасындагы матчны кабул итә.

Бүген шулай ук визит кысаларында делегация, төп бинадагы очрашудан соң,  «ISLAMIСA» Халыкара координация үзәгенә килде һәм биредә «Теология һәм ислам фәннәре өлкәсендә ИИР һәм ТР мәгариф системасы» дигән темага фәнни очрашу үтте.

Белешмә өчен: Тәһран университеты - Ирандагы иң зур һәм борынгы классик университетларның берсе. Хәзерге вакытта бу югары уку йортында 55297 студент укый, 2144 хезмәткәр эшли. 23 көллият һәм факультетлардан тыш, университет составына 37 тикшеренү структуралары керә. Теология һәм ислам фәннәре факультеты эчендә 8 департамент эшли: мөселман милләтләре цивилизациясе тарихы департаменты, юриспруденция һәм ислам хокукы нигезләре департаменты, фәлсәфә һәм ислами калям департаменты, коръән фәннәре һәм хәдисләре департаменты,  компаратив диннәр һәм мистицизм департаменты, Шафеи юриспруденциясе департаменты, диннәр  фәлсәфәсе департаменты,  фәннәр тарихы үзәге.