28 апреля 2018
КФУда Инглиз теле буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының җиңүчеләрен хөрмәтләделәр

Бүген КФУның «Уникс» МСКда Инглиз теле буенча бөтенрәсәй мәктәп укучылары олимпиадасын ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Олимпиадада катнашу өчен Казанга илнең 70 төбәгеннән балалар килгән иде. Олимпиаданың йомгаклау этабын уздыру мәйданчыгы булып КФУның Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе торды.

Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Анастасия Исаева, Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе директоры, Инглиз теле буенча бөтенрәсәй мәктәп укучылары олимпиадасының жюри советы рәисе Диана Сабирова һәм башкалар катнашты.

 «Нәкъ менә сез бу дөньяны  хыялларыгызда ничек күрәсез, шулай төзи аласыз. Нәкъ менә сезнең хыяллар бүген бу сәхнәдә тормышка ашачак. Телләр белү, мин моны сезгә  сезгә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак әйтәм, – бик зур көч. Сүз белән кешене чиктән тыш казанышларга күтәрергә мөмкин. Җиңегез һәм курыкмагыз», - дип, Ләйлә Фазлыева  үзенең сәламләү чыгышында ассызыклады.

Аннан соң гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы  сыйныф укучылары арасында олимпиада призерларын бүләкләү булды. Бәйге сынауларында 198  бала, шулай ук Новгород өлкәсеннән  бер 6 нчы  сыйныф укучысы конкурстан тыш катнашты.

 «Мин сезгә үзегезнең омтылышларыгызны дәвам итүегезне, офыкларыгызны  киңәйтүегезне телим. Бер тел белү – бу бик яхшы, әмма бу өстенлектән бигрәк, табигать тарафыннан инде бирелгән әйбер. Телне барлык нечкәлекләре белән белү  – бу сезгә хас искиткеч сыйфат, әмма сез мондый үрләргә үзегезне укыткан  укытучыларыгыздан  башка ирешә алмаган булыр идегез », - дип, Анастасия Исаева укучыларга мөрәҗәгать итте.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 23 - 28 апрель көннәрендә   Инглиз теле буенча бөтенрәсәй мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «2017/2018 уку елында мәктәп укучыларының Бөтенрәсәй олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрү турында»гы  боерыгы нигезендә үткәрелде.

«Хөрмәтле катнашучылар, 23 апрельдә олимпиадага старт игълан иткәндә, мин катнашучыларга  уңышлар һәм җиңүләр яңгыры теләгән идем, - диде КФУның ХМТһКӨИ Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе директоры Диана Сабирова, призерларны котлап. – Боларның барысы да мактанырга мөмкинлек бирә торган зур белем хәзинәсе  булачак».

Форсаттан файдаланып, ул бөтенрәсәй олимпиадасын оештыруга һәм уздыруга катнашы булган барлык затларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Сәхнәгә җиңүчеләрне игълан итәр өчен КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов, шулай ук филология фәннәре докторы, РХДУның чит телләр буенча комиссия рәисе Анастасия Атабекова чакырылды.

«Казан федераль университеты исеменнән чараның ябылуы белән котлыйм. Бүген монда Рәсәйнең мәдәни киләчәге утыра. Телләр белү – ул бөек көч, - дип, КФУның беренче проректоры кунакларны сәламләде. – Без һәрвакыт сезне Казанда, безнең университетта, күрергә шатбыз, килегез. Уңышлар, яңа җиңүләр!»

Аннары инглиз теле буенча Бөтенрәсәй мәктәп укучылары олимпиадасының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Абсолют җиңүчеләр итеп мәскәү укучылары Маргарита Соломенкова һәм Степан Яковлев танылды.

Диана Сабирова сүзләренә караганда, олимпиаданың йомгаклау этабы КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе җирлегендә үткәрелде.

«Шунысы куанычлы, 14 җиңүче арасында безнең  республикабыз вәкиле дә бар», - диде әңгәмәдәшебез.

Ул ТР Бөгелмә муниципаль районының  аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 6 нчы санлы мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Александра Валовская булды.

 «Мин нәрсә булганын әле ахырга кадәр аңлап бетерә алмыйм, әмма бик шат һәм бәхетлемен. Миңа җиңү зур авырлык белән бирелде. Башта мин 120 баллдан 112 балл җыйдым, аннары апелляциягә  бирдем һәм миңа 2 балл өстәделәр, - дип сөйләде үзенең Бердәм мәгълүмати-нәширлек үзәгенә биргән интервьюсында А. Валовская. – Укырга керү өчен мин берничә югары уку йортын күз алдында тотам, алар арасына Казан федераль университеты да керә».

Белешмә өчен. Бөтенрәсәй  мәктәп укучылары олимпиадасы (БМУО) — рәсәй мәгариф системасында сәләтле мәктәп укучылары белән эшләү буенча үткәрелә торган еллык чара. БМУО төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт, муниципаль һәм дәүләтнеке булмаган мәгариф оешмаларында  укучылар өчен оештырыла.

Олимпиада уку елы дәвамында сентябрьдән алып майга кадәр билгеләнгән вакытларда үткәрелә һәм үз эченә дүрт этапны ала: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау. Йомгаклау этабы, гаризалар нигезендә сайлап алынып, Рәсәй Федерациясе субъектларында үтә.

Олимпиаданы оештыручы булып РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тора. Тармак Үзәк оештыру комитеты составын һәм Үзәк предмет-методик комиссияләрләр составын раслый. Олимпиада Рәсәй Федерациясенең бөтен территориясендә 24 гомуми белем предметы буенча үткәрелә. Олимпиадада катнашу түләүсез. Йомгаклау этабында  җиңүчеләр һәм призерлар, аттестат булган очракта, олимпиада юнәлеше буенча Рәсәй Федерациясенең теләсә кайсы иң дәрәҗәле университетына кабул ителү хокукын бирүче диплом алалар һәм РФ Хөкүмәтенең махсус премияләре белән бүләкләнәләр .